Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тиздән үксез әби-бабайларны тәрбиягә бирә башлыйлар

2017 елның 1 гыйнварыннан республикабызда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" сынау проектын эшләтеп җибәрә. Проект авторлары фикеренчә, инициатива теге яки бу сәбәпләр буенча үзләрен кайгырта алмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш. Өлкән кешене үз йортына алучыга җитди...

2017 елның 1 гыйнварыннан республикабызда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" сынау проектын эшләтеп җибәрә. Проект авторлары фикеренчә, инициатива теге яки бу сәбәпләр буенча үзләрен кайгырта алмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш.
Өлкән кешене үз йортына алучыга җитди сайлау узарга туры киләчәк, алар социаль яклау органнарының катгый контролендә торачак. Гаиләнең матди яктан тәэмин ителешенә һәм йорттагы психологик климатка игътибар итәчәкләр.
Шулай ук билгеле таләпләр үтәлергә тиеш: торак мәйдан булу, матди керем яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел.
Моннан тыш хроник характердагы авырулар булмавы, гаилә әгъзаләренең начар гадәтләргә бәйле түгеллеге, хөкем ителмәгән булуы зарур. Өлкән яшьтәге кешене карап акча эшләргә теләүчеләр проектта катнашмаячак.
Яңа гаилә төзү турындагы килешү төзүдә социаль оешманың түләүләр бүлеге, өлкән гражданин үзе һәм тәрбиягә алучы гаилә катнаша. Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләгә тәрбияләнүченең пенсиясенең 75% һәм беренче төркем инвалид өчен өстәмә 8мең сум, икенче төркемгә 6 мең сум, өченче төркем инвалидка 4мең сум акча түләнә.
Арабызда киң күңелле кешеләр күп, олы яшьтәге әби-бабайларыбызны үз канатлары астына, акчага кызыгып түгел, ә чын күңелдән тәрбияләргә алырлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев