Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тормышның мәгънәсен тоеп...

Тау астына сыенып утырган гаҗәеп матур табигатьле Ирмәш авылында 1947 елның 14 сентябрендә Саирә һәм Хәсән Шакировларның уллары дөньяга килә. Аңа Митьян дип исем кушалар. Бер бөртек кенә булса да, әтиебезне артык иркәләп үстермиләр, хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Куян мәктәбендә физкультура, химия фәннәрен укыта. Бер елдан...

Тау астына сыенып утырган гаҗәеп матур табигатьле Ирмәш авылында 1947 елның 14 сентябрендә Саирә һәм Хәсән Шакировларның уллары дөньяга килә. Аңа Митьян дип исем кушалар. Бер бөртек кенә булса да, әтиебезне артык иркәләп үстермиләр, хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Куян мәктәбендә физкультура, химия фәннәрен укыта. Бер елдан әти район архитекторы ярдәмчесе итеп күчерелә. Биредә ике ел эшләгәч, статистика бүлегенә инженер булып урнаша. 1971 елдан 1988 елга кадәр биредә намуслы хезмәтен куя. Хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Ә калган гомере аның район газ оешмасы белән бәйләнгән. Авария булганда ашыгыч төзекләндерү бригадасында слесарь вазифасын башкара ул.
Әти - гаиләдә хуҗа кеше. Аннан башка бер эш тә эшләнми. Ул - гаиләнең тоткасы. Аның кулы белмәгән бер эш тә юк. Тәвәккәл, тырыш. Без аның белән горурланабыз.
Куянда эшләгәндә шул авылга фельдшер итеп җибәрелгән, күрше Башкортстан Республикасының Краснокама районы Яңа Татыш авылы кызы Мәрьямә белән танышып, тормышларын бергә бәйлиләр. Инде бер-берсенә тиң булып яшәүләренә дә 47 ел гомер үтеп киткән - вакыт сизелми дә ага.
Әти белән әни гомерләре буена үрнәк гаилә булып тату яшиләр. Йортыбызның иң хөрмәтле кешесе булып, әбиебез Мосайра да 91 яшенә кадәр гомер итте.
Гаилә - ул тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Безгә - өч балага белем биреп, тормышта үз урыныбызны табуда юнәлеш бирүче алар. Абый Руслан "Коммунсервис" җәмгыятендә эретеп ябыштыручы, энем Рөстәм кадет-интернат мәктәбендә укытучы, үзем район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшлим.
Әтиебез бүгенге көндә нәселнең матур гадәт-йолаларын биш оныгына җиткерүче, аларның инсафлы, ягымлы, тәртипле булып үсүләренә этәргеч бирүче дәү әти дә.
Гаилә җанлы әтиебез - сәнгатькә гашыйк кеше. Яшьтән үк моңлы тавыш белән җырлавын күпләр яратып тыңлый аның.
- Эш, гаилә, балалар, оныклар дип янып йөреп, гомер үткәнен сизми дә калдык. Олыгайган көннәрдә бер-береңә кирәк булуыңны тагын да ныграк аңлыйсың икән, - диләр әти-әниебез.
Гомер юлың якты өлге итеп алырлык кадерле әтиебез! Сине 70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта таләпчән дә була белдең.
Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта безне сөендереп озын-озак яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев