Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тормыш ямен югалтмыйча...

–Хәрәкәттә–бәрәкәт, дип яшәсәң, тормыштан ямь һәм тәм табарга була, -ди Актанышта яшәүче Шамил абый Латыйпов. Бу аның тормыш девизы да.

2011 елда йөрәгенә шунтирование ясаткач, аны табиблар башка спорт белән шөгыльләнергә ярамый дип кисәтә. Һөнәре буенча ук физкультура укытучысы булган, шактый еллар төрле җитәкче урыннарда хезмщт куйган, лаеклы ялга туктар алдыннан алты ел спорт мәктәбендәэшләгән кеше өчен бу хөкем карарына тиң була. Тик хастаханәдәге бер табиб: “Хәрәкәтләнмәсәң, кан тамырларыңа кабат тромб тыгылачак. Йөрәгеңә артык көч китермичәхәрәкәтләнергә тырыш”, - дип киңәш бирә. Әлеге сүзләр Шамил абыйга көч бирә. Ул бик күп җәяү, велосипедта йөри, организмдагы канга хәрәкәтләнергә ярдәм итә. 

2014 елда исә лаеклы ялга туктагач, аның тормышка икенче сулышы ачылгандай була. Үзенә төрле мавыгулар уйлап таба ул. Иң элек, тимер-томыр җыя торгач җирдән велосипед рамнары ташый. Аларга тәгәрмәчләр сатып алып, велосипедлар җыя. 

–Ишегалдында 13 велосипед җыйдык. Урамдагы бала-чагалар: “Шамил абый, йөреп кенә килик әле”,– дип сорыйлар иде. – Соңыннан мин аларны балаларга өләштем. Хәзер велосипед белән кызыксыну бетте. 

Шуннан балалар белән бергәләп төрле бөҗәкләр җыя башлый алар. 

Чыннан да, гаражындагы сервантлар аның музейны хәтерләтә. Хәер гаражы да икенче өй кебек аның. Идәннәренә ленолиумнар җәелгән. Диван, креслолары да бар. Үзгә бер рәхәтлек сизелә анда. Ә сервантларда нинди генә хәзинә юк. Берсендә үзе әйткәнчә киптерелгән төрле бөҗәкләр, кабырчыклар урнашкан. Ә икенчесендә чын тарих. Анысына әти-әниләреннән калган, төрле елларда кулланган эш кораллары тезелгән. Арада иске утюг та, кашыклар да, чәч алу машинкалары да бар. 

–Туганнар кайткач аларга карап төрле хатирәләрен яңарта. Бу кашыктан мин дә ашадым, бу машинка минем башка да эләкте дип көлешәбез. Әле әнинең өендәге тәрәзә рамына үзебезнең барлык туганнарның фотоларын җыеп ясатырга булдым. Алары да бер истәлек булачак, – ди ул. 

Чыннан да, туганлык хисләре алар өчен беренче урында. Әтиләре Фатыйх абый белән әниләре Мәхфүзә апа дүрт баласына да тиешле тәрбия һ1әм белем биргән. Иң мөһиме, туганлыкның кадерен белергә өйрәтеп үстергән. 

–Безнең бер-беребез белән ачуланышкан, авыр сүз әйтешкән булмады. Бик дус безһәм бер-беребезне яратабыз.  Моңа сөенеп туя алмыйм. Очрашканда сөйләшеп сүзләр бетми.Үзебезнең балаларда, оныкларда да шушы хисне тәрбияләргә тырышабыз. 

Гаражның бер өлешендә Шамил абыйның үз куллары белән ясалган тренажеры тора. Монда якынча утыз төрле күнегү эшләргә була, ди ул. Кул, аяк, арка мускулларын ныгыту, хәрәкәткә китерү өчен ниләр генә көйләнмәгән. 

–Герләре 7, 10 килограммлы, –ди.

–Күршеләрне дә чакырып, шөгыльләнергә тәкъдим итәм. Шулай итеп, үз күңелебезне үзебез күреп яшибез. 

Шамил абый эретеп-ябыштыру белән дә мавыга. Әлеге мавыгуы тора-бара гаиләсенә аз булса да, керем дә китерә башлаган. Мотоблокларга, җиңел машиналарга арбалар ясый ул. Бер арба ясауга якынча бер атна вакыт үтә икән. Хәер, тәмен белеп, җаен китереп кенә эшли ул аларны. Күрше-тирәләрен үзенең матур-матур беседкалары белән дә сөендергән. Авыл җирлекләрендәге басу капкаларында да Шамил абый куллары сизелә. 

–Лаеклы ялга чыккач киресенчә, вакыт җитми әле. Тегесен дә, монысын да эшләп карыйсы килә, – дип елмая ул. 

Җор телле, киң күңелле булгангадыр, алардан балалар өзелми. Үзләренең урам балалары һәрвакыт аны яратып, үз итеп хәлен белергә килә. Шулай булгач, ничә яшьтә булуга карамастан, тормыш ямен югалтмаска кирәк, дип исәпли ул. Башкаларга да шуны тели.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев