Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тормыш ике "бишле" куйган мәл

Актаныш авылында яшәүче, безнең өчен бик тә кадерле, якты йөзле, киң күңелле туганыбыз РӘЙХАНӘ ТИМЕРКӘЙ кызы ХӘЕРТДИНОВАның 12 мартта 55 яшьлек күркәм юбилее. Кадерлебез! Сине матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм сиңа күңел түрләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Рәйханә! Син салкын кышлар үтеп, яз кояшы бар җиһанга көләч...

Актаныш авылында яшәүче, безнең өчен бик тә кадерле, якты йөзле, киң күңелле туганыбыз РӘЙХАНӘ ТИМЕРКӘЙ кызы ХӘЕРТДИНОВАның 12 мартта 55 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерлебез! Сине матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм сиңа күңел түрләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Рәйханә! Син салкын кышлар үтеп, яз кояшы бар җиһанга көләч нурларын сипкән, табигать яшәргән вакытта дөньяга килдең. Шуңадыр - йөзең һәрчак якты, күңелен киң. Кайчан гына керсәң дә, урының түрдә булып, сезнең тарафтан кадер-хөрмәт тоеп, кунак булып китәсең. Шифалы кулларың гына түгел, сүзләрең, киңәшләрең белән күңелне юатасың. Сабыр һәм мәрхәмәтле дә, зирәк тә син. Һәркем өчен җан атып, һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер мәрхәмәтле туганыбыз син.
Киләчәктә дә тормыш иптәшең Рамил белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта, муллыкта, сау-сәламәт булып, балаларыгызның-оныкларыгызның игелеген күреп, аларның һәр уңышына сөенеп, иман байлыгын юлдаш итеп, җан тынычлыгында хәерле озын гомер кичерүегезне телибез. Һәм гел шулай бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп, куанып яшәргә насыйп булсын. Якыннарыгызга күрсәткән кадер-хөрмәтегез, игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев