Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Товарларны мәҗбүри маркировкалау турында

2019 елдан башлап, Россиядә этаплап товарларны мәҗбүри маркировкалау үтә.

 2019 елда ул тәмәке продукциясенә, 2020 елда шиннарга, парфюмерияләнгән товарларга һәм хушбуйларга, фотоҗиһазларга, аяк киеменә кертелде. Агымдагы елда кием-салым, эчке кием, чиратта велосипедлар, су, сөт һәм башка товарлар бу системага керәчәк.

Барлык кием-салым да мәҗбүри маркировкага кертелү мәҗбүри түгел. Балалар киеме, ир-атлар һәм хатын-кызлар киемнәренең кайбер позицияләре, шулай ук махсус кием-салым да маркировкага кертелә:

- тире һәм кожзамнан эшләнгән эш һәм башка кием-салым;

- ирләр өчен өске киемнәр, шул исәптән чаңгы костюмнары;

- хатын-кызлар пәлтәсе, куртка, плащь һәм башка өске киемнәр;

- хатын-кызлар блузкалары, төрле типтагы блузоннар;

- кухня өчен, ванна бүлмәсе, ашханә, йокы бүлмәсе әйберләре.

Һәр берәмлек товар Data-Matrix уникаль коды белән маркировкалана. Штрих-код этикеткага, бирка, ярлык, төрелмә яки товарның үзенә төшерелергә мөмкин. Иң мөһиме - тамга сканер ярдәмендә укылырга тиеш. Кодларга заказ «Гадел билге» системасының шәхси кабинетында башкарыла. Мәҗбүри маркировкалау таләпләре профильле базарның һәр катнашучысына кагыла. Яңа кагыйдәләрне үтәмәгән өчен юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә җаваплы. Административ җаваплылыкка да, җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Җинаять җаваплылыгы эре күләмнән (1,5 млн. сум) артып киткәндә башлана.

Җаваплылык ике очракта да булырга мөмкин: дөрес булмаган касса чеклары яки товарларны маркировкасыз саткан өчен.

Шуны аңларга кирәк, яңа җитештерелгән һәм кертелгән товарлар гына түгел, складларда һәм ваклап сату кибетләрендә булган товарлар да маркировкаланырга тиеш.

Тиешле нормативларны үтәмәгән очракта түбәндәге административ җаваплылыклар каралган:

Физик затлар өчен 2000нән 4000гә кадәр штраф;

Реклама

Шәхси эшмәкәр өчен 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф;

Юридик затлар өчен 50 000нән 300 000 кадәр штраф;

Маркировкаланмаган продукцияне конфискацияләү.

Җинаять җаваплылыгы:

Вазыйфаи затлар өчен 300 000нән алып штраф;

3 елга кадәр мәҗбүри эшләр;

80 000 кадәр штраф белән 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү;

Маркировкаланмаган продукцияне конфискацияләү.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль орган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев