Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында дистанцион укуның белем бирү сыйфатына йогынтысы турында сөйләделәр

Рафис Борһанов фикеренчә, көчле укучыларның БДИны югары балларга бирү мөмкинлеге бар.

Укытуның дистанцион форматы белем бирү сыйфатына һәм БДИ нәтиҗәләренә йогынты ясарга тиеш түгел, дип саный ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

"Сүз 9 һәм 11 сыйныф укучылары турында бара. Бу сыйныф укучылары еш кына дистанцион укыту формасын үзләренең әзерлеге өчен кулландылар. Вузларга әзерләнүчеләр өчен мондый формада уку зур проблема булмас дип уйлыйм. Көчле укучылар, бәлки, имтиханны хәтта яхшырак та тапшырырлар. Нәтиҗәләр узган еллардагыдан начаррак булмасын иде", - диде министр. 

Борһанов шулай ук, дүртенче чирек барышында балаларның узган материалны кабатлауларын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, дистанцион укытуда балаларның өлгереше зыян күрергә тиеш түгел. 

Рафис Борһанов белән әңгәмәне «вакыйгалар»сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да, якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев