Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛАП: Актанышта - Җиңү бәйрәме 2016 ел (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Узган ел Бөек Җиңүнең 71 нче язын каршы алдык! Бәйрәм чарасында районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул актанышлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын укып узды. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады,...

Узган ел Бөек Җиңүнең 71 нче язын каршы алдык!
Бәйрәм чарасында районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул актанышлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын укып узды.
Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмнең төп кульминацион ноктасы парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды.
Район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, кадет укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш сугыш мизгелләрен, Җиңү көнен чагылдырды. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.
БАРЛЫК ФОТОЛАР МОНДА
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев