Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе: Хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш

Россия Конституциясенең 75нче маддәсенә төзәтмә - хезмәт кешесенең хокукларын һәм хезмәткә хөрмәтне ныгытачак.

undefined

Гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү турында Конституциягә төзәтмә кертү - эшчеләрнең хезмәт хакын директорларныкы дәрәҗәсенә җиткерү өчен кызыксындыру чарасы булачак. Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе председателе Шамиль Агеев “Татар-информ” матбугат үзәгенә шундый фикерен белдерде.

"Барысы да хезмәттә тора. Соңгы вакытта безнең хезмәт һәм квалификация загонда иде. Хәзер төзәтмә кертелә, хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш бит. Үз вакытында безнең заводта якынча берничә мең хезмәткәрдән 700е генераль директордан күбрәк акча эшләгән. Хәзер мондый нәрсә гомумән мөмкин түгел ", - дип аңлатты ул.

Агеев Конституциягә кертелә торган төзәтмәләргә уңай каравын белдерде. Ләкин теләсә нинди үзгәрештән соң, уйланылганны тормышка ашыру буенча эш барырга тиеш.

Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр гражданнарның хезмәтенә ихтирамны ныгытачак һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итәчәк, шулай ук дәүләт тарафыннан минималь яшәү минимумыннан түбән булмаган хезмәт хакы гарантияләнәчәк.

“Хезмәт хакы көч куеп алынырга тиеш. Шуңа күрә осталыкны күтәрү өчен укырга кирәк. Ә эш урыннарын тиешенчә җиһазлау мөһим. Эшкә хезмәт хакы алу өчен генә түгел, ә югары нәтиҗәгә ирешү өчен барырга кирәк”, - дип саный Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе председателе.

Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы, Россия Конституциясендә коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итү нормаларын ныгытуны - бу өлкәдә эш башлаучыларга ышаныч бирәчәге хакында хәбәр иткән иде.

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев