Актаныш

Тимурчыларны волонтерлар алыштырды

Элеккеге тимурчылар отрядын хәзер волонтерлар отряды алыштыра. Әмма исеме үзгәрсә дә, аның җисеме үзгәрмәде. Бурычлары да, максатлары да шул килеш калды. Ләкин активлыклары гына сүлпәнләнде. Без мәктәптә укыган елларда шефлык дигән сүз бик популяр иде. Атнаның шимбәсе җитүгә, шатланып, үзебезнең звенога беркетелгән әби янына йөгерә идек. Ә ул без киләсен...

Элеккеге тимурчылар отрядын хәзер волонтерлар отряды алыштыра. Әмма исеме үзгәрсә дә, аның җисеме үзгәрмәде. Бурычлары да, максатлары да шул килеш калды. Ләкин активлыклары гына сүлпәнләнде.
Без мәктәптә укыган елларда шефлык дигән сүз бик популяр иде. Атнаның шимбәсе җитүгә, шатланып, үзебезнең звенога беркетелгән әби янына йөгерә идек. Ә ул без киләсен дүрт күз белән көтеп тора иде. Безне күрүгә кечкенә өенең тәрәзәсеннән елмайган күзләре әле дә күз алдында тора. Шау-гөр килеп барып керәбез. Егетләр кышын кар көри, кызлар су алып керә. Әбиебез гөр-гөр килеп, чәй куя. Эшебез беткәч, ай-ваебызга карамыйча чәй эчерә, ә үзе үткәннәре хакында сөйли. "Тагын килегез, балалар, бу алты көнне сездән башка ничек үткәрермен. Ялгыз кешегә бигрәк авыр шул. Сөйләшер кеше дә юк", - дип моңсу гына озатып кала иде. Ул вакытларда әлеге әби сөйләгәннәрнең мәгънәсен ныклап аңлап бетермәгәнбез шул. Чөнки үзебезнең әбиебез белән көне-төне бергә чөкердәшә идек. Хәзер исә, йөрәгем белән аңлыйм. Ул ялгыз әбигә безнең ярдәмнән бигрәк, аралашуыбыз кирәк булган икән бит.
Соңгы елларда тимурчылык эше бераз сүлпәнләнсә дә, хәзер аны кабат торгызу буенча эш алып барыла. Моны волонтерлар отрядына йөкләделәр. Шефлык өлкәннәргә бераз ярдәм булса, балаларның үзләренә миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүдә менә дигән отышлы чара. Чөнки юктан да күңел була, әздән дә хәтер кала.
Яңа Әлем мәктәбендә "Салават күпере" исемендәге волонтерлар отряды эшли.
- Әлеге отрядка V сыйныфтан IХ сыйныфка тикле укучылар кабул ителә. Ел саен аларның составлары яңара тора. Әлеге волонтерлар отрядына йөрүче укучылар мәктәпнең җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашалар. Спортта да, сәнгатьтә дә, өлкәннәргә ярдәм итүдә дә алар беренче, - дип фикерләре белән уртаклашты директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Резеда Фәйзрахманова.
Күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Хәмидуллина җитәкчелегендә волонтерлар көче белән махсус почмак эшләп куйганнар. Анда авылдашлары Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзаян Фәхретдинов турында мәгълүмат урнаштырганнар.
Без мәктәпкә килгәндә волонтерлар отряды Фәйрүзә әби Шәйхиева янына барырга җыена иде. Балачакларны исебезгә төшереп, без дә аларга кушылдык.
Җыйнак кына авыл өенең морҗасыннан төтен күтәрелә. Шау-гөр килеп кергән балаларны Фәйрүзә әби елмаеп каршы алды.
- Килдегезме, бәбекәйләрем, - диде әбиләре аларны аркаларыннан сөеп. - Сез килгәч күңелләрем күтәрелеп китте.
Бераз хәл-әхвәл сорашкач, Фәйрүзә әби балаларга эшләрен кушты. Малайлар кар көрәргә, кызлар су алып килергә китте. Ә без мөмкинлектән файдаланып, Фәйрүзә әбинең тормыш юлы белән кызыксындык.
- Картым да, үзем дә тыл ветераннары без, кызым, - дип башлады ул. - Икебез дә 1932 елгылар.
Үзе шулай җиңелчә генә башласа да, сөйләштерә торгач, балачагының бик авыр узганлыгы мәгълүм булды. Аеш авылында биш балалы гаиләдә икенче кыз булып, дөньяга килә Фәйрүзә әби. 1941 елның декабрендә әтиләре Локманны сугышка алалар. Шул китүеннән кире әйләнеп кайтмый ул. Биш баласы белән тол калган әниләренә дөньяны тарту авыр була. Ничек тә газизләренең гомерләрен саклап калу өчен тырыша. Көн-төн колхозда хезмәт куя.
- 1944 елның августында әни эштән эчен тотып кайтты. Нәрсә икәнен белмәде. Биш-алты көн генә ятты да, бакыйлыкка күчте. Без шулай итеп тома ятим калдык. Әни үлгәндә мин бишенче сыйныфка күчкән идем, шуннан соң укуны дәвам итә алмадым. Түткәй урман кисүдән кайтып кермәде, эне-сеңелләремне карау миңа йөкләнде. И, кызым, әтисезлек авыр, ә менә әнисез икеләтә авыр, - дип күз яшьләрен сөртте Фәйрүзә әби.
Балачакларына бик иртә нокта куелган сабыйларга нужа арбасына җигелергә туры килә. Колхозда урак ура, көлтә бәйли, җәйләрен печәнгә йөри. Ничек кенә авыр булса да, сыерларын бетерми алар. Шул сыер гына безне саклап калды ди.
1952 елда Фәйрүзә әби вербоваться ителеп, Мәскәүгә төзелешкә эшкә китә. Язмыш дими ни дисең, шунда ул булачак тормыш иптәше, Яңа Әлем авылы егете Хафиз Шәйхиев белән таныша. Ул да анда хезмәт армиясенә килгән була.
- Безнең язылышу да шунда Мәскәүдә булды. 1954 елда ЗАГС ка кердек. 1955 елда Яңа Әлемгә кайттык.
Авылга кайтып төпләнгәч, Фәйрүзә әби кирпеч заводында да, төзелештә дә эшли. Лаеклы ялга туктаганчы 17 ел яшь бозаулар карый. Хафиз абый терлекчелектә эшли. Тату гаиләдә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Яшьлекләрендә генә түгел, гаилә коргач та, язмыш сынаулары аларны сындырып сыный. Җиде бөртекләренең өчесен югалту ачысы бәгырьләрен телгәләсә дә, бирешмәскә тырыша алар. Матур гомер юлы үтәләр. Тик бер елдан артык элек кенә Фәйрүзә әби тормыш иптәшен, арка терәген - Хафизын җирли.
- Бергә яшәвебезгә 60 ел була иде бит, үлеп китте шул, - дип уфтана әбиебез.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын нинди хисләр белән каршылыйсың соң, Фәйрүзә әби, - дим.
- Безнең буын нужаны күп күрде. Шулай булса да, авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Моннан соң сугышлар булмасын, илләр тыныч булсын. Бик рәхәт тормышта яшибез. Ашарга-эчәргә бар, пенсияне китереп торалар. Аллаһы Тәгалә бар гомеребездә шулардан аермасын иде инде. Башка хәсрәтләр кичерергә язмасын.
Без Фәйрүзә әби белән рәхәтләнеп гәп корган арада балалар ялт итеп сукмакларны көрәп куйганнар, кызлар су кисмәкләрен тутырган. Күмәк көч тау күчерә дип тиккә генә әйтмиләр шул. Фәйрүзә әби өчен авыр булып тоелган эшне укучылар ялт иттереп куйдылар.
- Кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын, балалар, бәхетле-тәүфыйклы булыгыз. Тагын килегез, мине ташлап бетермәгез, - дип озатып калды аларны Фәйрүзә әби.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: