Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы казанлыларны пляжларда коенуны тыю турында кисәтте

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус йоктыру куркынычы турында кисәтте.

Казанлыларга җәмәгать пляжларында су керергә ярамый, чөнки короновариус чире белән вәзгыять әлегәчә катлаулы тора. Бу хакта Казанның оператив штабында узган киңәшмәдә Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков белдерде.

"Казан шәһәре халкы арасында коронавирус инфекциясен тарату буенча вәзгыять актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу тыелган ", - дип искәртте Жаворонков.

Реклама

Татарстан Республикасы хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе таралу шартларында чикләүләр бетерүнең өченче этабына чыкмады әле, шуңа күрә массакүләм ял итү урыннарына бару тыела.

Элегрәк эксперт искә төшергәнчә, коронавирусны пляжда йоктыру куркынычы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев