Актаныш

Түмерҗә тарихын беләсезме?

Түмерҗә –Татарстанның Актаныш районындагы татар авылы, мәгәр, шайтан алгыры, Уфа мөтәгалимнәре аны бүген дә «башкорт» дигән исемлеккә кертә.

Түмерҗә, бөтен Актаныш районы шикелле үк, Агыйдел, Сөн, Ык елгалары төзегән ярымутрау кебек, өч яктан су белән әйләндереп алынган территориядә урнашкан. Агыйдел - Каманың сул кушылдыгы, озынлыгы 1 420 км, ул Түмерҗәдән 8-9 чакрым ераклыкта агып үтә. Сөн – Агыйделнең сул кушылдыгы, озынлыгы 209 км, аңа Түмерҗәдән 15 кенә чакрым. Ык елгасы Кама суына коя, озынлыгы 436 км, Минзәлә һәм Актаныш районнарының чикләрен билгеләгән әлеге дәрья Түмерҗәдән 30 км ераклыкта.

Түмерҗә бүген Әҗмәт авылы белән бергә Актаныш районының Такталачык авыл җирле идарәсенә карый. Ул Такталачык авылыннан 5 км көньякта, Актаныштан 12 км көнбатышта урнашкан. Түмерҗәгә иң якын Мерәс авылына – 1, Иске Теләкәйгә 3 км. Авылны бар яктан да иген басулары әйләндереп алган.Авыл 800 метрга сузылган бер урамлы, Наратлыкул чишмәсе иңкүлегендәге калкулыкка утырган.

Түмерҗә авылын XVII гасырда Нугай урдасына караган Гәрәй ыруы вәкилләре нигезләгән. Башкортстан галиме Р.Г.Кузеев фикеренчә, Гәрәй ыруы чыгышы белән Алтын Урда дәүләтенең абруйлы кланнары Конгырат белән Гәрәйләргә барып тоташа. Башта төрки-монгол компонентларыннан торган ыру урта гасырларда кыпчаклашу процессын кичергән. Клан вәкилләре Алтын Урда белән идарә итүче хакимият элитасы кысаларында, Җидесудан (Семиречьедан) Кырымга кадәр зур территориядә урнашкан. Клан исеме XVI-XVIII гасырларда Кырым ханлыгы Гәрәй хакимнәре династиясе исемендә дә чагыла.

Алтын Урда дәүләте таркалгач, гәрәйлеләр Нугай Урдасы составына керә. Нугай Урдасы (Мангыт йорты) – ул Алтын Урда дәүләте бүлгәләнгәндә, XIV йөз ахыры-XV йөз башында барлыкка килгән күчмә төркиләр (нугайлар) дәүләте. Элек Хорезм дәүләте җирләрендә яшәгән мангыт кабиләләре аның төп оештыручылары булып исәпләнә. XIV йөз ахырында Идегәй Җаек белән Эмба елгалары арасындагы җирләрдә ярым мөстәкыйль Мангыт йорты олысына нигез сала. 1430-1450 елларда Мангыт йорты Әбелхәер хан төзегән күчмә дәүләт составында була. Бу дәүләт таркалганнан соң, мангытлар мөстәкыйль дәүләт булып оеша. XV йөзнең 2 нче яртысында мангытларның бәкләренә һәм морзаларына буйсынулы кабиләләрнең күпчелеге уртак исем белән «нугай» дип атала башлый. Мангыт йорты «Нугай Урдасы» яки «Нугай Олысы» дигән исем ала. XVI йөздә Нугай Урдасы көнчыгышта Иртеш елгасыннан алып, көнбатышта Иделгә кадәр һәм төньякта Чулман буйларыннан башлап, көньякта Сырдәрьяга кадәр җәелгән була. Үзәге – Сарайчык шәһәре. Нугай Урдасы 120 гә якын ыру-кабиләне (илне) берләштергән, шулардан эрерәкләре: бодрак, каңлы, кыпчак, катай, мангыт, уйшун, мин (меңнәр), найман. Идарәче бәкләр, гадәттә, Идегәй нәселеннән була. Халкының төп шөгыле — күчмә терлекчелек, кышлау тирәләрендәге җирләрдә, бик примитив рәвештә булса да, иген иккәннәр. Казан, Әстерхан, Мәскәү белән сәүдә эшләре алып барганнар. Шәех Мамай (1548-1549 еллар) һәм Йосыф (1549-1554 еллар) бәкләр идарә иткәндә, Нугай Урдасы Көнчыгыш Европа һәм Себер төбәгенең халыкара мөнәсәбәтләрендә актив роль уйный, еш кына Әстерхан, Казан, Себер һәм Кырым ханлыкларының эчке эшләренә дә катнаша. Казан тәхетенә Мамык ханның (1496 ел), Сафагәрәй ханның (1546 ел) нугайлар гаскәре ярдәмендә утыртылуы мәгълүм. Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасының идарәчеләре үзара мөнәсәбәтләрне никахлар аркылы да ныгыткан: Казан ханнарыннан Ибраһим – Нугай Урдасы бәге Тимернең кызы Нурсолтанга, Мөхәммәдәмин – Муса бәк кызы Фатыймага, Җангали һәм аның вафатыннан соң Сафагәрәй Йосыф бәк кызы Сөембикәгә өйләнә. Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгын басып алганнан соң, Нугай Урдасында Мәскәү яклы һәм аңа каршы булган аксөякләр арасында көрәш башланып, дәүләт көчсезләнә, соңрак Олы Нугай Урдасына, Кече Нугай Урдасына, урдачыкларга (Шәех Мамай нәселе урдасы) бүлгәләнә.

Гәрәй нәселе вәкилләре Агыйделнең түбән агымы, Кама елгасы буйларында XIV-XV гасырларда күренә башлый. XV гасырдан алар Казан ханлыгының көчле вәкилләре белән хезмәттәшлек итә, тархан ярлыклары алып, Агыйдел, Ык һәм Минзәлә елгалары буендагы җирләрне үзләштерә башлый. Башка клан вәкилләре – Табын, Кыпчак, Тамьянлылар белән бергә, Казан ханлыгының хәрби хезмәт катламын формалаштыра. Агыйделнең түбән агымында алар әле дә Ил-Гәрәй дип аталган җирдә («Гәрәйләр иле»), җәнәйлеләрне читкәрәк этәреп, утрак тормышка күчә башлый... Монда алар үзләрен Идел-Гәрәй кабиләсе дип атый. Уран, Бүләр, Кыргыз, һәм Елан кабиләләре гәрәйлеләрнең күршеләре була. Гәрәй кабиләсенең бер өлеше Агыйдел буе урманнарына тирәнрәк кереп, Урман-Гәрәй исемен алган.

Казан ханлыгы егылгач, Кама, Агыйделнең түбән агымы буйларына калмык кабиләләре бәреп керә. Бу вакытка инде шактый көчсезләнгән нугай-гәрәйлеләрнең бер өлеше яңадан Кубань, Арал диңгезе, Кырым тирәләренә китәргә мәҗбүр була. Калган өлеше 18 нче йөз башларына кадәр үзәкләштерелгән дәүләттән читтәрәк яши.

Казан ханлыгы җирләрендә инде шактый ныгып урнашкан Рус дәүләте 1652-1656 елларда, территориясен агрессив күршеләр һөҗүменнән саклау максатында, Кама аръягы оборона сызыгын төзи. Волга елгасы буендагы Акъяр торак пунктыннан алып Җирекле, Яңа чишмә, Зәй, Минзәлә, Ык төбәкләре аша Оренбургка кадәр 450 километрга сузылган бу корылма Ык-Сөн елгалары арасында утырган ата-бабаларыбызның Казан ханлыгы аугач та гасыр ярымга якын ирекле булып яшәвен раслый. Әмма турыдан-туры хәрби көчләр белән һөҗүм итмәсә дә, руслар төрле юллар белән Көнчыгышка, Себергә таба экспанцияләрен көчәйтә. Төрле халыкларны үз ирекләре белән рус дәүләтенә кушылырга өндәп, патша Иван IV 1557 елда мөрәҗәгать белән дә чыга. Гамәл нәтиҗәсез калмый. Нугай Урдасы җирләрендә яшәгән кайбер ырулар шул ук 1557 елны рус дәүләте составына кабул итүне сорап патшага үтенеч яза. Гәрәйлеләр Иван IV идарәсе белән сөйләшү алып барган җиде кабилә арасына керми. Әмма тарихи процессны кирегә борып булмый. 18 нче гасыр башларында бу ыру вәкилләре дә, тирә-яктагы рус авылларының һөҗүменнән саклауны, ата-бабаларыннан калган җирләргә тулы хокуклы хуҗа итеп тануны үтенеп, патша Михаил Федоровичка мөрәҗәгать итә. Менә шул документларның беренчесе:

«Лета 7149 (1641 г.) марта в 27 день бил челом государю царю и великому князю Михаилу Федоровичу всея России, Гирейские волости ясашные башкирцы Биртючка Кудабахтин, Бекбовка Бисарин с товарищи своею деревнею, а воеводе Льву Афанасьевичу Плещееву подали челобитную, а в челобитной их написано: вотчина де их искони век отцев их и дедов речка Старица, гнило Танып, от Белые реки да деревни Биртюковы вверх, зверовые и рыбныя ловли и бортные ухожия и по оремам хмель, и в тое де их вотчину приезжают русские люди вятчина и сарапульцы и березовцы зимою и летом и в той де их вотчине в канале реке те русские люди насильством своим рыбы неводами и жерлицами и сетьми ловять и хмель по рекам дерут и борти со пчелами подсекают и подлаживают и как де они в той речке в своей вотчине езе бьют и те де русские люди приезжая и тот езе разламывают и государь бы их Гирейские волости башкирцов Биртючку Кудабахтина, Бекбовка Бисарина с товарищи пожаловал велел бы им дать сберегательную грамоту от тех русских людей от насильства и по государеву цареву и великаго князя Михаила Федоровича всеа России указу воевода Лев Афанасьевич Плещеев дал им сберегательную грамоту русским людем вятченям и сарапульцам в том в их вотчины не въезжать насильством и жерлицами и сетьми не ловить и хмель по оремам не драть и бортей со пчелами не подсекать и не подлаживать и езе в той речке в их вотчине не ломать к сей сберегательной грамоте государеву цареву и великаго князя Михаила Федоровича всеа России печать уфинскаго города приложил воевода Лев Афанасьевич Плещеев».

1632 елдан башлап Гәрәй волосте Янҗегет һәм Такталачык түбәләреннән тора. Бөртек Ходабактин һәм Бикбау Бисаринга бирелгән әлеге саклау ярлыгы 1641 елның 27 мартында бирелеп, Гәрәй волосте Янҗегет түбәсенә (хәзерге Башкортстанның Краснокама районы) кагылган милеккә карый. Алдагы саклау ярлыгында сүз Минзәлә өязе Гәрәй волосте Такталачык түбәсе җирләре турында бара.

«Представлены от поверенного башкирцов, данных предкам их Кузюмке Бекмянину и Ишкинячке Темкееву с тов. в 1700 и 1701 году по указам е. в. жалованных сберегательных памятей видно: велено Бекмянину и Темкееву с тов. владеть старинною своею вотчиною, как предки их владели, и состоящими в той их вотчине озерами Ликадой, Емадой, Чуклеем, а по руски Чекаево, Шабизаказеим, Каргиным, Емалинским, Кабанским, двумя бакарами, Толепинским и речкою Тармалою с мелкими озерами, ключами и стоками и мелкими речками, рыбными, звериными ловлями, бобровыми гонами и бортными ухожиями; из числа;которых и на план оной волости значутся Шабиз, Карым, Чекей, а по руски Сутбы, Елилы, речки Тормала и мелкия безыменныя озера; по межеванию оказалось в ней удобной земли 13 904 дес, неудобной 1210 дес, а по присланной из Оренбургской казенной палаты в 1796 году о ревизских душах ведомости в вышеписанной деревне Такталачуковой с деревнями по 5-й ревизии показано башкирцов 518 душ, тептярей 111 душ муж. пола, всего 629 душ муж. пола».

Биредә ачыклык өчен шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Түмерҗә авылына нигез салучыларның берсе Усәинов Урәзмәтнең әтисе Күзем, Күсәй (Үсәй, Үсәен) Бикмәтов (документта «Кузюмка Бекмянин», ЦГИА РБ.Ф.2.Оп.1.Д.473.Л.66) -1701 елда патша Михаил Федоровичтан Түмерҗә-Такталачык җирләрен биләү өчен грамота алучыларның берсе.

Халык санын алу документлары («Ревизская сказка») түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: шәхес халыкның кайсы катламына (сословиегә), керә, аның фамилиясе, исеме, атасының исеме, яше,ир-ат һәм хатын-кыз балаларының булуы (6 нчы халык санын алудан кала), гаилә әгъзаларының исеме һәм атасы, яше, гаилә башлыгына мөнәсәбәте, салымнан азат ителү сәбәпләре. Хатын-кыз җенесе турында мәгълүмат документның уң як битенә кертелгән.

XVIII гасыр башында, яңа салым системасын кертү уңаеннан, Россия яңа салым берәмлегенә – «җан башына» күчүне таләп иткән сайлау алымына күчә. Россиянең бөтен халкы салым салына торган һәм салымы булмаган өлешләргә бүленә. Беренчесе крестьяннар, мещаннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләрдән тора. Икенчесе – дворяннар, руханилар, түрәләр. Салым салына торган халык санын ачыклау өчен, «сораштыру комиссиясе» төзелә». Аның вәкилләре тарафыннан салым салына торган милектәге ир-атларны санау үткәрелә башлый. Салым салына торган халык җан башы салымын түләргә һәм хәрби хезмәт итү бурычын үтәргә тиеш була. 1719-1885 елларда барлыгы ун Генераль (Бөтенроссия) тикшерү үткәрелә. Халыкның башкорт сословиесенә кергән өлеше 1795 елга кадәр булган 1-4 ревизияләрендә катнаштырылмый. Алар салымны бүтән кануннар буенча түләргә тиеш була.

Ревизия документларына күз салу белән үк анда инсанның милләте турындагы графа юклыгы күзгә ташлана. Бу аңлашыла да. Патша хөкүмәтен кешенең этник, мәдәни, тел, гореф-гадәтләре түгел, беренче чиратта социаль халәте, кайсы сословиегә каравы кызыксындырган. Салым түли аламы ул һәм никадәр?Артык баеп та китмәсен, шул ук вакытта артык буып та ташларга ярамый – патша чиновниклары әнә шундый мантыйктан чыгып эш иткән.

Төгәлрәк исәп йөртү өчен татарлар һәм башкортлар берничә төркемгә бүленгән. Башкортлар биш төркем итеп күрсәтелгән: тарханнар, асаба башкортлар, ясаклылар, килмешәкләр (припущенники), керәшеннәр. Татарлар җиде төркемгә бүленгән: тарханнар, морзалар, алпавытлар, сәүдәгәрләр, ясаклылар, йомышлылар, килмешәкләр. Ревизия материалларында зур бер төркем, гомумән, бернинди милләткә бәйләнешсез рәвештә, тик «типтәрләр» дип кенә теркәлгән.

Түмерҗәлеләр барлык халык санын алу документларында башкорт сословиесе (асаба башкортлар) булып язылган. Күмәк җир биләүчеләр булганга (вотчинниклар). Күпсанлы архив документларында авыл кешеләренең арендага күлләр, җир бирүе турында хәбәрләр бар. Мисал өчен: 1754 елда Ишәй Абдуллин иптәшләре белән бергә Борындык (Карга) күлен 10 елга арендага бирә. 1788 елда, Абдусәләм Уразмәтов иптәшләре белән Якимово авылы төзелеше өчен җирне арендага тапшыра (хәзер Нефтекамск составына керә).

Рус дәүләтенең ул чордагы рәсми документларында «башкорт» атамасы, барыннан да элек, иҗтимагый термин, социаль-икътисади, юридик термин буларак кулланылган. Хәзерге көнбатыш Башкортстан территориясендә ул «биләмә хуҗасы», «вотчина җирен файдаланучы крестьян», «урындагы (төп) халык» мәгънәләрендә йөргән. Алда әйтелгәнчә, гәрәйләр җиргә рәсми хокукны XVIII гасыр башларында, урыс дәүләтенә кушылу белән алган. Алар ясак шартлары буенча этник башкортлардан аерылмаган, бертөрле законнарга буйсынып яшәгән. Соңрак башкорт булмаган халыкларның кайбер төркемнәре башкорт сословиесенә күчү процессы күзәтелә. Ул процесс XIX гасыр азакларына кадәр актив бара.

Тарих фәнендә, аерым чыганакларда бу турыда мәгълүмат күп очрый. Рус галиме этнограф Д.Н.Соколов үзенең «Башкорт тамгалары» дигән хезмәтендә (1904 ел) «башкорт»ларны (ул сүзне шулай куштырнаклар эчендә яза) ике төркемгә бүлеп карый. Беренче төркем этник, этнографик нигездә, ә икенче төркем Россия законнары, «Башкортлар турындагы положение» буенча билгеләнә, ди ул. Түмерҗә «башкорт»лары бүленешнең икенче төркеменә керә. Кем дип аталса да, алар үзләренең этник йөзен, үзенчәлекләрен, җыеп әйткәндә, татарлыгын саклап калган.

Совет чоры тарих фәнендә, киләчәктә «милләтләрнең бетүгә йөз тотуы», «бер уртак телгә таба бару» шикелле коммунистик идеяләр нигезләнде. «Фәндә милли аермаларны күрмәмешкә салышу китте, «уптым» берләштерү тенденциясе көчәйде, –дип яза Башкортстан галиме, Уфа дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире Р.Сибәгатов. – Халыкларның үткәне дә, бүгенгесе дә котылгысыз интеграция процессының төрле этаплары рәвешендә генә тасвирланды. «Көнбатыш башкортлары» турындагы концепция шушы гомум юнәлешкә менә дигән бер өлеш булып кушылды. Аннан читләшү «идея хатасы» дип, Көнбатыш башкортлары дигән халыкны татар дип тану геополитик чынбарлыкны инкяр итү дип бәяләнер иде». (Р.Сибәгатов. Башкортстан татарларының язмышы кем кулында?//Башкортстан татарлары. Казан: «Мәгариф», 2002. - 27 б.)

1860 елларга кадәр түмерҗәлеләр башкорт җирбиләүчеләре категориясенә керә. Алар авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән шөгыльләнә, өч тегермән тота. ХХ гасыр башыннан авылда мәчет (1834 елдан билгеле) һәм ашлык саклау складлары эшли. Бу чорда авылның җәмәгать файдалануындагы җир кишәрлеге 2034 десәтинә. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Шәрип олысы өлеше була. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны кысаларында. 1930 елның 10 августыннан Актаныш, 1963нең 1 февраленнән Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан бүгенгә кадәр – Актаныш районы составында.

Асаба башкортлар кертелгән бишенче 1795 елгы ревизская сказка документларында күренгәнчә, Түмерҗә авылындагы 15 хуҗалыкта барлыгы 65 кеше исәпләнә. 2010 елга кадәр авыл халкының үсеше түбәндәгечә:1834 – 170, 1859 – 246, 1897 – 293, 1913 – 291, 1920 – 298, 1926 – 307, 1938 – 310, 1949 – 250, 1958 – 216, 1970 – 214, 1979 – 177, 1989 – 89, 2002 – 60, 2010 – 58 кеше. Саннардан күренгәнчә, авыл акрын үсә, зураймый. Моның сәбәбен читтән килгән кешеләрне кабул итмәү, кертмәү дип тә атап буладыр. Биредә элек-электән өч нәсел вәкилләре – Аптый, Салих, Әсәкәй тамырлары – авылның төп халкын тәшкил итә. Октябрь инкыйлабына кадәр халык үсешенең иң югары ноктасы 1897 ел – 293 кеше яшәгән. Совет хакимияте чорында, 1938 елда, бу сан 310 га җитә.

Түмерҗәлеләр үз җирләре өчен салым (ясак) түләгән һәм хәрби хезмәттә торган. Алар Оренбург оборона сызыгында чик буе хезмәтен алып бара, шулай ук Башкорт казак гаскәрендә исәптә тора. 1834 ел халык санын алу мәгълүматларына караганда, Вәлит Саликов отставной зауряд есаул, Әхтәм Уразмәтов хорунжий казак гаскәре чиннарында тора.1798 елның апрелендә Россиянең ул вакыттагы чик буе җирләре хәрби – территориаль идарә системасына күчерелә. Барлыгы 11 кантон төзелә. Алар исә үз чиратында йортларга (юрт) бүленә. Кантон начальниклары хәрби губернаторга, 1834 елдан – Башкорт-Мишәр армиясе командирына буйсындырыла һәм, исем-атамалар бетерелеп, кантон, йорт номерлары белән генә аталып йөртелә. Түмерҗә халкы Такталачык, Түбән Такталачык, Бурсык, Теләкәй авыллары белән бергә 11кантонның 9 йортына кертелә. Йорт старшинасы – зауряд сотник Мөгтәсим Мутин, писаре Шәмсетдин Насыйров. Яңа идарә итү системасына күчкәч, авыл халкының тормышы кискен үзгәрә. Алар ярым хәрби тормыш алып бара башлый. Ир–ат халкы исәпкә алына. Алар үз хуҗалыкларында эшләү белән бергә, хәрби хезмәттә дә тора. 1745 елда төзелгән исемлеккә 26 хуҗалыклы Түмерҗәдән 45 сугышчы, 8 отставкадагы сугышчы, 32 кече яшьтәге – киләчәктә хәрби хезмәткә алыначак ир-ат, 1 дин әһеле (документларда указлы мулла буларак Идрис Гайсин 1811 елда ук теркәлә), бер отставкадагы офицер – барлыгы 87 кеше кертелгән. Алар сугыш коралларын, кирәк-яракларын булдырырга, ат-арбаларны даими хәзерлектә тотарга, тәүлекнең, айның, елның кайсы вакыты булуга карамастан юлга чыгып китәргә һәрвакыт әзер булырга тиеш була. Командировкалар дип аталып йөртелгән бу сәфәрләр ил эчендә яки чит илләргә булырга мөмкин. Бу инде илдә чуалышлар, халык күтәрелешләре башланган, яки Россия кайсыдыр ил белән хәрби конфликтка кергән дигән сүз. Аерым хәрбиләргә үз гомерләрендә шундый 8-10га кадәр командировкада булырга туры килә. Мисал өчен, 1808 елны хәрби хезмәткә алынган, 1845 елга кантон начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән хорунжий Әхтәм Кинҗәкәев (хорунжий – хәзерге армиядә кече лейтенант званиесенә тиң) барлыгы 8 командировкада була. Мондый чагыштырмача зур дәрәҗәгә ирешкән хәрбиләр авылда икәү генә. Икенчесе – 1834 елга отставкага чыккан зауряд есаул Вәлит Саликов (зауряд есаул-хәзерге армиядә капитан дәрәҗәсенә тәңгәл).

Хәрби-территориаль идарә системасы 1865 елда бетерелә. Әмма түмерҗәлеләр алга таба да Россия алып барган бөтен сугышларда диярлек катнаша. Аптый Абдуллин, Гали Шукаев, Зәмит Җиһангулов Польша кампаниясендә була (1771-1773). Беренче бөтендөнья сугышында (1914-1918) катнашучылар: Сәйфуллин Арыслангали, Сәлимгәрәй Бәхтегәрәев, Мөхәммәтситдыйк Ахунҗанов, Дәүләтбай Миңнебаев, Якуп Маликов, Муллаян Газизов, Габдрахман Габделгафуров, Сәфәргали Нурисламов, Сәхибгәрәй Кинасаров.

Октябрь революциясеннән соң, авылда җир биләү тәртибе бетерелә. 1919 елда авыл советы, 1924 елда уку йорты, 1925 елда җирне күмәкләшеп эшкәртү ширкате оеша.1930 елда авылда колхоз оеша һәм «Чулпан» коллектив хуҗалыгы барлыкка килә. Колхозның беренче рәисе итеп Шәрипҗан Шәехов сайлана. Күмәкләшү чорында авылның хәллерәк крестьяннарыннан булган Ахун Фәрдиев, Локман Нәфыйков, Ахун Фәхретдиновлар, милекләреннән читләштерелеп, читкә сөрелә.

Бөек Ватан сугышы фронтларында (1941-1945) авылның 49 ир-аты һәлак була, байтагы хәбәрсез югала. Түмерҗәдә туып-үскән Бостан Нәбиев, Фатих Заһитов, Назиф Заһитов, Сабирҗан Хөрмәтуллин, Шәрип Шаһгалиев, Мирза Морзаханов, Тимершәех Мәйлүнов, Харис Мәрданов, Хантимер Харисов, Заман Нәбиев Бөек Ватан сугышы фронтларыннан орден кавалерлары булып кайта.

1950 елларда «Чулпан» «Таң» колхозы (Такталачык) белән берләшә. Зуррак булган «Таң» колхозы исемен алган уртак хуҗалыкта Түмерҗә икенче бригада булып санала. Илдә үзгәртеп кору башлангач, шул ук колхоз җирлегендә, крестьян хуҗалыклары берләшмәсе оештырыла. Исем шул ук кала. 2006 елда күрше Теләкәй, Иске Җияш авылларыннан торган «Маяк» колхозы кушылып, шул ук «Таң» исемен йөрткән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзелә, директоры итеп Рафис Миңнеханов сайлана.

2010 елда уздырылган халык санын алу документларында 28 йортлы авылда барлыгы 58 кеше теркәлә.

Гали АРСЛАНОВ, сәнгать фәннәре докторы.

Чыганак: http://madanizhomga.ru/news/asylybyzga-kaytyp-baryshlyy/tmer-avyly

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: