Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тормышыбыз өлгесе ул

Җир йөзендә бер-берсенә ике тамчы судай охшаш язмышлы кешеләр булмый. Һәркемнең үз йөзе, үз холкы. Тәпи басып киткән тәүге адымыннан ук кеше үз сукмагы, үз юлы буйлап китә. Берәүләрнең үткән юлында бушлык, чүп үләннәре кала, ә икенчеләре аның һәр өлешен гөл-чәчәккә күмә, матур хатирәләре аерылмас юлдаш булып озата бара. Безнең әтиебез РИШАТ ӘХМӘТОВ икенчеләр рәтендә…

Ул 1959 елның 22 декабрендә Аккүз авылында яшәүче Шәехмансур белән Нәҗибә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 3 малай, 1 кызлы зур, тигез гаиләдә үсә ул. Әтиебез кечкенәдән үк бик шук һәм шаян булган. Яз җитүгә су да җылынмыйча, су коенулар, малайлар белән ат көтүләр, ялантәпи бәбкә саклаулар, учакта бәрәңге пешерүләр, кача-поса кызлар күзләү, караңгы төшкәнче качышлы уйнаулар – болар барысы да балачакның иң матур мизгелләре булып, хәтер сандыгында әле дә саклана аның.
Мәктәп һәм үсмер чаклар. Алар да бик тиз – атларда чапкан сыман үтә дә китә. Кулына документ алгач, ул ике дә уйлап тормый, Яр Чаллы шәһәренә юл ала. Чөнки бик күп яшьләр шунда омтыла. Анда ташчы һөнәрен үзләштерә. Сөенеп, канатланып туган авылына, әти-әнисе янына кайта. Киләчәккә матур планнар кора. Ләкин аңа 1 рәт кирпеч тә тезәргә насыйп булмый. Ул 1976 елдан фермага эшкә килә.
Әмма тормыш гел  син уйлаганча  шома гына бармый шул. Язмыш һәм күрәчәк аны сагалап йөргән. 1977 елның 22 февраль көне аның өчен куркыныч төш сыман гына тоела. Ул Т-4 тракторы астында кала. Аның тормышы челпәрәмә килә. Яшәү өчен көрәш башлана. Типсә тимер өзәрдәй улларының әрнү-газапларын, сыкрануларын күрү әти-әниләренә бик авыр була. Ходайның рәхмәте, үзенең яшәүгә теләге, ихтыяр көче нык булу аркасында әтиебез исән кала.
Ул инде үз аякларында таякка таянып булса да, йөри башлый.
Ул чорда хуҗалык рәисе Әхмәтясәви Хөсәенов (урыны оҗмахта булсын) ярдәме белән Волгоград шәһәренә 3 елга хисапчылыкка укырга җибәрелә. Диплом ала. Ләкин хисапчы булу насыйп булмый. 3 ел остаханәдә склад мөдире булып эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы сөтчелек фермасында дәвам итә. Хәзерге көнгәчә иң җаваплы эш – хуҗалыкның иң зур байлыгы – сөтне, сыйфатлылыгын югалтмыйча, дәүләткә җибәрә. Ул – үз эшенең остасы – чын оператор. Ни генә эшләсә дә, нинди уңышка ирешсә дә, аңа чын бәяне туган җирендә бирәләр.
Хәзерге көндә хуҗалык рәисе Рәфыйк Сәхәбетдиновка, аның коллективына һәм бергә эшләгән хезмәттәшләренә дә бик рәхмәтле әтиебез.
Үзен ярты сүздән, күз карашыннан аңлаучы, гади һәм сабыр, Ахун авылы кызы – әниебез Зимфира белән бер ел очрашып йөргәннән соң, 1987 елны гаилә коралар. Шул көннән башлап, тормыш арбасын бергәләп тарталар. Әниебез  әбиебез Нәҗибә белән 14 ел бергә, матур яшәделәр. 
Әниебезнең әтисе Назимбәк гомер буе шофер булды. Әнисе Гөлҗидә бик матур җырлый. Өйдә тәртип, чисталык. Тәрәзә төпләрендә күзеңнең явын алырлык матур гөлләр шау чәчәктә утыра.
Әти-әниебез безгә, өч балага, гомер бирделәр. Безне үзләре үрнәгендә тәрбияләделәр. Риназ гаиләсе белән үзләре янында яши. Киленебез Айзилә дә үзләре кебек уңган, булган. 3 кызлары – Язгөл, Язилә һәм Ясминә үсеп килә. Риназның да кулыннан килмәгән эше юк. Бүгенге көндә гаилә фермасы төзеп, терлек асрау белән шөгыльләнәләр. Кулларыннан килгәнчә, ит, мал, техника белән авылдашларга, туганнарына булышалар.
Кызлары Эльвира белән кияүләре Зөлфәт Чаллы каласында яшиләр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Кече кызлары Ленара IX сыйныфта белем ала. Ул да кул эшләренә бик оста. Төрле бәйгеләрдә катнашып,  призлы урыннар ала.
Туган көннәрдә кеше үткән гомеренә борылып карый. Әтиебезнең хезмәт юлы матур, башкаларга үрнәк булырлык. Ул сәламәтлеге чикле булса да, сәламәт кешеләрне көнләштерерлек итеп эшли һәм яши белә.
– Тормышымнан нык канәгатьмен. Авыр вакытлары булса да, аларны җиңә алдык. Әткәй белән әнкәй безне начар юлга басмагыз, 
тәртипле булыгыз дип үстерде. Аларның хәер-фатыйхасы белән тормышта югалып калмадык. Шунысына сөенәм: әти-әниемне тиешенчә тәрбияләп соңгы юлга озата алдык, – ди әтиебез.
Әти-әниебез  туганлыкның кадерен беләләр. Хезмәттә дә, бәйрәмнәрдә дә туганнар, кода-кодагыйлар белән  гел бергә без. 
Әби-бабабыздан  күчкән тырышлык, хезмәт сөючәнлек гомер буе әтиебезне озата бара. Ул һәрвакыт олы йөрәкле, ярдәмчел. Без аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, әниебез белән балаларының, оныкларының мәрхәмәтлелеген, ихтирамын гына тоеп, озын гомер итүләрен телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын гына әйтәсе.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, тормыш иптәшең Зимфира, балаларың Риназ-Айзилә, Эльвира-Зөлфәт, Ленара, әбиегез Гөлҗидә, бабагыз Назимбәк, кода-кодагыйлар, оныклар Язгөл, Язилә, Ясминә.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев