Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР Президенты Актанышка килде ( +ФОТООТЧЁТ)

Бүген Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына килде. Районда урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта да район башлыгы Фаил Камаев Президент Актанышка килгәч хәбәр итте. Рөстәм Миңнехановның Актанышка сәфәре "Башак" хуҗалыгы басуында урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән очрашудан башланып китте. Бу - хуҗалыкның...

Бүген Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына килде. Районда урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта да район башлыгы Фаил Камаев Президент Актанышка килгәч хәбәр итте.
Рөстәм Миңнехановның Актанышка сәфәре "Башак" хуҗалыгы басуында урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән очрашудан башланып китте. Бу - хуҗалыкның соңгы гектарлары: әлеге басуда үскән бодай культурасын суктырып алгач, биредә урып-җыю да төгәлләнәчәк. Нәкъ шул максаттан комбайннар алгы сафка тезелгәннәр.
- Актанышта быелгы җәйдә явым-төшемнәр аз булды. Игенчеләребез, шуңа карамастан, сынатмадылар. 7 июньдә, аннары 40 көн узгач, 12 июльдә яуды, шуннан соң бездә яңгыр яумады, - диде "Башак" хуҗалыгының баш агрономы Радик Закиров.
Мондый коры һава шартлары урып-җыю эшләрен алданрак башларга һәм кыска срокларда төгәлләргә мөмкинлек бирде. Уңыш начар түгел, моның сәбәбе агротехник таләпләрнең төгәл үтәлүе, дымны саклап калу белән аңлатыла.
- Бүген без хуҗалыкта бөртекле культуралар буенча урып-җыюга нокта куярга исәплибез. Карабодай гына калып килә. Хуҗалык буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы 1 гектардан 38,2 центнер, бодай культурасы уртача 40 центнер уңыш биреп бара. Комбайнчыларыбыз арасында Динар Хәйдәров алда бара. Калганнар да аннан калышмый. Дәнил Хәйдәров, Нәвис Мәрдәнов, Мирдәриф Нуретдинов, Мирсәлим Нуриәхмәтов та алдынгы урыннарда.
Татарстан Президенты игенче-механизаторларга яхшы эшләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде, бигрәк тә кырда эшләүче яшьләргә игътибарын юнәлтте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов актанышлыларның игенчелектәге быелгы уңышларын бишле билгесе белән бәяләде. Президент районыбызның терлекчелек тармагы белән дә кызыксынды. Министр районның бу өлкәдә дә үсештә булуын ассызыклады.
Быел Актанышта "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең яңа бинасы үз ишекләрен ачты. Рөстәм Миңнеханов һәм республика делегациясе район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә шушы бинаны да карадылар. Шулай ук агрегат заводында булдылар, технология техникумы ремонты белән дә кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев