Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тирә-ягыбызга игелек кылыйк

Хөрмәтле актанышлылар! Һәр елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата һәм территорияләрне чистарту өмәсе оештырыла. Быел исә шундый зур өмә 30 сентябрь - җомга көнгә билгеләнде. Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да изге җомга көнендә игелекле гамәл кылырга - көзге өмәдә актив катнашырга, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә көчегездән килгәнчә тырышырга чакырам....

Хөрмәтле актанышлылар!
Һәр елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата һәм территорияләрне чистарту өмәсе оештырыла. Быел исә шундый зур өмә 30 сентябрь - җомга көнгә билгеләнде.
Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да изге җомга көнендә игелекле гамәл кылырга - көзге өмәдә актив катнашырга, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә көчегездән килгәнчә тырышырга чакырам.
Көзге өмәләр җирлектәге һәр оешма-предприятие, һәр хуҗалык катнашында үткәрелгән очракта гына нәтиҗәле була. Чөнки бер территория кипкән яфраклардан арындырылып, аңа чистартылмаган икенче территориядән очып килгән чүпләр күпме кешенең куйган хезмәтен юкка чыгарырга мөмкин бит. Шуларны исәпкә алып, һәр оешмага үзләре эшләгән предприятие һәм аңа беркетелгән участокны вакытында чистарту бурычы йөкләнә.
Хезмәт куйган җиребездән тыш, үзебез яшәгән йорт тирәләрен тәртипләү дә һәркайсыбызның гражданлык бурычы булып кала. Йорт янындагы төзелеш материалларын, кипкән-корыган үлән, агач ботакларын, башка көнкүреш чүп-чарларын чистартып, тәртипләп кую кирәк.
Зиратларда оештырылачак өмәдә дә катнашмый калмагыз
Һәр елдагыча, бу көнне барыбызның да төп йорты булган зиратларны да чүп-чардан, агачлардан арындыру буенча күләмле эш оештырылачак. Бу максаттан, һәр хуҗалыктан да гражданнарның катнашуын сорыйбыз. Чөнки, һәр каберлекнең дә чисталыгын тәэмин итү, агач аударган вакытта чардуганнарга һәм ташларга зыян китермәү зарур.
Агач утыртуда үз өлешебезне кертик
30 сентябрь көнне Актанышыбызда агач һәм куак үсентеләре утырту оештырыла. Авылдашларыбыз әлеге изге эштә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.
Күп еллар без мәктәп-балалар бакчалары, оешмалар алдына чәчәкләр, агачлар утыртабыз. Һәр җирдә яшәгән кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә калам. 30 сентябрь көнне агач утырту эшендә дә катнашсак иде, хөрмәтле актанышлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев