Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Үткән көн – тарих, иртәгәсе – сер, бүгенгесе – бәйрәм. Шулай дип яшим“

"Лидия апа безнең сыйныф җитәкчесе иде. Сыйныф сәгатендә башкалар я өй эше эшлиләр, я берәр ярышка әзерләнәләр, ә безне Лидия апа өстәл этикетына, пычак-чәнечкене дөрес кулланырга, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Урындык күтәртеп, вальс биергә өйрәтте. Ул вакытта бу һөнәрләрнең гомер буе кирәк буласын, озата барасын уйлый белмәгәнбез, хәзер генә...

"Лидия апа безнең сыйныф җитәкчесе иде. Сыйныф сәгатендә башкалар я өй эше эшлиләр, я берәр ярышка әзерләнәләр, ә безне Лидия апа өстәл этикетына, пычак-чәнечкене дөрес кулланырга, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Урындык күтәртеп, вальс биергә өйрәтте.
Ул вакытта бу һөнәрләрнең гомер буе кирәк буласын, озата барасын уйлый белмәгәнбез, хәзер генә аның, үзләрен тота белсеннәр, кеше алдында әдәпсез кыланмасыннар дип, безнең өчен бар көчен куеп тырышканын аңлыйбыз", - дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар мөгаллимә, озак еллар Балалар иҗат үзәгендә журналистика түгәрәген җитәкләп, бик күп яшь каләм тибрәтүчеләрне олы юлга чыгарган остаз Лидия апа Галимова турында аның элекке укучыларыннан.
Балаларны яраттым
"Мин сайлаган һөнәремне шул кадәр нык ярата идем. Озын җәйге каникуллар ахырына алҗанып, укучыларымны, дәресләремне сагынып, чиргә сабыша идем. Эх, шул яллар азрак булса иде, ди торган идем. Укыту гына түгел, кичке яктагы төрле җыелышлар, чаралар, балалар белән театр уйнау өчен репетициягә җыйналулар - минем өчен барысы да тансык, рәхәт була иде," - дип искә ала Лидия апа үзе. Өйрәтү, аңлату, белем, мәгълүмат бирү - аның төп кыйбласы, үзе сайлаган язмышы.
Авыл мөгаллимнәренең тормышы элегрәк чегән тормышын хәтерләткән - туктаусыз авылдан авылга күчереп йөрткәннәр аларны. Андый җилләр Лидия апа һәм Фәһим абый Галимовлар гаиләсенә дә кагылмый калмый: Әтәс, Яңа Кормаш, Күҗәкә, Аккүз, Татар Суыксуы... Ул исә һәр эшләгән авылы, коллективы, укучылары турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер.
Хатирәләр, хатирәләр...
Күҗәкәдә эшләгәндә күргәзмә өстәлләре, стендлар ясап, хезмәт кабинетлары ача. Район мәгариф идарәсеннән килеп, башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр.
Аккүздә эшләгәндә, югары сыйныфларга җитәкче итеп билгелиләр. Алар белән Галиәсгар Камалның "Беренче театр"ын, "Сак-Сок" бәетен сәхнәләштерәләр. Районда гына түгел, Минзәләгә барып, мәктәп коллективлары арасында ике ел рәттән җиңү яулап кайта алар.
"Татар Суыксуында укытканда, бервакыт, соңгы дәрескә килеп керсәм, бүлмәдә тузан, тәнәфестә уйнаганнар, тирләгән-пешкәннәр. "Мин сезне бик яратып укытам, эшлим. Әмма сездән мондый мөнәсәбәт көтмәгән идем. Бүлмәне җыештырып, җилләтеп, юып чыгаргач, мине укытучылар бүлмәсеннән чакырып алырсыз", дидем. Көтеп утырам, күңелдә, нишләрләр микән, кайтып китәрләрме, кереп
алырлармы, дигән икеле-микеле уйлар. 5 минут үтте, 10 минут... Бермәлне Нияз исемле бер укучы егет кереп, апа, әйдәгез, без әзер, дип чакырып алды. Сыйныф бүлмәсе чип-чиста. "Балалар, дәресне фәлән минут соңлап башладык, шуның кадәр өстәмә утырабыз", дип, дәресне тулысынча үткәрдем",- дип искә ала Лидия апа.
Шул ук авылда 10 нчы сыйныфларда әдәбият укыта. 4 кыз, калганнары - малайлар. Шул буй җиткергән егетләрнең әдәби кичәләр уздырганда шәм яктысында шигырьләр укып, матур итеп чыгыш ясаганнары һич күңеленнән чыкмый. Шулай, күп
мәктәпләр алыштырырга туры килә, килгән һәр яңа җирдә гел үз белгечлеге буенча гына да эшләми, әмма хезмәтен һәрчак яратып, җиренә җиткерергә тырышып башкара.
Укучылары - мактанычы
1998 елда гаиләләре белән Актанышка күчеп килгәч, Балалар иҗат үзәгендә журналистика түгәрәге алып бара башлый ул. Бервакыт Лидия апа Актаныш радиосына килде. "Түгәрәктә шөгыльләнүче кызларымны эфирга чыгарыйк, алар белән тапшыру эшлик әле, күңелләре тагын да үсеп китәр иде", - дип мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, иҗади хезмәттәшлек барлыкка килде.
Түгәрәктә каян нинди тема табарга, аны ничек кызык, тәмле итеп бирергә, тел дигән төпсез дәрьяның мөмкинлекләрен ничек файдаланырга икәнен генә түгел, шигырь, хикәя язу осталыгына да, хәтта язганнарны матур итеп уку, сөйләү осталыгына да өйрәтә иде Лидия апа. Укучыларының эшләрен район һәм республика күләмендә уздырылучы иҗади бәйгеләргә җибәрә, яулаган җиңүләре өчен укучыларыннан да бигрәк сөенә.
Аның укучысы, бүген "Безнең гәҗит" газетасында журналист булып эшләүче Айгөл Закирова Лидия апа турында истәлекләре белән уртаклашты. "Иске Байсар мәктәбенең X сыйныф укучысы идем ул вакытта. Көзен укулар башлангач, Балалар иҗат үзәгендәге журналистика түгәрәгенә язылдым. Беренче көннән үк Лидия апаның елмаеп каршы алганы, журналист язмасы нинди булырга тиеш дигән темага дәрес биргәне хәтердә. Шулай да, теория белән түгел, практика белән тәрбияләде ул безне. Лидия апа шук, шаян телле. Чын укытучы була белде. Ул һәр баланың сәләтле ягын күреп алып, шул юнәлештә үстерергә тырышты. Бервакыт барыбызга да ирекле темага шигырь язарга кушты. Әй тырыштым! Лидия апа шигыремне кат-кат укыды. "Айгөл, - диде, - син шигырьләр яз әле. Сәләтең бар бит!"
Республика күләмендә Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" бәйгесенә шигырьләремне туплап җибәрергә тәкъдим итте. Барыбер үтмәсләр, дим, ышанмадым. Әлмәткә баргач, белгәннәремне укып теләдем үземчә: III урын булса да бирсеннәр иде, Лидия апа алдында оят бит, дим. Мин гран-при алдым. Бу минем җиңүем түгел, Лидия апаның җиңүе иде. Бер ай эчендә, авылдан килгән баланың сәләтен күреп алып, аны республикада җиңү яулар дәрәҗәдә үстерә алганына әле дә шаккатам. Ышаныч уятучым, киңәшчем, якын кешем Сез минем, Лидия апа! Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә".
Кешеләргә ышанам
Лидия апа Галимова - Яңа Әлем авылыннан, Роса апа һәм Рифгать абыйның 8 балалы ишле гаиләсендә тәүге нарасый. Бүгенге көндә бар туганнары исән-сау, аралашып, шатлык-сөенечне дә, борчу-мәшәкатьне дә уртак бүлешеп яшиләр. Фәһим абый белән уртак җылы оя коруларына 35 ел тулган, шушы ояда Айзат, Чулпан һәм Райзат канат ныгыткан. Фәһим абый - бик оста шахматчы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә озак еллар шушы акыл спорты серләренә төшендерә, үз эшенең фанаты. Укучылары белән катнашкан ярышлары, җиңүләре санап кына бетерә торган түгел. Шахматчыларга хас булганча, алдан ук берничә адым ераграк карап, планлаштырып яшәү - аның канында. "Фәһим белән икебез дә Әтәс мәктәбендә эшләгәндә аралаша башладык. Җәйге яллардан соң кабат эшкә килсәм, мине Кормаш мәктәбенә билгеләгәннәр. Соңыннан гына белдем, Фәһимне шунда җибәргәннәр дә, ул роно мөдире янына кереп, мине дә шунда күчерүне сораган икән. Әти-әнисенә дә әйтеп куйган булган. Сизми дә калдым, шулай итеп, гаилә кордык", - дип сөйли Лидия апа.
Бүген алар балдан татлы кадерле өч оныкка дәү әни һәм дәү әти. "Балаларым, оныкларым өчен сөенеп, горурланып кына яшәргә язсын дип, һәр иртәне намаздан соң дога кылам. Бу дөньяда дөрес яшәү өчен инструкция - Коръән иңдерелгән, бар кеше дә аның кануннарын үтәп яшәсә, сугышлар да, дошманлык та, зина да, хәрәм дә, ташланган балалар, онытылган әти-әниләр дә булмас иде", - ди Лидия апа. Быел ул Чаллы шәһәрендәге Ак мәчет мәдрәсәсен тәмамлый. Балалар иҗат үзәгендә, анда эшләүче, теләге булган хезмәткәрләргә дин сабаклары бирә.
18 гыйнварда 60 яшен түгәрәкләгән Лидия Рифгать кызы әле дә тормышка сабыйларча ихлас карый: "Юкка да сөенәм мин, әздән дә күңелем тула. Үзем бик тиз ышанам. Кайберәүләрнең тормышка мәңгегә килгән кебек яшәүләренә аптырыйм. Кешеләрдәге тәкәбберлек, икейөзлелеккә һаман гаҗәпләнәм. Үткән көн - тарих, иртәгәсе - сер, бүгенгесе - бәйрәм. Шулай дип яшим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев