Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әткәйгә - 75 яшь

Иске Кадермәт авылында яшәүче әткәебез ӘСКЫЙМ ЯМАЛЕТДИН улы НУРЕТДИНОВка 13 апрельдә 75 яшь тулды. Әткәй! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныклысын, шатлык-куанычларның чиксезен, бәхетләрнең олысын, гомернең озынын телибез. Әнкәебез Фәйрүзә белән тигезлектә, бер-берегезгә таяныч булып, безне сөендереп, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын сезгә. Котлы булсын, әткәй,...

Иске Кадермәт авылында яшәүче әткәебез ӘСКЫЙМ ЯМАЛЕТДИН улы НУРЕТДИНОВка 13 апрельдә 75 яшь тулды.
Әткәй! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныклысын, шатлык-куанычларның чиксезен, бәхетләрнең олысын, гомернең озынын телибез. Әнкәебез Фәйрүзә белән тигезлектә, бер-берегезгә таяныч булып, безне сөендереп, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын сезгә.
Котлы булсын, әткәй, туган көнең -
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтле без сиңа мәңгегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев