Актаныш

“Тәнемдә аккан каным, туктаусыз типкән йөрәгем – татарныкы”

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән әйтемне күп тапкырлар ишетергә туры килсә дә, Кытай татары Ирҗан Бикчәнтәев белән аралашканнан соң, үз милләтен шул тикле яратучылар булганда безнең милләт әле яшәячәк дигән фикер катыш горурлык хисләре күңелләрне иркәләде. Әлеге егет тә Казанда дүрт ел яшәү дәверендә саф татарча сөйләшергә өйрәнгән. Дөньяның...

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән әйтемне күп тапкырлар ишетергә туры килсә дә, Кытай татары Ирҗан Бикчәнтәев белән аралашканнан соң, үз милләтен шул тикле яратучылар булганда безнең милләт әле яшәячәк дигән фикер катыш горурлык хисләре күңелләрне иркәләде. Әлеге егет тә Казанда дүрт ел яшәү дәверендә саф татарча сөйләшергә өйрәнгән.
Дөньяның кайсы төбәгендә генә чәчелмәгән безнең татар халкы. Кайда гына яшәсәләр дә, аларның күңел түрендә үз милләтләре белән горурлану хисләре ярылып ята. Ирҗан Бикчәнтәевнең дә тәнендә татар каны ага. 1838 елда дүрт егет Татарстаннан Кытай Республикасына чыгып китә. Шунда төпләнәләр. Берсе дә югалып калмый. Үз юлларын табып, тормышларын көйләп җибәрәләр. Казах кызларына өйләнәләр.
- Билгеле, кеше үз төбәгеннән рәхәтлектән чыгып китми. Тормышның үзенең сынаулары булгандыр. Ләкин шулай булса да, алар үз милләтләренә булган мәхәббәт хисен буыннан-буынга күчерә алганнар. Күчеп киткән дүрт егетнең берсе минем ерак бабам булган. Мин әлеге нәселнең алтынчы буын дәвамчысы. Әнием яклары барысы да казах, әтием яклары татарлар. Менә ничә еллардан соң безнең нәселдән бары тик миңа гына бабамнарның туган җиренә аяк басарга насыйп булды.
- Ни өчен нәкъ менә Татарстанда укырга булдыгыз?
- Беренчедән, Татарстан хөкүмәте чит илдәге татарларга үзендә укырга мөмкинлек бирә. 2005 елдан бүгенге көнгә тикле дүрт төркем студентлар биредә уку мөмкинлеге алды. Әлбәттә, бу эшне башлап җибәргән кешенең исеме тарихта бары тик яхшы яктан гына калыр. Ул - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев. Чит илләрдә яшәүче татар балаларының биредә уку хыялын тормышка ашыруда булышлык күрсәткәне өчен без аңа нык рәхмәтле. Без - өченче төркем. 2011 елда Казанга килеп, бер ел әзерлек курслары үттек. Шуннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем.
- Димәк, Сезнең күңелгә мәдәният якын.
- Әйе, мин кечкенәдән үк казах телендә шигырьләр язарга, җырларга ярата идем. Татар телен өйрәнгәч, татар телендә шигырь яза башладым. Үзем иҗат иткән 5-6 җырым бар. 2014 елда миңа Президент Рөстәм Миңнеханов белән якыннан аралашырга насыйп булды. Бик нык дулкынландым. Аның белән очрашкан вкытта, чит илдә яшәүче татарлар арасында да милләтебезне саклаучылар, тырышучы яшьләребез бар икән дигән тәэсире калсын дип, нәрсә белән булса да шаккаттырырга кирәк дип уйладым. Чөнки мин беләм: безгә белем алу өчен республикадан күпмедер күләмдә акча бүлеп бирелә. Шулай булгач, аның җимешләре дә булырга тиеш. Һәм мин "Халкыма" дигән шигырь иҗат иттем.
Халкыма чәй белән чәкчәк бүләк,
Гомердә чынга ашсын һәрбер теләк.
Алга таба гөрләтеп яшәү өчен,
Милләтемә телен сөйгән яшьләр кирәк.
Туган телем - милләтемнең терәге,
Татарларның бергә суксын йөрәге.
Киләчәктә безгә дә насыйп булсын
Аллаһының шул хәерле көннәре.
Татарстандагы һәрбер изге чарага сокланам. Чынлап та, без кичә юк, бүген генә булган милләт түгел. Тамырларыбыз бик тирәндә. Без бик күп милләтләрне сокландырабыз. Шундый милләтнең күрке, киләчәге булу, үзеңне шул милләт кешесе дип санап йөрү үзендә чын татар хисе тоя белгән һәрбер татар баласының бәхете дип уйлыйм.
- Сез татар телендә бик җиңел һәм бик матур сүзләр кулланып сөйләшәсез. Казанга килгәндә бераз булса да татарча сөйләшә идегезме? Кыска гына вакыт эчендә татар телен шул дәрәҗәдә камил итеп өйрәнү өчен бик күп көч таләп ителгәндер...
- Казанга килгәндә исәнмесез дигән сүзне генә белә идем. Гаиләдә без кытай һәм казах телләрендә аралаштык. Татар телендә сөйләшергә өйрәнү теләгем бик көчле иде. Шунлыктан, Татарстанга килгәч, беренче әзерлек елында бер генә мөмкинлекне дә читтә калдырмадым. Безгә ул елда Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театрларга бушлай керү мөмкинлеге бирелде. Үзегез беләсез: театр сәнгате ул киләчәккә алып баручы үлмәс юлларның берсе. Театр аша тормышны да күрә аласың, гореф-гадәтләрне дә беләсең, телне дә өйрәнергә мөмкин. Икенче елда, укырга кергәч, төркемдәшләрем дә бик нык булыштылар. Миңа практика яхшы булды. Бүгенге көндә аралашкан дусларымның 98 проценты татарлар. Үзең нинди булсаң, сиңа да шундый карашта булалар. Алар белән аралашу өчен үзеңә дә телне бик матур итеп белергә кирәк. Шуның өчен булса да аны өйрәнми мөмкин түгел.
- Әтиегез дә Сездән күреп, татар телен өйрәнә башламадымы әле?
- Мин гаиләдә бер генә малай. Шуның өчен әтинең мине бик тә Татарстанда укытасы килде. Үзе дә бераз сөйләшә башлады инде. Ләкин мин беренче тапкыр татарча җырны әниемнән ишеттем. Ул:
Тал арасы, тал арасы,
Талда былбыл баласы.
Баян тартып җыр җырлыймын,
Мин татарның баласы, дип җырлый иде. Гәрчә үзе казах милләтеннән булса да.
- Кытайда яшәүче татарларның үзләренең оешмалары бармы? Алар арасында үзара мөнәсәбәт нинди?
- Кытайда дүрт меңгә якын татар яши. Үзләренең оешмасы бар. Без дүрткә бүленеп, ел саен төрле шәһәрләрдә сабантуйлар үткәрәбез. Бер-беребезгә кунакларга йөрешәбез. Әйтергә кирәк, Кытайда татарлар белем ягыннан башкаларга караганда өстенрәк. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырдай кешеләребез бар. Телебезне генә 100 процент белүчеләр юк. Киләчәктә анысы да булыр, чөнки кешеләр телнең кадерен белә башладылар.
- Туган ягыгызга еш кайтасызмы?
- Елга бер тапкыр кайтам. Каникул ике ай булса да, мин Кытайда 15 көннән артык тора алмыйм. Татарстан, Казан шул тикле үзенә тарта ки, ике атнадан мин инде аны сагына башлыйм.
- Димәк, Татарстанда Сезгә карата мөнәсәбәт бик яхшы...
- Һәрбер миһербанлы кеше үз баласын читкә этәрми. Әлбәттә, арада хөкүмәт акчасын туздырып, безгә болар нигә кирәк булды икән диючеләр дә булыр. Алар да хаклыдыр. Ләкин без укуны тәмамлагач, беркайчан да Татарстан белән мөнәсәбәтләребезне өзмибез. Укуны элегрәк тәмамлаганнар Татарстан белән Кытай мөнәсәбәтләрен яхшыртуда өлешләрен кертәләр инде. Үзем дә өч тапкыр биредәге татарларны Кытайга кунакка алып кайттым, аларга ошады. Мин дә киләчәктә Татарстаннан аерылуны күз алдына да китерә алмыйм. Үзе Татарстанда яшәгән кеше бераз чит илгә барып яшәсә, Татарстанның кадерен белер иде дим.
- Ирҗан, Кытайга елга бер тапкыр гына кайтам дидегез. Татарстанда уку белән рәттән, ни белән булса да шөгыльләнәсезме?
- Укудан бушаган араларда туризм белән шөгыльләнәм. Кытайдан Татарстанга килгән туристларга истәлекле урыннарны күрсәтәм. Аларга шундый ошый. Әле үземнең бертуган апамны да алып килгән идем. Ул да зур тәэсирләр белән кайтып китте. Хәзер иң зур хыялым: әти-әниемне дә бирегә алып килеп, күрсәтү.
- Актанышка килүегезнең максатын да беләсебез килә иде.
- Яшермим, чын дөресе- Минтимер Шәймиевнең туган ягын күрәсем килде. Шундый бөек шәхесне чыгарган район нинди икән дип уйладым. Килеп күргәч, Актанышта башка тел булмаса да яшәп була икән дигән хис уянды. Биредә татар телен белмәсәң, оят кебек.
- "Бүләк" лагеренда балалар белән очрашканнан соң, Сездә нинди хис-тойгылар калды? Читтә яшәүче кеше буларак, биредә балаларның туган телгә карашы нинди дип уйлыйсыз?
- Балалар белән аралашкан вакытта, мин аларга әгәр татар телен белсәгез, барлык төрек илләрендә дә йөри аласыз дидем. Лагерьга чит төбәкләрдән дә балалар җыюны да уңай күренеш дияр идем. Әгәр бирегә килгән 20 баланың бишесе генә булса да татар телендә сөйләшергә өйрәнеп, кайткач үзләренең җирендә бишәр кешене татарчага өйрәтсә дә, никадәр файда бит. Икенчедән, лагерьлар балаларны әти-әниләреннән күпмедер вакытка аерылып, мөстәкыйль яшәргә өйрәтә, тәҗрибә тупларга булыша. Әти-әнидән күпмедер аерылып тору аларның кадерен белергә өйрәтә. Иң мөһиме - әти-әниләрнең дә туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүләре.
- Бер шәхси сорау да бирәсе килә, Сез татар кызына өйләнер идегезме? Яки, әтиегез кебек, казах кызынамы?
- Моны тормыш күрсәтер. Татар кызына өйләнәм яки казахныкына дип әйтә алмыйм. Ләкин минем максатым бар: киләчәктә өйләнеп, Ходай миңа балалар бүләк итсә, аларны татар мохитендә тәрбияләячәкмен. Чөнки мин аларга кытай телен үзем өйрәтә алам.
- Ислам диненә мөнәсәбәтегез?
- Кытайда да, Татарстандагы кебек үк, ислам диненә караш уңай. Бөтенебез дә бер Аллага табынабыз. Уразалар тотабыз. Корбан гаетләре үткәрелә. Мәчетләребез дә бар.
- Горурланып, үзегезне татар дип әйтә аласызмы?
- Әлбәттә, йөрәк белән канны алып ташласаң, сөяк белән ит кенә кала. Алар кушылган булса да, тәндә аккан кан һәм күп мөмкинлек бирүче йөрәгем - татарныкы. Кыяфәтем татарларныкына бик охшамаса да, татарлыгым күңелемдә. Мин Татарстанны яратам. Шуңа да Кытайда яшәүче татарлар исеменнән "Туган йортым - Татарстан" дигән җыр яздым.
Бәхетем дә, шатлыгым да -
Бабаларым туган җир.
Кардәшләрне берләштергән
Татарстан дигән ил.
Ераклардан дәшеп тора
Дәртле-моңлы азаның.
Син - татарның башкаласы,
Туган йортым, Казаным.
Яшә, батыр, горур халкым,
Яшәсен туган телем.
Бабаларым нигез корган
Сөекле туган илем.
Татарларның Ватаны син,
Шатлыгы, куанычы.
Барлык илгә үрнәк бул,
Татарстаным минем.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар арасында Сезнең кебек милләтпәрвәрләр күбрәк булса, милләтебез югалмас.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: