Актаныш

Тикшерү комитеты Әлмәттәге укытучы һәм укучы турында: җенси мөнәсәбәт ел башыннан бирле булган

Әлмәттәге бер мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек хатын-кыз 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәттә булган. Тикшерү органнары тулырак мәгълүмат белән чыкты. 22 август иртәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы Әлмәт хастаханәсенең гинекология бүлегенә җенси органнары зыян күргән һәм канаган 15 яшьлек кыз кеше китерелә. Әлеге факт...

Әлмәттәге бер мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек хатын-кыз 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәттә булган. Тикшерү органнары тулырак мәгълүмат белән чыкты.
22 август иртәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы Әлмәт хастаханәсенең гинекология бүлегенә җенси органнары зыян күргән һәм канаган 15 яшьлек кыз кеше китерелә. Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча эш кузгатылды.
Тикшерү фаразлары буенча, 2016 елның гыйнварыннан кыз систематик рәвештә үз мәктәбенең рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче, 24 яшьлек укытучы апасы белән җенси мөнәсәбәттә булган. 21 августта, берничә сәгатькә сузылган чираттагы якынлык кызның хастаханәгә китерелүе белән төгәлләнгән.
Җинаять кылуда катнашуын хатын-кыз тулысынча таныган. Якын арада психолог булышлыгында кыз баладан сорау алыначак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: