Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төнге тынлыкны бозган өчен штраф түләтә башлаячаклар

Дәүләт Думасында тиешле закон проекты тәкъдим ителгән.

Хөкүмәткә Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты депутатларыннан Административ хокук бозулар турында кодекска төнге сәгатьләрдә тынлыкны бозган өчен штрафлар кертү җәһәтеннән закон проекты җибәрелгән.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу документ тынлыкны бозучыларны җаваплылыкка тартуны җиңеләйтәчәк.
Закон проекты кабул ителгән очракта, физик затларга штраф күләме – 2,5-5 мең сум, вазыйфаи затларга – 10-20 мең сум тәшкил итәчәк. Төнлә тынлыкны бозучы юридик затларны исә 50-100 мең сумлык штраф көтә. Тиешле закон проекты башкарма хакимият органнары белгечләре каравына юлланган.
Сүз уңаеннан, Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик нык бозучыларны төрмәгә утырту турында закон кабул ителде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев