Актаныш

Төркиягә – гыйлем алырга

Яшьләр арасында бүген чит илдә белем алу омтылышы көчле. Ул-кызларын Англия, Америка, Төркия һәм башка илләрдә укытуга байлар гына түгел, гади кешеләр дә ирешә ала. Балаларны чит ил мәктәпләренә укырга җибәрү белән Казанда дистәдән артык оешма шөгыльләнә, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында иң популяр илләр дип Бөекбритания, АКШ, Канада санала...

Яшьләр арасында бүген чит илдә белем алу омтылышы көчле. Ул-кызларын Англия, Америка, Төркия һәм башка илләрдә укытуга байлар гына түгел, гади кешеләр дә ирешә ала. Балаларны чит ил мәктәпләренә укырга җибәрү белән Казанда дистәдән артык оешма шөгыльләнә, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында иң популяр илләр дип Бөекбритания, АКШ, Канада санала икән. 1-2 атналык я айлык курсларга барасыңмы, тел өйрәнү өчен җәйге мәктәпкә юлга чыгасыңмы, дәрәҗәле уку йортына керергә әзерләнү өченме, әллә үзең теләгән белем һәм һөнәрне тиешле сыйфатта бары тик чит илдә генә алып була, дип уйлыйсыңмы - максат төрлечә булырга мөмкин.
Әмма чит илдә белем алып кайткан яки укудан соң шунда калып, хезмәт юлларын башлаганнар һәммәсе бу тәҗрибәнең бик отышлы булуын ассызыклый. Ул - яңа танышлар һәм туктаусыз уку гына түгел, кызыклы сәяхәтләр дә, чит ил мәдәнияте белән дә танышу. Дөньяны күзаллау киңәя, бик күп мәсьәләгә төрле яклап карый һәм кабул итә башлыйсың. Уку-укыту программасында яңа формат, башка тел, башка стиль, һәр атна уздырылучы имтиханнар бик зур тизлектә яшәргә этәргеч булып тора. Әмма мондый пресстан соң эшкә урнашу җиңел, күп вакыт эш эзләргә кирәк тә булмый, ул сине үзе таба.
Дөньяви белемнәр өчен генә түгел, дини гыйлем алу максаты белән чит илгә юл алучылар да шактый. Тарихка күз салсак, революциягә кадәр үк әле яхшы өлгереш күрсәткән шәкертләр тагын каядыр барып укыган. Шиһабетдин Мәрҗани, Зыя Камали кебек галимнәребез дә шулай эшләгән. Үзебездәге дини уку йортларының канәгатьләндермәвеннән ясалган адым түгел бу. Киресенчә, күпләр төп гыйлемне үзебездә алып, аны тагын да арттыру, камилләштерү өчен читкә китәргә омтыла. "Бу белем бирү дәрәҗәсе белән бәйле. Мәсәлән, без мондагы уку йортларында 200 хәдис өйрәнсәк, анда ике меңләпне өйрәнәләр", - ди студентлар үзләре.
Чалманарат авылында яшәүче Нәҗип һәм Рәйханә Гыйлфановларның ике уллары, кыз һәм киленнәре дә - шулай читкә китеп белем алучылар арасында. Төркиядә Коръән өйрәнү курсларында икенче елларын укыйлар.
Уку - байдан, белем - галимнәрдән
Төркиядә мәчет-мәдрәсәләр, нигездә, халыктан кергән зәкят, гошер сәдакасы, матди ярдәм хисабына яши. Мөселманнар мәдрәсәләргә балалар, яшьләр өчен дип, үзләре теләп акча бирәләр - эшләсеннәр, гыйлем ияләре әзерләп чыгарсыннар гына. Читтән килгән студентлар шул хисапка укыйлар, стипендия, тору урыны, ашау-эчү белән бушлай тәэмин ителәләр. Төрекләрнең үз балалары өчен түләү каралган, әмма күп түгел - елына 50 лира.
- Чит мәмләкәтләрдә дә дини гыйлем таратучылар булсын, дигән бердәмлек, ихлас уй-ният берләштерә аларны, - ди Гыйлфановларның уллары Нургизнең хәләле Илсинә.
Читтән килеп белем алучылар бик күп икән: Америка, Марокко, Кувейт, Румыния, Молдавия, Кытай, Кыргызстан, Казахстан, фарсы илләреннән килгән шәкертләр белән күрешкәннәр. Кызлар - аерым, ир балалар аерым белем ала. Программалар уртак булса да, кызлар өчен йорт алып бару, аш-су, хуҗалык эшләренә өйрәтүче дәресләр дә кертелгән. Бирегә эзләп килгән хәзинә-белемнең сыйфаты, дәрәҗәсеннән бик канәгать якташларыбыз. Гәрчә, мәгълүм мәкальдәгечә, белемне коедан инә белән казыгандай көн-төн чүпләсәләр дә. Чөнки вакыт бик тыгыз, программа бик зур.
- Элегрәк 10-15 ел дәвамында бирелгән белемне хәзер безгә 4-5 елда укыталар, - ди Нургиз Гыйлфанов. - Россиядә төшкә кадәр укый да кеше, аннан буш вакыты бар, ә безнең Коръән Кәрим курсларында уку иртәдән кичкә кадәр.
- Монда килеп укый башлагач, иң шаккаттырган нәрсә дә шул булды: дәресләр иртән 9да башланып, төнге 11гә кадәр бара. Зуррак курсларда тагын да озаграк. Шул арада ашыйбыз, намаз укыйбыз. Буш вакыт юк, - дип сүзгә кушыла энекәше Айбулат.
Буш вакыт ял көннәрендә генә. Анда үз эшләрең белән шөгыльләнә аласың, шәһәргә чыгарга, музейларга барырга мөмкин. Музейлар түләүле түгел. Борынгы кирмән-ныгытмаларны карарга, пәйгамбәрләрнең зиратларына барырга, бөек шәхесләр ачкан мәчетләрне күрергә була. Рамазан бәйрәменнән соң исә бер айлык каникуллар. Шул вакытта туган якка кайтып, әти-әни, туганнар-дуслар белән күрешәләр, сагынуны басалар.
Укучылар саны күп түгел - егетләр белем алган Шеләле мәдрәсәсендә нибары 38 шәкерт. Дәресләр, табигый, төрек телендә. Шуңа күрә башта бер ел әзерлек курсларында тел үзләштерәләр һәм башлангыч белем алалар. Алдан әзерлек белән килгән - мәктәптән соң Россия Ислам университетында I курс укыган Гыйлфановлар исә турыдан-туры II курска ук кергәннәр. Уку 100 баллы системага нигезләнгән, нәтиҗәләрең 90нан ким булмаска тиеш, артта калучыларны алдагы сыйныфка күчермиләр.
Иң кирәк урыныбыз - Россия
- Коръән Кәрим безгә 1300 ел элек иңгән. Вакыт узган саен тел үзгәрә, кыскартулар барлыкка килә. Безнең исә изге китапны шул чорда язылганча укыйсы, дөрес итеп аңлыйсы килә. Төркиягә динебезне әйбәтләп өйрәнергә дигән зур максат белән килдек, - диләр егетләр.
- Аллага шөкер, биредә үзебез теләгәнне - белем ягыннан булсын, гыйбадәт ягыннан булсын - таптык, - дип кушыла сүзгә Истанбул янындагы Дирмәнкәй мәдрәсәсендә укучы Айсылу. - Мөхәммәд пәйгамбәребезнең сөннәтләрен җиренә җиткереп барабыз, әлхәмдүлиллаһ! Төркиядә диндәге, намаздагы кешеләр бик күп. Анда үзеңне чын мөселман дөньясында хис итәсең. Мәчетләр бик күп. Әйтик, балконга чыгасың, шуннан 6-7 мәчет күренеп тора. Укытучыларыбыз безгә һәрвакыт, монда укыту җайлы, чөнки динне, намаз укуның, хөкемнең нәрсә икәнен беләләр, дип кабатлап торалар. Ә Россиядә туктаусыз аңлатырга, вәгазьләр сөйләргә, җиң сызганып эшләргә кирәк булачак. Шуңа үзегезне бик нык әзерләгез, дип өйрәтәләр. Укуны тәмамлагач, хезмәткә туган илгә кайтсак, безнең аша укытучыларыбызга әҗер-саваплары күбрәк кайта.
- Димәк, киләчәктә Төркиядә калырга ният юк, үзебезгә кайтачаксыз?
- Төркиядә бер Истанбул шәһәрендә генә дә ел саен 500 дин белгече, укытучы әзерләп чыгаралар. Ә бит Россиядә дини белем бирүче уку йортлары аз. Безнең максат - Россиядә уку дәрәҗәсен күтәрү. - Илсинә Гыйлфанова дүртесенең уртак ният-максатын җиткерә. - Казанда, авыл-шәһәрләрдә мәдрәсәләр ачылсын, белем алырга теләүчеләр артсын, укытырдай остазлар күп булсын. Иң кирәк урыныбыз - Россия. Төркиягә китәргә җыенгач, бик еракка китәсең, Россиядә дә укырга була бит, дип әйтүчеләр дә булды. Әмма анда да алырсың белемне, монда да - системага салынган нигезле белем үзең өчен яхшырак булыр. Ерак дип курку кирәкми, вакыт тиз үтә, ике елны сизми дә калганбыз. Хәзер инде дусларым, әйдә, кайтып безне өйрәтерсең, дип көтеп торалар. Аларны дингә чакырырга, гамәлләребез белән дингә өндәргә дигән нияттәбез.
Оныклар өчен күңел тыныч
Рәйханә һәм Нәҗип Гыйлфановлар - бүген икесе дә намазда. Рәйханә апа әле кыш көне генә Төркиягә барып, монда мәчеттә өйрәнә башлаган гыйлемнәрен кызлары янында ныгытып, камилләштерә төшеп, Истанбулны аркылыга-буйга гизеп, тәэсирле, матур һәм файдалы сәфәр кылып кайткан. Кайчандыр, гаеткә барыйк әле, бабаларыбыз шулай эшләгән, дип, ул-кызын җитәкләп мәчеткә юл тоткан әтиләре һәм әниләренә бүген балалары гыйлем бирә, өйрәтә.
- Дин - ул тәрбия чарасы, - ди Рәйханә ханым. - Ул әни сөте белән керергә тиеш. Безнең балаларга ул соңрак килде, димәк, берәр сәбәптән онытылырга да мөмкин. Әмма минем булачак оныкларыбыз өчен күңелем тыныч - Аллаһ боерса, ана сөте белән кереп, күңелләрендә гомерлеккә калачак ул.
- Рәйханә белән икебезнең дә педагогик белемебез дә бар, тормыш тәҗрибәбез дә җитәрлек, әмма дин тормышта кирәк дигән фикергә килдек. Дин юлында булган кешегә Аллаһ Тәгалә дөрес юлны күрсәтә икән, - дип куәтли хәләленең сүзләрен Нәҗип абый. - Авылларда бүген җомга намазына кемнәр йөри? Картларыбыз. Яшьләр тартылуы, алмаш килүе кирәк бит. Ә алар авылда аз. Яшьләр калсын өчен авылларның тулы куәткә яшәве - мәктәп, балалар бакчалары, медпунктлар, эш урыннары кирәк. Сәясәт, ил, икътисад башында торучыларның авылларга игътибары, ярдәме кирәк. Иншаллаһ, шул чакта яшь гаиләләр артыр, урамнарда бала тавышлары яңгырар, азан авазын ишетүгә мәчеткә ашыгучылар күп булыр. Әти-әниләр балалары өчен тыныч булыр, картлык көннәрендә ялгызлыктан тилмермәс. Дин боларның һәммәсен колачлаган, дөрес итеп аңлаткан, өйрәнергә, алган гыйлемнән файдаланырга гына кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: