Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР районнарында "Бердәм Россия" праймеризлары уза

Май аенда "Бердәм Россия"дә кандидатлар, сайлаучылар һәм Хисап палатасының эшче төркеме катнашында башлангыч партия эчендәге тавыш бирүләрнең икенче этабы уза. Татарстанда 900 мәйданчыкта 38,5 мең сайлаучы эшләячәк. 12 меңгә якын кандидат праймеризда катнашырга теләвен җиткергән. Кандидатлар 7720 мандат өчен көрәшне башлап җибәрде. Быел "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк...

Май аенда "Бердәм Россия"дә кандидатлар, сайлаучылар һәм Хисап палатасының эшче төркеме катнашында башлангыч партия эчендәге тавыш бирүләрнең икенче этабы уза. Татарстанда 900 мәйданчыкта 38,5 мең сайлаучы эшләячәк. 12 меңгә якын кандидат праймеризда катнашырга теләвен җиткергән. Кандидатлар 7720 мандат өчен көрәшне башлап җибәрде.
Быел "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты инициативасы буенча кандидатлар белән очрашулар һәр авыл җирлегендә уздырыла. Бу һәркем үзен борчыган сорауларны биреп, кандидатлар белән бергә авыл җирлеген үстерү программасын булдырсын өчен эшләнелә. Көн саен "Бердәм Россия" 20-30 мәйданчык оештыра. Теләгән һәркем кандидатлыкка кандидатларны тыңлый ала. "Без форматны дөрес сайладык, кандидатлар белән кызыксыну көчле, - дип белдерде "Бердәм Россия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев. - Мин башка партияләрнең ни өчен мондый очрашулар үткәрмәвен аңламыйм. Әйе, кешеләр еш кына уңайсыз сораулар бирә. Тик әлеге мәсьәләләрне хәзер хәл итә алмыйсың икән, аларны эшкә алырга кирәк. Бу киләчәккә үсеш планы. Һәр кеше, җирле хакимият органнарын формалаштырып, аларга үз ышанычын күрсәтә".
Праймеризга тагын бер таләп - ул альтернатива. "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Римма Ратникова: "Без кечкенә генә авыл җирлегендә унышар катнашучы булсын дигән сорау куймыйбыз. Мандатка дәгъва итүче 3-4 кеше булса да ярый, алар үз программаларын тәкъдим итәргә тиеш. Булачак сайлаучы кандидатлыкка кандидат белән очрашырга, ә һәр кандидат җирлек проблемаларын да, авылдашларының проблемаларын да белергә тиеш", - дип ассызыклады.
Чыгышлар тәмамлангач, сайлаучылар яшерен тавыш бирүгә керешә. Әлеге тавыш бирү нәтиҗәләре июнь аенда мәгълүм булачак, аннары сайлауларга кандидатлар күрсәтү башлана, дип хәбәр иттеләр "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә.
Актаныш районында да праймеризлар үтәчәк. Актанышбаш һәм Уразай авыл җирлекләреннән башлап, 13 - 29 май көннәрендә районның 26 авыл җирлегендә уздырылыр дип планлаштырылган.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев