Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Тормышны яратыгыз, намуслы яшәгез һәм эшләгез“

Торак-коммуналь хуҗалыгында 24 ел эшләүче Айрат Мәгьфүрҗановның гаиләсенә, балаларына, дусларына яратып әйтә торган сүзләре бу. Һәр иртәне хезмәтенә ашыга. Вакыт белән хисаплашмый. Һәр эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы эшли. Техникасын төзек, чиста тотучы шофер да ул, хезмәтенең җаен, тәртибен белгән слесарь да. Дусларына игътибарлы һәм хөрмәтле. Сабырлыгы һәм тыныч холкы белән...

Торак-коммуналь хуҗалыгында 24 ел эшләүче Айрат Мәгьфүрҗановның гаиләсенә, балаларына, дусларына яратып әйтә торган сүзләре бу.
Һәр иртәне хезмәтенә ашыга. Вакыт белән хисаплашмый. Һәр эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы эшли. Техникасын төзек, чиста тотучы шофер да ул, хезмәтенең җаен, тәртибен белгән слесарь да. Дусларына игътибарлы һәм хөрмәтле. Сабырлыгы һәм тыныч холкы белән дә хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган.
Гаиләсе турында да зур хөрмәт белән сөйли Айрат Мәгьфүрҗанов. Нурания апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Эльвира үз гаиләсен корган инде. Иптәше Илнар, уллары Самат белән килеп, хәлләрен белеп, әти-әнисенә ярдәмләшеп яшиләр. Айдар армия сафларында хезмәт итеп, ир-атларча чыныгып кайткан. Аның белән дә горурлана Айрат Мәгъфүрҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев