Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тимур Кадыйров: Төп законга төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе татарстанлыларны илнең яңартылган Төп законы өчен тавыш бирергә чакырды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнгәч, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтү, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлгәнлеген аңлаячак. Алар эшчәнлекнең барлык аспектларына, яшьләргә, укытучыларга кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак. Шунлыктан бөтен кешегә дә участокларга килергә һәм әлеге төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк», - дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, илнең төп законын яңарту шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр булдырачак, бу исә тулаем алганда бөтен ил һәм татарстанлылар тормышында уңай чагылыш табачак.

Реклама

«Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Бүген бу аеруча мөһим. Төрле халыкларның вәкилләре әйтүенчә, халык телсез яши алмый. Әлеге мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак», - дип сүзен йомгаклады Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев