Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төркия – Актаныш дуслык күпере төзелә

Актаныштан Төркия ерак түгел. Һәрхәлдә, ике арада төзелгән дуслык, хезмәттәшлек килешүе араларны әле тагын да ныгытачак.. Моңа беренче адымны районыбыз җитәкчелеге ясады. Район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Фарил Нургалиев Төркиянең Чайджума шәһәренә бардылар. Тиздән бер төркем сәләтле балалар да әлеге...

Актаныштан Төркия ерак түгел. Һәрхәлдә, ике арада төзелгән дуслык, хезмәттәшлек килешүе араларны әле тагын да ныгытачак.. Моңа беренче адымны районыбыз җитәкчелеге ясады. Район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Фарил Нургалиев Төркиянең Чайджума шәһәренә бардылар. Тиздән бер төркем сәләтле балалар да әлеге илне күрәчәк. Ә сабантуйга төрекләр үзләре Актанышка килер дип көтелә. Болар хакында Фаил Камаев сөйләде.
- Фаил Мисбахович, Төркиягә баруыгызның максаты нинди иде?
- Татарстан Республикасы Президенты аппараты белән килешенеп ясалган визитыбыз иде бу. Төркия Республикасының Чайджума шәһәре җитәкчесе белән үзара аралашу турында шартнамәгә кул куйдык. Әлеге шартнамә, беренче чиратта, социаль мәсьәләләргә кагыла. Балалар белән аралашу, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек булдыру һәм азмы-күпме инвестицияләр буенча килештек. Төркия дәүләтенең безнең районда нинди дә булса эш урыннары булдыруы, яисә үзенең продукциясен сатуга куюы турында сөйләшүләр алып бардык.
- Ә актанышлылар Төркия шәһәрендә нәрсә эшли алалар?
- Әйе, без ул хакта да фикерләштек. Әлегә балалар аралашуына кагылышлы сөйләшүебезне рәсмиләштердек. Шушы килешү нигезендә, безнең районнан 5 бала составында беренче делегация 23 апрель көнне Төркиянең Чайджума шәһәренә барачак. Ни өчен 23 апрельдә дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки бу көнне әлеге илдә Балаларны яклау көне зурлап уздырыла. Татарстан Республикасының берничә районыннан балалар бергә берләшеп, Төркиягә шушы бәйрәмгә чакырулы. Алар анда төрле мәдәни чараларда катнашачаклар. Юл чыгымнарын әти-әниләре белән берләшеп күтәрсәк, Төркиядәге яшәү мөмкинлекләрен без үз өстебезгә алып, аларның чит илгә сәяхәтен кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга ниятлибез. Чит илдәге тормышны барып күрү, гореф-гадәтләрен өйрәнү бер дә зыянга түгел. Төрекләрнең балаларга мөнәсәбәте бик яхшы, алар үзләрендәге мәдәниятне, мәгарифне, илдәге социаль халәтне безнең яшь буынга күрсәтергә ниятлиләр.
- Алардан да балалар безнең Актанышыбызга килерләрме?
- Әлбәттә, килешү берьяклы гына була алмый, шуңа күрә без Чайджума шәһәре төрекләрен 7-8 июньдә үзебездә булачак милли бәйрәмебез - Сабантуебызга чакырдык. Сабантуй белән генә чикләнмичә, районның җитештерү һәм социаль объектларны, үзебездәге мөмкинлекләрне дә күрсәтүне планлаштырабыз. Ике яклы сөйләшүләрне Актанышта дәвам итәргә ниятлибез. Ә балаларга килгәндә, киләчәктә аларның аралашуын арттырырга уйлыйбыз. Төрле конкурсларда җиңүчеләр, шул ук вакытта мөмкинлекләре чикләнгәннәр чит илгә чыксыннар, диңгезне күрсеннәр, дибез. Шул ук вакытта, төрек балаларына да Актанышта күңелсез булмас. Чөнки безнең "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерена төрле төбәкләрдән киләләр. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат белән дә чит җирләрдә кызыксыну көчле.
- Чайджума шәһәре кешеләре Татарстан Республикасы, гомумән, татар халкы турында хәбәрдармы? Актаныш делегациясе белән аралашу нинди телдә барды?
- Төп халкы - төрекләр. Бик кунакчыл халык. Татарстан турында әле бик белмиләр. Ләкин нык кызыксыналар. Кырым татарларын үз итәләр. Акрын гына сөйләшеп утырганда, тыңлап торсаң, аларның телләрен дә аңлап була. Безне якын милләт, якын халык итеп кабул иттеләр. Татар-төрек телен белүче тәрҗемәчеләр аша аралаштык.
- Шәһәрнең үзе турында да сөйләп китмәссезме?
- Шәһәр Төркиянең төньягына урнашкан, Стамбулдан, машина белән барганда, 3 сәгатьлек юл. 32 мең кеше яшәгән шәһәр. Мәчетләре бик күп. Нигездә, 3-5 катлы йортлар. Күп кенә сәнәгать оешмалары белән таныштырдылар.Анда җылылык өчен ташкүмер яки утын кулланыла, газ ягу юк. Климаты җылы, суык чоры гыйнварга туры килә. Кара диңгездән 15 км.
Аларда үзенчәлекле җиңел сәнәгать алга киткән. Актанышка килүләренә, сюрприз булсын дип, төрек товарлары сатыла торган кибет ачу турында уйланабыз. Безнең төп максатларның берсе, әлбәттә, инвестицияләр кертү. Актанышта җитештерелгән товарларны чит өлкәләрдә сатуны оештыру, җиңел сәнәгатьне үстерү, эшмәкәрләрнең үзара хезмәттәшлеген булдыру. Мондый тәҗрибә бар инде: мәсәлән, Азнакай, Тәтеш, Алабуга районнары төрекләр белән шактый еллар алдан аралаша башлаган. Якын киләчәктә Төркиянең Чайджума шәһәре һәм Татарстанның Актаныш районы арасында да элемтәләр ныгыр, дигән ышанычыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев