Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: Кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләрнең 90% ка кадәре «уз-үзеңне тынычландырыр өчен» булды

Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җиткерде.

7 нче шәһәр хастаханәсе һәм ДРКБ кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләрнең 90% ы "кирәк була калса дип" кенә килүчеләр, әлегә поликлиникалар план буенча кабул итү өчен ябык булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфирда әйтте.
 

"Элек кабул итү бүлмәләренә 7нче шәһәр хастаханәсенә, ДРКБ уртача тәүлегенә 340 - 350 кеше мөрәҗәгать иткән. Гәрчә аларның 50%тан артыгы госпитализациядән баш тарткан, - дип белдерде Садыйков. - Бу чорда кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүләрнең 80-90% ы кирәк була калса дип кенә булды".
 

Бу күрсәткечне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында анализлаячаклар, һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәрергә мөмкин.
 

Реклама

Поликлиникага үз-үзен изоляцияләү вакытында кичектергесез хәлләр буенча мөрәҗәгатьләр булмады диярлек, дип билгеләде Садыйков. Поликлиникаларның планлы кабул итүләре өчен ябык иде.
 

Хәзер Татарстанда поликлиникалар эшен яңадан башлап җибәрделәр. "Төп агым нигездә иртәнге 8 дән 11 гә кадәр аралыкта. Төштән соң ташкын юк, барысы да тыныч. Әмма без эпидемиологик чараларны үтәргә тиеш: битлек режимы, перчаткалар һәм, әлбәттә, дистанцияне", - дип искәртте Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы республика халкына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев