Актаныш

Тормышлары көнләшерлек

"Актанышым - ак таш кала" дип, тәүге тапкыр мин 1998 елда шигырь язган идем, ләкин аны яңадан, "ак илем", "аккошлар иле Актаныш" һәм башка шундый сүзләргә алмаштырып, бик күп җыр-шигырьләр иҗат иттеләр. Чыннан да, Актаныш - ак күңелле, ихлас, тырыш кешеләр яши торган, күркәм табигатьле җир. Табигать тәэсире дә, бәлки,...

"Актанышым - ак таш кала" дип, тәүге тапкыр мин 1998 елда шигырь язган идем, ләкин аны яңадан, "ак илем", "аккошлар иле Актаныш" һәм башка шундый сүзләргә алмаштырып, бик күп җыр-шигырьләр иҗат иттеләр. Чыннан да, Актаныш - ак күңелле, ихлас, тырыш кешеләр яши торган, күркәм табигатьле җир. Табигать тәэсире дә, бәлки, зурдыр, чөнки күркәм кешеләре турында сөйләр, язар өчен иң самими тойгылар, иң югары хисләр дә аз булыр кебек.
Тышта буран дулый, зәһәр җилләр исә, ишелеп-ишелеп кар ява. Бөтен дөнья аклыкка, сафлыкка күмелгән. Елтыр карлар елтыр-елтыр дөньяга нур чәчә. Шундый көннәрнең берсендә - 31 декабрьдә, Яңа елга бүләк ясап, 1952 елга аяк басканда, Шамил Бәдертдинов белән Нәкыя апа гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Кечкенәдән үк җитез, хәрәкәтчән, бик тә шук була Рәвидә. Мәктәптә дә яхшы укый. Бер генә чарадан да читтә калмый. Бер көнне концерт куйсалар, икенче көнне йөгерешчеләр ярышына китә, кыш көне исә чаңгыны үз итә. Яшьлек романтикасы аны, мәктәпне тәмамлагач, Ижау шәһәренә алып китә, ләкин сагынуга түзә алмыйча, Актанышка кире кайтып, Күҗәкә мәктәбенә эшкә урнаша. Бу авылга килгәч тә, ул төрле чараларда катнашып йөри һәм үзенең булачак тормыш иптәшен - Нургаянын очрата. Ул да шушы авылга агроном булып эшкә килгән була. Арада мәхәббәт ялкыны дөрли. Рәвидәнең концертларда җиңү яулап, башкалабыз Казанга кадәр барып җырлап йөрүләре дә ешая, ләкин һаман аның җанына нидер җитми. Ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, анда да концертларда катнаша. Казанга барулар тагын да ешая. Төрле бәйгеләрдә катнаша, мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә, хәтта Пензага кадәр барып, лауреат исеме алып кайта. Эшләр гөрләп алга бара.
1973 елның августында Ленин исемендәге хуҗалыкка баш хисапчы ярдәмчесе итеп билгеләнә. Үз эшен яратып, бирелеп, үҗәтлек белән башкара Рәвидә Шамил кызы.
1975 елның җәендә совхозның Айман бүлекчәсендә идарәче булып эшләүче Нургаян Нурлыев белән тормыш корып җибәрәләр алар. Шул сәбәпле Рәвидә ханым "Айман" совхозында төзелеш буенча хисапчы булып эшли башлый. Кайда гына нинди генә эш башкарсалар да, яратып, дөрес булсын, төгәл булсын, дип эшлиләр.
Эш сөйгәнне ил сөя диләр, чыннан да, берничә ел эшләгәч аларны күреп алып, яңа урыннан эш тәкъдим итәләр. Тормыш иптәше Нургаян Нурлыевны Киров исемендәге совхозга директор итеп билгелиләр. Ә Рәвидә ханым - икътисадчы. Аренда кергән еллар була. Алар ирле-хатынлы, бәхәсләшә-бәхәсләшә, яңача эшли башлыйлар. Мондагы эш алымнарын өйрәнергә бөтен республикадан килә башлыйлар хәтта. Ул елларда Киров исемендәге совхоз терлекчелек буенча да гел алдынгы урыннарда була. 12 ел эшләү дәверендә аларның куйган хезмәтләренең нәтиҗәсе буларак совхоз төрле ярыш, бәйгеләрдә җиңүче була.
Эшләгән кешене бик тиз күреп алалар. Нургаян Нурлыевны районга чакырып, КПСС райкомы секретаре итеп куялар. Ә Рәвидә ханымны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә икътисадчы итеп билгелиләр. Яхшы эшләвен күреп, район пенсия фондына эшкә чакырып алалар. Анда 20 ел тырыш хезмәт куеп лаеклы ялга китә. Эшләү дәверендә бик күп кенә бүләкләргә лаек була.
Әйе, еллар узалар да узалар. Рәвидә ханым 65 яшьлек юбилеен каршыларга җыена. Ире Нургаян Нурлыев белән кавышуларына да инде 42 ел узып киткән. Аларның дәвамчылары булып ике ул үз гаиләләре белән бик матур гына яшәп, балалар үстерәләр. Нияз уллары Казанда яши. Наил исә гаиләсе белән Актанышта, яңа йорт җиткереп, бик бәхетле, зыялы, затлы гаилә булып гомер итәләр. Алар бүген балаларының исән-
имин, сау-сәламәт булып, оныкларын лаеклы кешеләр итеп үстерүләрен теләп, кадерле дәү әни, кадерле дәү әти булып яшиләр.
Бүгенге көндә Рәвидә ханым бик тә бәхетле. Янында яратып, сөеп торучы, кыя ташы булырдай ир бөркете Нургаян абый бар. Ул да Актаныш халкының күңелендә зыялы җитәкче, хөрмәтле кеше буларак кереп калган. Аларның йорты - бар кешене сокландырып, гөлбакча, чәчәкләргә күмелгән бик күркәм йорт. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигән әйтем юктан килеп чыкмаган, күрәсең. Аларның йорты, Бүләк бистәсен бизәп, әллә каян балкып утыра.
Рәвидә ханым, Сезнең шушы бәхетегезне Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен, алдагы гомерләрегездә дә бар кешегә үрнәк булып, тигезлектә, рәхәтлектә, тормышның ямен, тәмен белеп, озын-озак яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Рәвидә Нурлыева Россия Пенсия фондының Мактау кәгазьләре, истәлек билгеләре, "Пенсия фондына 15 ел" медале, район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Россия Пенсия фондының Мактау китабына кертелде. 2006 елда "Өй алдыбыз - гөлбакча" бәйгесендә беренче урынны яулап Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 2007 елда исә Гран-при иясе булды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: