Актаныш

Тракторлар катнашында ел да юл фаҗигаләре кабатланып килә

11 ноябрь көнне Актаныш-Пучы-Бүләк юлында килеп чыккан куркыныч юл фаҗигасе берәүне дә битараф калдырмагандыр. Лада "Калина", трактор һәм "Даф" йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаның пассажиры вафат була, машина белән идарә итүче авыр хәлдә хастәханәгә озатыла.

Кызганыч, тракторлар катнашында ел да юл фаҗигаләре кабатланып килә. Агымдагы елда гына Татарстанда тракторлар катнашында 20 фаҗига теркәлгән. Аларда 5 кеше вафат булган (2019 елда – 3 кеше).

Гадәттә бу фаҗигаләрнең төп сәбәпчесе - хуҗалык техникаларының төзек булмавы, тизлек режимын сакламау. Гәрчә, техник күзәтчелек һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан авыл хуҗалыгы техникаларының, арба һәм башка тагылма агрегатларның төзеклеге һәрдаим күз уңында тотылса да, эшләү дәверендә янып чыккан яки балчыкка баткан утларны карап куярга кул җитми. Җәй буе фермада, басуда чабулаган, җир төсенә кергән техника көзге караңгылыкта юлга чыгып зур куркыныч тудыра.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов сүзләренә караганда, утлары янмаган өчен бу тракторга 6 август көнне үк административ беркетмә төзелгән булган. Әмма, кызганыч, ваемсызлык фаҗига белән тәмамлана.

Әлбәттә, әлегә берәүне дә гаепләп булмый. Гаеп гадәттәгечә – атта да, тәртәдә дә. Юлга чыккан һәркем үз җаваплылыгын тоярга тиеш.

15 ноябрь кичендә Мәскәү-Уфа юлының Киров авылы янындагы өлешендә Тойота автомобиле поши бәрдерә һәм идарәне югалтып КамАЗ машинасына бәрелә. Бу юл - транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күрә. Фаҗига буенча әлегә шулай ук тикшерү эшләре бара. Юл хаталарны кичерми. Исән-сау йөрегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: