Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тизрәк көчлерәк биегрәк

МИЛЛИ татар-башкорт көрәше буенча 1999 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында Яр Чаллы шәһәрендә үткән ачык турнирда безнең Актаныш спорт мәктәбе егетләре үзләрен күрсәтеп кайттылар. Үз авырлык үлчәүләрендә Заһит Шәйхәйдәров (остазы - Раил Сираев) һәм Динис Муллахмәтов батыр исемен яулаганнар. Илназ Сәйфетдинов, Рафил Галиев һәм Фарис Хуҗин - II, Айнур Муллаянов...

МИЛЛИ татар-башкорт көрәше буенча 1999 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында Яр Чаллы шәһәрендә үткән ачык турнирда безнең Актаныш спорт мәктәбе егетләре үзләрен күрсәтеп кайттылар. Үз авырлык үлчәүләрендә Заһит Шәйхәйдәров (остазы - Раил Сираев) һәм Динис Муллахмәтов батыр исемен яулаганнар. Илназ Сәйфетдинов, Рафил Галиев һәм Фарис Хуҗин - II, Айнур Муллаянов III урын ияләре (остазлары - Илфир Әнвәров).
БАДМИНТОН буенча республика яшүсмерләр командалары арасында барган ярышларга нәтиҗә Казанда финал уеннарында ясалды. Актаныш спорт мәктәбенең зурлар төркеме анда V, кечкенәләр командасы IX урынны яулап кайттылар. Мондый зур, күләмле ярыш өчен бу - бик матур нәтиҗә, ди остазлары Алгинат Гәрәев һәм Илдус Хафизов.
ШАХМАТ мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны "БлагоДарение" хәйрия фонды шефлыкка алачагын, даими рәвештә бәйгеләр оештырырга ниятләвен инде хәбәр иткән идек - 24 декабрь көнне фонд призына ярышлар узды. Балалар бакчалары нәниләреннән алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр акыл уенында көч сынашты бу көнне. Иң кечкенәләрдән Илдан Саматов һәм Раяна Латыйпова - җиңүчеләр. Ильяр Хафизов һәм Арина Шәйгалләмова - II, Кәрим Акмалов - III урын ияләре. I сыйныф укучылары арасында Аяз Басыйров һәм Камилла Бикимова - I, Әмир Шәвәлиев һәм Камилә Закирова - II, Илмир Шәмсиев һәм Азалия Шәйморатова - III урын призерлары. II сыйныф укучылары арасында җиңүче исемен Зәйнәп Рахманова һәм Ильяр Галимов яулады. Ангелина Шәйгалләмова һәм Фаил Шәймәрдәнов - II, Рәзилә Нәбиева һәм Булат Хафизов III урынга лаек булдылар. III-V сыйныф укучылары арасында Альбина Әхмәтҗанова белән Ислам Тимеров, Мансур Закирьянов чемпион исеменә лаеклар, Фирүзә Нәбиева һәм Булат Төхбәтуллин - II, Рәмилә Әмирханова, Әмир Акмалов һәм Газиз Хөҗҗәтов - III урын ияләре. Зурлардан җиңүче исемен Роза Гыймазова белән Таһир Хөрмәтуллин яулады.
АВЫЛ җирлекләреннән ирләр командалары арасында волейбол чемпионаты "Актаныш" универсаль спорт залында узды. Беренчелекне - Иске Богады командасы, II урынны - Пучы, III урынны Татар Суыксуы командалары яулады. Чуракайлылар IV урында. Иң яхшы уенчылар дип Илсур Галимов, Нияз Әхмәтгалиев, Айнур һәм Мулланур Гыйлмуллиннар (Богады), Айнур Дәүләтов (Пучы) табылды. Чуракайдан Илшат Акмалов - иң файдалы уенчы, Рамазан Ганиев (Татар Суыксуы) - иң яхшы туп чөюче, Богадыдан Сергей Гарнышев - иң яхшы һөҗүмче, ә Илназ Гыйндуллин иң яхшы сакчы дип табылдылар. Иң өлкән уенчы исеменә Пучыдан Артур Имамов ия булды. Җиңүче командаларны һәм иң-иң дип табылган уенчыларны район волейбол федерациясе рәисе Ильяс Мирзаянов котлады, ихлас теләкләрен юллап, әзерләп алып килгән бүләкләрен тапшырды.
ХОККЕЙ буенча Кыш Бабай призына 2009 елгы малайлар арасында уздырылган турнирда Актанышның "Лачын" спорт мәктәбеннән ике команда, Азнакайдан "Сокол" һәм Можга шәһәреннән "Луч" командалары кызу уен күрсәттеләр. Ике көн дәвамында барган турнирда җиңүне можгалылар яулады. "Лачын"ның 2 нче командасы - II, 1 нче командасы III урынга ия булдылар. Турнирның иң яхшы капкачысы дип "Лачын"ннан Айсинә Гыйлфанова, иң яхшы һөҗүмче дип Ильяс Ярмиев табылды.
ЧАҢГЫ буенча "БлагоДарение" хәйрия фонды призына Яңа ел ярышлары 30 декабрь көнне 183 кеше катнашында "Бүләк" чаңгы базасында узды. Иң җитезләр булып Лилия Хәмидуллина, Илшат Шакиров, Алинә Хурамшина, Таңсылу Таҗиева (2 нче мәктәп) һәм Наил Ялалов (1 нче мәктәп) табылды. Өлкәннәрдән исә Фәрит Салихов, аннан аз гына калышып, Илфат Иманаев һәм тагын чак кына соңлап Дилшат Әгъләмов алдынгылар сафын тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев