Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үткәннәрдән үч алу, яки Глобаль хаоска таба

6 июньдә, Вашингтонда шәһәр тарихындагы иң масштаблы протест маршларының берсе булып узды

Үткән атна кара тәнле наркоман, караклык, наркотиклар саклау һәм кораллы талаулар өчен 6 тапкыр хөкем ителгән Джордж Флойдның полицейскийлар тарафыннан үтерелүе нәтиҗәсендә купкан дөньякүләм гыйсъянчылык байрагы астында үтте. Миннеаполиста мәрхүм белән бәхилләшү мәрасиме шәһәр мэры Джейкоб Фрей катнашында старт алды. Бу АКШ тарихындагы иң масштаблы җеназа булачак һәм колачы ягыннан мәшһүр Президент Джон Кеннедины соңгы юлга озату белән тиңләшәчәк, диләр. Үлеме белән шәһитләр дәрәҗәсенә күтәрелгән рецидивистны җирләү уңаеннан матәм бер атна дәвам итәчәк, аның җәсәде салынган алтын табут берничә штат аша узачак.

Шимбә көнне, 6 июньдә, Вашингтонда шәһәр тарихындагы иң масштаблы протест маршларының берсе булып узды. Демонстрантларның бер зур төркеме Линкольн һәйкәле янында тупланды, икенчесе Капитолий каршында җыелды. Башкаланың үзәк районнарында автомобиль хәрәкәте туктатылды. Автомобильчеләрнең байтагы ризасызлык белдерүчеләргә теләктәшлек йөзеннән сигнал бирде, шәһәр халкы демонстрантларга азык-төлек һәм су өләшергә чыкты.

Күпсанлы халык катнашындагы демонстрацияләр һәм митинглар бөтен Америкада күзәтелә иде. Протест очкыны, карт Европага да төшеп, ялкын үрләтте. Евросоюз башкаласы Брюссельдә гыйсъянчылык дәрте зур тәртипсезлекләргә китерде: полиция машиналарына һөҗүмнәр оештырылды, кибетләр җимерелде һәм таланды, витриналар ватылды. Чуалышлар нигездә шәһәрнең кара тәнлеләр яши торган Матноге кварталында барды.

Бөекбританиядә урам хәрәкәтенә чыгучылар тарихи шәхесләрнең һәйкәлләреннән үч алды. Лондонда Уинстон Черчилль сыны һөҗүм объектына әверелде. Сындагы мәшһүр сәясәтченең фамилиясен буяп, «расист иде» дигән язу яздылар. Бристольдә XVII гасыр эшмәкәре һәм сәясәтчесе Эдвард Колстон статуясының кирәген бирделәр. Таш сынны пьедесталдан алып, муенына тезләр белән бастылар, соңыннан бухтага алып килеп, диңгезгә ташладылар. Аңа исән вакытта коллар белән сәүдә иткәне өчен эләкте. Кара тәнлеләр үзләренең үткән гасырлардагы коллык халәте өчен шул рәвеш­ле үч алды.

Бүген бөтен дөньяда барган вәхшәтне: әфган авылларында бер гаепсезгә бомбага тотып үтерелгән балалар һәм хатын-кызлар, Гыйрак һәм Сүрия шәһитләре, Фәләстыйн качакларын берәү дә искә алмады. Хаксызга үтерелгән миллионнарның каны очраклы рәвештә буып үтерелгән рецидивистның бер сулышыннан түбән бәяләнә. Бары тик Америка шәһәрләренең берсендә «Без гарәпләр түгел» дигән язулы плакат кына, кимсетелгән кара тәнле җәмәгатьчелекнең дөньядагы гаделсезлекләрдән хәбәрдар икәнлеген күрсәтә иде.

Vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев