Актаныш

Әткәм каберен эзләп

Миңа хәзер 76 нчы яшь. Әти сугышка киткәндә 15 көнлек булып калганмын. Шушы яшемә җитеп, авызымны ачып бер мәртәбә дә "әти" сүзен әйтә алмадым. Мин әтисез, әнием карамагында үстем. Әти 1942 елда сугышка алынып, шул китүдән әйләнеп кайтмады. Әни 1955 елга кадәр тракторчы булып эшләде. Аннан соң колхозның төрле тармакларында...

Миңа хәзер 76 нчы яшь. Әти сугышка киткәндә 15 көнлек булып калганмын. Шушы яшемә җитеп, авызымны ачып бер мәртәбә дә "әти" сүзен әйтә алмадым. Мин әтисез, әнием карамагында үстем. Әти 1942 елда сугышка алынып, шул китүдән әйләнеп кайтмады.
Әни 1955 елга кадәр тракторчы булып эшләде. Аннан соң колхозның төрле тармакларында хезмәт куеп, балаларны тиешенчә тәрбияләп, укырга мөмкинлек бирде. Шуның ачык мисалы булып минем җиденче һәм унынчы сыйныфны тәмамлау турындагы өлгергәнлек аттестатында ике генә дүртле, калганнары бишлеләр.
Әтинең һәлак булуы турындагы хәбәр 1944 елның 18 июлендә килде. Хәбәрдән күренгәнчә, Карелия, Питкяранта шәһәре, Кист Ярви күле янында җирләнде, диелгән иде. Күпме генә эзләсәк тә, Кист Ярви күлен таба алмадык.
Алмаз улым интернет аркылы эзләп, Кист Ярви күленең ялгышлык белән язылганлыгы билгеле булды. Бу күлнең дөрес исеме Исет Ярви булган. Алмаз Питкярантадагы хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән аралашып, сөйләшеп, шунда барып кайтырга планлаштырдык һәм
9 августта юлга чыктык.
Казаннан Мәскәүгә поезд белән, Мәскәүдән Петразоводскига поезд белән, Петрозаводскидан автобус белән Питкяранта шәһәренә юл алдык.
Питкяранта шәһәрендә безне автобустан хәрби комиссариаттан Гусев Алексей Владимирович, тарихчы Александр Павлович Мартышевич бик җылы каршыладылар. Бераз сөйләшеп, тамак ялгап алгач, хәрби комиссариатка киттек. Хәрби комиссариатта безгә әткәйнең учет карточкасын күрсәттеләр.
Без учет карточкасының күчермәсен алдык. Анда кайбер төгәлсезлекләр бар иде. Әтинең исемен - Бахтымер, әнкәйнең әтисенең исемен Биктимер, дип язганнар иде. Әтинең исемен Биктимер, әнинең әтисен Галимәрдән дип, компьютерга төзәтеп керттек.
Комиссариатта әтинең гәүдәсе 13 нче туганнар каберлегендә җирләнүен белдек. Алексей Владимирович һәм Александр Павлович безне машинага утыртып шәһәрдән 1,5-2 км чамасы ераклыкта, урман эчендә урнашкан туганнар каберлегенә алып бардылар.
Каберлек бик яхшы каралган, барлык җирләнгән кешеләрнең исем-фамилияләре бердәй зурлыктагы кызыл гранитка уеп язылган. Фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырылган.
Әтинең ташын озак эзләдек. Анда бер меңнән артык кеше җирләнгән. Бу каберлектә татар фамилияләре дә бик күп. Әтинең исем-фамилиясе язылган таш алдына Яңа Байсардан үзебезнең нигездән алып барылган туфракны, Сөн елгасыннан алынган суны сибеп куйдык. Ислам дине кагыйдәләренә туры китереп йоланы үтәдек һәм бер минутлык тынлык үткәрдек.
Шушы бер минут эчендә минем күз алдымнан үземне белә башлаганнан бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар узып китте. Кара каргалар оя корган тирәк төпләренә коелган чыбык-чабыкны җыеп, токмач кабартулар, кар эри башлагач бәләкәй чана тартып, кибән-эскерт төбеннән печән алып кайтулар, җәй җиткәч көтүлектән кипкән сыер тизәге җыюлар, кышка кергәч атлар утарыннан салам кагып, аны бөтереп өй җылытулар, мәктәптән кайткач боз өстеннән Аргы нарат асты дигән җирдән чана белән өянке ботаклары кисеп ташулар, ат өстендә утыра ала башлагач чүмәлә тартулар, озын арбага үгез җигеп, зурларга ияреп, бүрәнә-киртә ташулар, институтта укыганда ташкүмер, цемент бушату һәм башкалар...
Әти исән булса, бу эшләрнең күбесе миңа эләкмәгән булыр иде.
Туганнар каберлеге окоп чокырлары, траншеялар белән чуарланган. Без үзебезнең йолаларны үткәргән арада тарихчы-эзтабар Александр Павлович бер окоптан 2 автомат гильзасы табып китерде.
Бу тирәләрдә 1939-1940 елларда руслар белән финнар арасында барган сугыш эзләре бетмәгән. 1941 елның 16-18 июль көннәрендә тагын да катырак сугышлар барган. Анда безнең яктан 45 мең кеше яу кырында башларын салган. Шулар арасында минем әти дә булган.
Туганнар каберлегеннән ерак түгел генә шушы җирләрдә ятып калган финнар хөрмәтенә зур гранит истәлек ташы куелган, ә руслар "Крест скорби" ташы куйганнар.
Без Исет Ярви күленә, Ладога күле буйларына сәяхәт иттек. "Питкяранта" - фин сүзе, безнеңчә "Озын яр" була. Бу шәһәр Ладога күле буенча 6 километрга сузылган. Элек монда 33 мең кеше яшәгән, хәзер 9 мең кеше яши. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмиләр. Сөрем җирләре юк. Табигать бик матур, урманнар, күлләр белән чуарланган. Биредәге кешеләр, нигездә, гранитны ваклап вак таш ясыйлар, балыкчылык белән шөгыльләнәләр, кафе-ашханәләрдә эшлиләр, күп санлы туристлар кабул итәләр, күрше районда Кондопож целлюлоза-кәгазь комбинаты бар.
Питкяранталылар финнар белән хәзер дус мөнәсәбәттә яшиләр, Финляндиядән ераклык - 120 км. Карелиялеләр Финляндиядән чыкканда 5 кг продукция, 30 кг га кадәр товар алып чыга ала, ә финнар бу якка чыгып, ял итеп, градуслы эчемлекләр алып китә икән.
Вакыт тиз үтә. Көн кичкә авышты. Без үзебезне озатып йөргән Алексей Владимировичка, Александр Павловичка алып килгән күчтәнәчләрне тапшырып, аларга зур рәхмәтләребезне әйтеп, саубуллашып, автобуска утырдык.
Хуш, әткәем, инде без китәбез,
Тыныч йокла, әле килербез.
Һәр тарафка юллар ачык хәзер,
Имин генә яшә, илебез.
Ак каеннар яшел яулык селкеп,
Хәтсез вакыт килде озатып.
Без үткәргән кичерешләр исә
Йөрәкләрне алды сызлатып.
Әти җирләнгән урыннан туфрак алып, әнкәй каберенә кайтарып салдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: