Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төкле аягың белән, Яңа ел!

Ихтирам белән Энгель ФӘТТАХОВ, район башлыгы.

Бусагада – яңа ел. 2020 ел хезмәт уңышлары, күңелле вакыйгалары белән килсен. Шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын.

Безнең район өчен 2019 ел әһәмиятле вакыйгалары һәм ирешелгән казанышлары белән хәтердә калачак. Игенчеләребез, терлекчеләребез, төзүчеләребез югары үрләр яулый. Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр,
яңалыкка омтылышлар арта. Мәдәни-спорт чаралары актив тормыш алып барырга ярдәм итә. Иң мөһиме: кеше сәламәтлеген саклауга игътибарны арттыра барабыз. Шулай ук районда юллар төзелә-төзекләндерелә, федераль һәм республика программаларыннан максатчан файдалану күзәтелә.

Кадерле райондашлар! Җирлегебез казанышлары – уртак тырышлык нәтиҗәсе ул. Социаль-икътисадый үсешкә, авылларыбызны саклап калуга үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.

2020 ел якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, бәрәкәт алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телим!

Яңа ел белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев