Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә кышын вируслардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр

Яна инфекция, башка авырулар кебек үк, елның салкын вакытында чигенмәячәк.

Авырмас өчен, кышын һава торышы буенча киенергә, эш урынында туңмаска, битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Кышын профилактиканың барлык чаралары да саклана, бүгенге көндә бездә булган бердәнбер чара – халыкка әле хәзер үк киңәш итәргә мөмкин – һава торышы буенча киенү мәҗбүри, чөнки җылы көннәр инде үтте, әбиләр чуагы да тәмам булды, якын көннәрдә җылы булмаячак", – дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук аның сүзләренә караганда, эш урыннарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка оешмаларда СанПиН кагыйдәләре белән нормалаштырыла торган уңайлы һава температурасы үтәлергә тиеш. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, хезмәт һәм ял режимын сакларга, витаминнар өстәп, дөрес тукланырга кирәк.

Любовь Авдонина битлек киеп, социаль дистанцияне үтәү зарур, дип ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, вируслар, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе, кыш көне көчсезләнмәячәк.

"Бүгенге көндә көзге-кышкы чорда безнең авыруларыбыз, өстәвенә көчле вируслы респиратор инфекцияләре структурасына кергән коронавируслы инфекция булуыбызны исәпкә алып, безгә катлаулы эш кирәк булачак", — дип тәмамлады Авдонина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев