Актаныш

Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Р.Фәйзуллин Һәр нигезнең, һәр авылның, һәр каланың үткәне бар... Ә менә безнең Пучы авылы балалар бакчасына ни өчен "Йолдыз" исеме кушылган? Шушы сорауга җавап эзләп, бакча тарихы белән танышырга...

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр нигезнең, һәр авылның, һәр каланың үткәне бар... Ә менә безнең Пучы авылы балалар бакчасына ни өчен "Йолдыз" исеме кушылган? Шушы сорауга җавап эзләп, бакча тарихы белән танышырга булдык.
1936 ел
Беркөнне район мәгариф бүлегенә Казаннан укуын тәмамлап кайткан озын толымлы, кыска гына буйлы Зөлфирә апа эш белешеп керә. Бүлек мөдире аны: "Үзең дә сабый гына инде, эшли алырсың микән?"- дип балалар бакчасына җибәрә. Бу Калинин районы, Пучы авылының Совет урамында урнашкан начар хәлдәге бер иске генә йорт була. "Башта елыйсым килде, бүлмәләр шыксыз, уенчыклар да, җиһазлар да юк", -дип искә ала Зөлфирә апа. Бакчага 22 баладан бер төркем җыела. Уңайлыклар булмаса да, балалар бакчасы үз эшен чорына туры китереп оештыра. Бакчага иң беренче булып килүче, бар күңелен биреп, тәмле итеп аш-су әзерләүче пешекче Мәкълүфә апаның осталыгын һаман сагынып сөйлиләр.
1940 елда бакча өчен кулак йортын сүтеп бирәләр. Шул бүрәнәләрдән яңа бакча салына. "Бу бинаны, артыннан йөреп, үзем салдырдым, әкренләп җиһаз, урындыклар кайтартыла башлады", -дип искә ала Зөлфирә апа. Монда инде балалар ике төркем җыела.
1959 елда балалар бакчасы мәчет бинасына күчерелә. Бакчада балалар дүрт төркемгә кадәр арта. Балалар бакчасына игьтибар күбәя: җиһазлар, методик ярдәмлекләр кайта, штатлар арта.
Һәр төркемдә 25-30 бала йөри. Хуҗалыкны алып бару бик авыр була. "Мичкә ягу өчен урманга барып утын әзерләү эшчеләр өстендә, идәннәр буялмаган, аны ап-ак итеп, аякка гәлүш киеп, ком белән ышкып юа идек", - дип сөйли шул чорда бала караучы булып эшләгән Мияссәрә апа. Колхоз эшенә дә катнашалар: чөгендер эшкәртү, бәрәңге алу, амбар алдына барулардан читтә калу юк... Авыр еллар булса да, бакча коллективы бер бәйрәмнән дә читтә калмый. Озак еллар музыка җитәкчесе булып эшләгән Ләлә апа Әхмәтова кичәләр үткәрүдә зур тырышлыгын куя. Шул чор балалары Ләлә апаның оста итеп мандолинада уйнаганын сагынып искә алалар.
Ә менә ясле балалар бакчасыннан аерым була. Чөнки монда 3 айдан - 3 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Яслегә 25-30 бала йөри. Тәрбиячеләр булып шәфкать туташы белемле хезмәткәрләр генә эшли.
1975 еллар. Бакчада барысын да яңартырга кирәк: уен почмакларын, гимнастика мәйданчыгын, агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртырга. Шушы чорда мөдир булып эшләгән Разия апа: "Безнең коллектив шул кадәр бердәм, акыллы иде, - дип сөенеп искә ала. - Дәверенә карап, җиһазланыш яхшы, мин мөдир булып килгәч, ремонт үткәрдек, бакчабыз тагын да матурланды. Иң беренче итеп рус телен өйрәтү, эксперимент итеп бездә, мәктәпкә әзерлек төркемендә башланды". Балаларның сәламәтлеген кайгырту Пучы хастаханәсендә балалар табибы булып эшләгән Гәүһәрия апа Миргаязова кулында була.
1981 елда яңа бина төзелә. Яңа бинага яңа исем кирәк. Бик озак киңәшкәннән сон, "Бакчабызда биш төркем, бишле - яхшы сан, бакчабыз да бик мактаулы булсын, "Йолдыз" исеме куярга кирәк", - дип юрый Мәдинә апа. Юраган юш килә. Бакчабыз гөлләр иленә әверелә. Яңа җирләрне эшкәртеп, чәчәккә төрәләр. Ул елларда, тормыштагы авырлыкларга карамастан, бакча коллективы бик күңелле яши. Төрле кичәләр, концертлар, спектакльләр куялар. Авылыбызның чын-чынлап йөзек кашына әвереләләр. "Йолдыз" исеме менә ничек тәэсир итә бакчага?!
1987 елда балалар бакчасын Әлфия апа Хәйруллина җитәкли башлый. Ул - нык куллы җитәкче, яшьләргә төпле киңәшләрен бирүче остаз-педагог булды. Лаеклы ялда булса да, Әлфия Хәйрулла кызы бүген дә бакча тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яши.
1994 елдан җитәкчелек вазифасын Фиразия Назыйм кызы дәвам итә. Һәр чорның үз кыенлыклары. Бар әйберне замана таләпләренә туры китереп яңартырга кирәк. Шул максаттан бакча 1999 елда төзекләндерелә, бүлмәләр тагын да матурлана, яңа җиһазлар кайтартыла. Бу эштә Фиразия Назыйм кызының хезмәте, һичшиксез, зур.
Шул авыр елларда эшләгән хезмәткәрләрнең күбесе инде вафат. Авыр туфраклары җиңел булсын.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән тере шаһитларыбыз бар. Алар картлык көннәрендә зур игьтибарга, хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без - яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Авылыбыз зур, яшьләр күп, балалар саны елдан-ел арта. Килләчәктә дә нәниләр саны кимемәс, бакчабыз аларның шат авазыннан яңгырап торыр, дигән өмет-теләктә калабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: