Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә районда 1 ноябрьдән кайбер үзгәрешләр кертелде

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә районда 1 ноябрьдән кайбер үзгәрешләр кертелде. Бу торак йортларга җылылык бирү сезоны башлану белән, аеруча актуаль санала. Мәсьәлә шунда: моңа кадәр җылылыкның күпфатирлы йортларга кадәр китерелгән өлешенә - "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ, ә йортның үзендәге өлешенә "Яран" торак милекчеләр ширкәте җаваплы иде. Хәзер ул тулаем торак-коммуналь хуҗалыгына гына карый....

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә районда 1 ноябрьдән кайбер үзгәрешләр кертелде. Бу торак йортларга җылылык бирү сезоны башлану белән, аеруча актуаль санала. Мәсьәлә шунда: моңа кадәр җылылыкның күпфатирлы йортларга кадәр китерелгән өлешенә - "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ, ә йортның үзендәге өлешенә "Яран" торак милекчеләр ширкәте җаваплы иде. Хәзер ул тулаем торак-коммуналь хуҗалыгына гына карый. Ягъни җылылык мәсьәләсендә сорау-тәкъдим булганда нәкъ менә шушы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Әлеге һәм башка яңалыклар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов таныштырды.
- Район үзәге Актанышта яшәүче халыктан җылылык, су белән тәэмин итүгә, канализациягә кагылышлы барлык заявкалар да 1 ноябрьдән торак-коммуналь хуҗалыгында алына башлады. Мөрәҗәгать итүчеләргә бер тәүлек эчендә җавап бирелергә тиеш, - диде Рөстәм Ильясов. - Бу яңалыкны халык белеп торсын, ул кешеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен кертелде.
Башкарма комитет җитәкчесе һәрбер подъездда җылылык, су һәм электр белән тәэмин итүче, чүп түгүче оешмаларның җаваплы кешеләренең, җитәкчеләренең исем-фамилияләрен күрсәтеп, эш телефоннарын һәм кәрәзле телефон номерларын язып куюны "Яран" җитәкчесе Рәшит Фәрдиевкә йөкләде:
- Барлык төр хезмәтләр буенча бу мәгълүматларны кешеләр күрерлек урынга урнаштыру шарт. Кәрәзле телефонга кергән мөрәҗәгатьләрне дә заявкалар теркәлә торган журналларга язып барырга кирәк, - диде.
Халыкка хезмәт күрсәтүдәге әлеге яңалыктан соң, "Яран"ның да яңа вазифалары барлыкка килде. Ул күпфатирлы йортлар янындагы юлларны кардан арындыру, тәртиптә тоту белән шөгыльләнәчәк. Күпфатирлы йортларның хуҗасы буларак, алардагы ремонт эшләре өчен җаваплылык алар өстендә кала. "Яран" ширкәте күрсәтелгән барлык төр хезмәтләрне контрольдә тотачак.
- Актаныштагы юлларны кардан арындыруга кагылышлы мәгълүматлар белән тулырак таныштырып китсәгез иде.
Рөстәм Ильясов:
- 2017 елда һәм 2016 елның дүртенче кварталында кышкы юлларны карау буенча яңа бүленеш булды. Әйткәнемчә, кварталлар арасындагы юлларга һәм машина кую урыннарын карап торуга "Яран" ширкәте җаваплы. 57нче бистәдә, үзәк Актаныштагы Җиңүнең 30 еллыгы урамын һәм шуннан арырак, ягъни Актанышбашка кадәрге барлык урамнарның (Баян Дәүләтов, Хәсән Заманов һ.б.) юлларын ИТК оешмасы кардан арындырып торачак. Оешма җитәкчесе - Зөфәр Имамов. Ә Ленин, Тынычлык проспектлары, аскы Актаныш урам юллары, дамба, урап үтә торган юллар өчен "Актаныш юллары" ҖЧҖ җавап бирәчәк. Җитәкчесе - Радик Гаязов. Актаныш инженерлык челтәрләре парклар һәм скверларның карларын көрәп торачак. Әлбәттә, бу бүленештә үзгәрешләр дә булырга мөмкин, алары турында соңрак хәбәр итәрбез.
Римма Кустова, "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры:
- Җылылык буенча котельныйдан фатирның җылыту батареясына кадәр хезмәт күрсәтәбез. Су буенча водозабордан фатирдагы су кранына хәтле һәм юынтык суларны фатирдан чистарту корылмасына кадәр без җавап бирәбез.
Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә, булган проблеманы тәүлек эчендә хәл итәргә тиешбез. Катлаулырак проблема килеп чыкса, анысын хәл итү процедурасы бераз үзгә.
"Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ диспетчерлык хезмәте тәүлек дәвамында эшли. Телефоны - 3-14-00.
- Сезнең үзегезгә турыдан-туры шалтыратырга теләүчеләргә кәрәзле телефон номерыгызны әйтмәссезме?
- 8-906-116-56-30.
- Хезмәт күрсәтүдәге бу үзгәрешләр бәядә чагылыш табамы?
- Юк, болар бәяләргә кагылмый. Сантехника хезмәте күрсәткән өчен моңа кадәр "Яран" торак милекчеләр ширкәтенә түләгән булсалар, хәзер бу түләүләрне тәэмин итеп торучы оешма кабул итәчәк.
- Коммуналь түләүләрне вакытында түләмәүчеләр районда бармы? Аларга карата нинди чаралар күрелә?
- Безнең өчен бу яңалык түгел, вакытында түләмәүчеләр бар. Бурычларны җыю буенча эзлекле эш алып барыла. Ноябрь аенда барлыгы 70 фатирга язмача кисәтү кәгазьләре бирелде. Түләмәүчеләрнең утларын аеру буенча эш башлаячакбыз.
Рәшит Фәрдиев, "Яран" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе:
- Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында бәхәсле сораулар тумасын өчен, район җитәкчелеге бөтен вәкаләтләрне тәэмин итүче оешмаларга күчерде. Ягъни пар казаннары бинасыннан һәрбер фатирга хәтле бирелгән җылылык өчен җаваплылык "Коммунсервис"ка йөкләнде. Су буенча да шулай ук. Тәэмин итүче оешма хезмәт күрсәтүнең сыйфатына җавап бирә. Капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре безнең вазифада кала. Квартал эчендәге юлларны чистарту безгә йөкләнде. Моның өчен техникабыз, эшче көчләребез бар. Кар ява икән, иртәнге 4 сәгатьтә алар эш урыннарына чыгалар.
- Халык сезгә нинди телефоннан мөрәҗәгать итә?
- 3-11-36, 8-927-046-83-09, 8-987-268-87-54.
Дилфат Нәгыймов, "Теплосервис" ҖЧҖ җитәкчесе:
- Безнең "Теплосервис" элек тә, хәзер дә су белән шөгыльләнүче оешма булып санала. МТС бистәсендәге күпфатирлы йортларны, 57 кварталда халыкны су белән тәэмин итәбез. 1 ноябрьдә районда үзгәрешләр кергәннән соң, халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне кабул итүче диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли. Аның телефоны: 8-919-646-30-35.
Альберт Тимеров, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
- Актанышта 2 төп тәэмин итүче оешма бар. Су буенча үзәк Актаныш ягында - "Коммунсервис", 57 бистәдә һәм МТСта - "Теплосервис" ҖЧҖ. Җылылык һәм канализация буенча Актанышның бар җирендә дә "Коммунсервис" эш алып бара.
- Соңгы вакытта сезгә күбрәк нинди сораулар керде?
- Җәйге чорда су белән тәэмин итүдә проблемалар килеп чыкты. МТС ягында җәй буе диярлек су белән тәэмин итүдә өзеклек булды. Үзара салым акчасына ике скважина чистартылды. Җир асты торбаларын ремонтлауны планлаштырабыз. Икенче елда анда да су белән өзеклекләр килеп чыкмас дип исәплибез.
- Телефоныгыз?
- 3-16-00.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибе турында аңлатып китсәгез иде.
Ойгөл Мирзашәрипова, "Актаныш исәпләү үзәге" директоры:
- Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә, барлык гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында башкарырга тиешләр. Хәзерге вакытта төрле түләү мөмкинлекләре тудырылган: почта, банк, касса аша түләүдән тыш, электрон рәвештә, процентсыз түләү мөмкинлеге бар. Әйтик, "Портал государственных и муниципальных услуг РТ" (uslugi.tatarstan.ru) сайтында "Оплата коммунальных услуг" аша кереп, "Заплатить за квартиру" вкладкасы аша электрон счет-фактура, ягъни торак-коммуналь хезмәтләр өчен айлык исәпләүләрне күреп була, һәм шунда ук исәпләү приборы күрсәткечләрен кертеп, процентсыз түләү башкарырга мөмкин.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында, яки тулы күләмдә башкармаган очракта, Торак кодексының 155нче маддәсе нигезендә пеня исәпләнә. Пеня күләменә килгәндә, ул квитанциядә күрсәтелгән түләү вакыты үтүгә 31 көннән алып һәрбер түләнмәгән көнгә Үзәк Банкның рефинансирование ставкасының 300дән 1 өлеш күләмендә исәпләнә, ә инде түләү вакыты 90 көннән арткан очракта 91нче көненнән Үзәк Банкның рефинансирование ставкасының 130дан 1 өлеш күләмендә пеня исәпләнә.
Түләүләрне вакытында башкармау социаль ярдәм чараларын алуга да комачаулый, сүз торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия, субсидия-ташлама алучылар турында бара. Норматив актлар нигезендә, 3 ай дәвамында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкарылмаса, субсидияләр туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев