Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Куркынычсызлык белемнәр шкатулкасы"

Актаныш районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында "Куркынычсызлык белемнәр шкатулкасы"дигән район смотр-конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтү буенча методик шартлар тудыру. Лэпбук - ул балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белем бирү дәресләрен үткәрү өчен кулланыла торган дидактик кулланма. Уку материаллары төрле формада: интерактив мини-китаплар, гармун китаплар, бүләкле тартмалар.... Шулай ук лэпбук төрле иҗади биремнәрне үз эченә ала. Комиссия тәкъдим ителгән эшләрне түбәндәге критерийлар буенча бәяләде: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, хәбәрдарлык, эчтәлек, бизәлешнең эстетик булуы, балалар белән эшләгәндә куллану куркынычсызлыгы. Беренче өч призлы урын өчен, катнашучыларга призлар һәм дипломнар бирелде. Калган катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 
1 урын: Арсланова Г.М. “4 нче номерлы балалар бакчасы”;
2 урын: Гыйбадуллина Р. М. “2 нче номерлы балалар бакчасы”;
3 урын: Насрыева Л. Н. “6 нчы номерлы балалар бакчасы”;
Конкурста тәкъдим ителгән барлык дидактик әсбаплар, балалар бакчасында калачак һәм балалар шушы әсбаплар белән, көн саен юл йөрү кагыйдәләрен кабатлаячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев