Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Торак өчен кредит алырга теләүчеләргә

Торак төзелеше өчен ипотека кредитларын алу тәртипләре, гамәлгә кергән яңалыклар. Район Советының киңәшмәләр залында шул темага чираттагы брифинг үткәрелде. Сөйләшү район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева рәислегендә узды. Торак шартларын яхшырту ниятеннән кредит алырга теләүче физик затлар өчен мәгълүматлар җиткерелде.

Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, торак белән тәэмин итү буенча сектор җитәкчесе Сирина Шәехова:

undefined

– 2020 елның 1 гыйнварыннан “Авыл җирләрен комплекслы үстерү” дигән программа эшли башлады. Нәрсәсе белән үзенчәлекле соң ул? Халык теленә “АПК”, “Граждане на селе” дип килеп кергән программаларда берничә генә үзгәреш бар. Квадрат метр бәясе елдан-ел арта. 27 мең 700 сум белән финансланса, быел 29 мең сумны тәшкил итә. Иренә, яки хатынына 35 яшь тулмаган булырга тиеш иде. Соңрак икесенең дә 35 яшьтән артмавы шарт итеп куелды. Шушы таләпләргә туры килмәгәнлектән, күп кенә гаиләләрне кире бордык. Ә хәзер яшь чикләүләре бетерелде. Әгәр авыл хуҗалыгында яки бюджет өлкәсендә эшләсә,30 процент күләмендә беренчел кертеме бар икән, бу кешегә программада катнашу хокукы бирелә. Беренчел кертем акчалата да, фундамент рәвешендә дә булырга мөмкин. Лаеклы ялга чыкмаган эш яшендәгеләр безгә мөрәҗәгать итә алалар, барысын да аңлатырбыз.

“Граждане на селе” программасында авыл җирлегендә эшләгән, яшәгән бөтен кеше дә бу программага баса иде. 1 гыйнвардан анда бюджет һәм социаль өлкәдә эшләүче генә катнашаала. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә  “АПК” программасы кулай. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Финанс министрлыклары финанслый. Яшьләребез бик еш мөрәҗәгать итәләр. Өлкәннәрне дә үзебезгә чакырып калабыз. 2019 елда иң актив районнарның берсе булдык. 50 млн сум акчаны халыкка таратып бирдек.

Гаиләнең һәр кешесенә уртача торак мәйданы 18 кв метрдан кимрәк булу аның мохтаҗлыгын аңлата. Кайберәүләр ана капиталына иске генә өй алып алданалар. Ана капиталы – беренчел кертем өчен уңайлы вариант. 

Төзелеш алып баручы күп балалы гаиләләргә өстенлек бирелә. Иң зурысына 18 яше тулмавы кирәк.

Банклардан кредитлар ала-ала йорт салучылар бар. Бу очракта да программага бастыру юлын эзлибез, килсеннәр. 2019 елда шундый бер очрак булды. Банктан алган кредит акчасын кайтарып бирә алдык.

Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә торган 7 процентлы кредит туктатылды.

Торакка мохтаҗ гражданнарның исемлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрелә.Россия авыл хуҗалыгы банкы белән эшлибез. Киләчәктә “Ак Барс” банкы, саклык банкы һәм “ВТВ” банклар белән эшләү күздә тотыла. Катнашу-катнашмау ачыклангач кына, фатир сатып алына. Җир сезнең милек булырга тиеш. Шулай ук башланган төзелешне дәүләт ярдәме белән тәмамларга мөмкинсез. Салынып бетмәгән йорт сатып алу да каралган. Төзелешләр, исәп-хисаплар подряд оешмалары аша башкарыла.

Россия авыл хуҗалыгы банкы җитәкчесе Данияр Салихҗанов:

undefined

– Дәүләтнең “Авыл җирләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә Россия авыл хуҗалыгы банкы ике төрле ташламалы кредит бирә башлады. Аның берсе – кулланучылар кредиты– 5 процентлы. Авыл җирендә ипотека кредиты– 2,7-3 процент белән.

Беренчесе электр, су, газ һәм җылылык кертергә, канализация ясарга, бер өлеше фатирларда һәм йортларда ремонт үткәрергә бирелә. Таләбе бар – болар подряд оешмасы аркылы башкарыла. 30 меңнән 250 мең сумга хәтле, 6 айдан 5 елга кадәр алырга була. 23-65 яшьлекләргә бирелә.

Икенчесе – ипотека. Фатир, йорт сатып алырга яки йорт төзергә,25 елга кадәр срок белән, 21-65 яшьтәгеләрфайдалана ала. Төзелешләр, әйткәнебезчә, подряд оешмасы аркылы башкарыла. 

Шәхси кеше кредит алса да, акча кулга түгел, ә подрядчы оешмага бирелә. Төзеп бетергәч яки 3 өлешкә бүлеп, берсе – фундамент салып бетергәч, икенчесе – түбә ябып, тәрәзә куйгач, өченчесе төзелеш төгәлләнгәч исәп-хисап ясала. Кайбер гражданнар Чаллыдан подрядчылар табып, заявка бирә башладылар.

Саклык банкы җитәкчесе Резедә Шәйгәрдәнова:

undefined

– Кулланучылар кредиты 3 млн сумга хәтле, 3 айдан 5 елга 11,9 -19,9 процент белән бирелә. Хезмәт хакы алучылар һәм пенсионерларга (18-70 яшь) ул –  11,9-16,9 процент.

2020 елның гыйнварыннан авыл ипотекасы дигән кредит барлыкка килде. Йорт салу яки сатып алу өчен. Подрядчы оешмалар аркылы, 3 процентка кадәр, 25 елга, 3 млн сумга кадәр бирелә. Саклык банкы бу программага апрель-май айларында гына керешәчәк.

Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен дәүләт ярдәме дигән программа бар– 5 процент. Беренчел кертеме – 20 процент. 30 елга бирелә. Соңгы баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тууы шарт.

Яшь гаиләләр өчен ипотека бар – 8,5 процент. Беренчел кертем – 30 процент. Берсенең 35 яше тулмавы шарт.

Ипотека+ана капиталы дигән кредит бар. 8,5 процент. Беренчел кертеме – 10 процент. 30 елга.

Беренчел керем – ул шәхси затның шул кадәр акчасы булуы дигән сүз. Шуны раслый торган документ кирәк.

Эшмәкәрлекне яклау фондының Актаныштагы вәкиле Алмаз Нурлыев:

undefined

– Микрозаймнарны эшмәкәрләргә бирәбез. 7,5 процент белән, 100 меңнән башлап, 5 млн сумга кадәр, 3 елга. 1 елга хәтле түләми торырга “рассрочка” бар. Хатын-кыз эшмәкәрләргә– 6,5 процент, 45 яшьтән зуррак ир-атларга –7 процент. Ставкаларны киметү көтелә. Быел ике шәхси предприятие ачылды, аларның документларын туплап,  заявкаларын министрлыкка җибәрәбез. МФЦ бинасында 6 нчы тәрәзәдә көтеп калам. Бөтен сорауларга җавап бирәбез, ярдәм итәбез.

Район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева:

undefined

– Кредит алырга теләүче эшмәкәрләр икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итсеннәр. Сумма чикле түгел. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1-5 процент кредит алырга теләүчеләрнең исемлеген сорады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев