Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тирә-юнебездә... шымчылар?!.

Тузан суырткыч, суыткыч яисә телевизорның күзәтү һәм тыңлау коралы була алуы турыда күпләребезнең ишеткәне бар.

                  Моны хакерлар да раслый. “Тузан суырткыч, суыткыч, телевизорлар. Бүген телевизорларның күпчелеге интернетка турыдан-туры тоташкан. Телевизорларда камералар һәм микрофоннар урнаштырылган. Гомумән, хәзер телевизор зур булмаган кимпьютер корылмасы. Шуңа күрә, билгеле манипуляцияләр ясаганда телевизор камерасына һәм микрофонына кереп була һәм бина эчендә нинди эшләр кайнавын күрергә һәм ишетергә мөмкин”,—дип белдерә RaHDlt Русия хакер төркемендә эшләүче ир-егет.

Әйткәндәй, хакерлар смартфон телефоннарын да күзәтүдә тота алалар.

                            “КиберМосква” проекты җитәкчесе Григорий Пащенко ноутбуктагы яисә смартфондагы камераларны ябыштырып куярга киңәш итә. Эксперт әйтүенчә, челтәрдә зыян салучы программалар киң таралган. Андый программалар электрон корылмаларга тоташып, хуҗаларының эш-гамәлләрен астыртын күзәтәләр. Моның конкрет кешеләр турында күзәтү һәм компромат җыю өчен кулланылу ихтималы бар. Ә менә сүндергәннән соң “iPhone”ның программалары эшләвен дәвам итә. Явыз ниятле кеше моңардан рәхәтләнеп файдалана алачак.

                  Димәк, шымчыларны үз өебезгә үзебез теләп кертәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев