Актаныш

“Төшенкелеккә бирелмәү – күңелдән“

Төне буе дулаган буран капка төпләренә кар салган. Төш якынлашып килсә дә, бу өйгә эз төшмәгән әле. Капка төбе Гөлчәчәкне көтә... Бик көрәр иде дә соң Таһир карны, киң көрәген өеп-өеп кар белән тутырыр да читкә ташлар иде... Аяклар тыңламый шул!.. Ике бертуган, ана карынында бергә яралган ике игезәк дөньяга...

Төне буе дулаган буран капка төпләренә кар салган. Төш якынлашып килсә дә, бу өйгә эз төшмәгән әле. Капка төбе Гөлчәчәкне көтә... Бик көрәр иде дә соң Таһир карны, киң көрәген өеп-өеп кар белән тутырыр да читкә ташлар иде... Аяклар тыңламый шул!.. Ике бертуган, ана карынында бергә яралган ике игезәк дөньяга берсе сау-сәламәт, берсе гомерлек авыру булып килгән. Нишлисең, язмыш!
Иске Кормаш авылында Фирүзә белән Изһарның гаиләсендә берьюлы ике бала аваз сала. Гөлчәчәкләре, шөкер, сау-сәламәт, ә менә Таһирның ДЦП чире белән тууы ачыклана. Озын-озак хастаханә юллары... 3 яшьлек чагында улын күтәреп Казанга китә Фирүзә апа, 9 ай дәваланалар. Файдасы тия. Мәктәпкә I сыйныфка үз аякларында бара Таһир. II сыйныфны да үзе йөреп укый. Аннан инде өйдә укуга күчәргә мәҗбүр була.
- Укуын әйбәт укыды ул, IX классны бетерде, - ди әнисе. Шулайдыр, саулыкны кызганса да, акылны мулдан биргән Ходай Таһирга. Югыйсә, компьютерлар чыккач, сатып алып, үзлегеннән анда эшләргә генә түгел, кирәк җирен үзе төзәтергә дә өйрәнә алмас иде. Кәрәзле телефоннары ватылса да, авылдашлары аңа килә. Актара, тырыша, төзәтә. Башлаган эшен ярты юлда калдырмый - тотынган икән, кирәк, дип эшли торган кеше.
Моңарчы Таһирның җәйге бүлмәсе ролен үтәгән такта веранданы әнә сүтеп, брустан эшләткәннәр дә, җылылык кертеп, юыну бүлмәсе ясаганнар, душ, бәдрәф урнаштырганнар. Бер башлагач, ир кеше төптәнрәк уйлый бит ул, Таһир ссуда алып, өйләрен тышлаткан, түбәне калай белән яптырганнар. Ныклы гына түгел, матур да булсын, дигәндер, тимердән чүкеп, бөгеп-бөтереп ясалган нәфис бизәкләр өйгә ямь биреп тора. Тышкы ишек өстендә элекке фонарьны хәтерләтүче лампа тирбәлә...
- Кызгандырырга да яратмый, кызганганны да сөйми Таһир улым. Булдыра алганча үзе тырыша. Берәү булса инде я авыл советы, я районнан ярдәм сорар иде, ә ул үзе ниятли дә, дус егетләрен чакыра. Хезмәтләренә кирәгенчә түли алабыз микән инде... Авыл халкына рәхмәтем бик зур, - ди Фирүзә апа. - Кемгә генә эндәшсәк тә, шундук киләләр. Эшең булса, Таһир, безгә генә әйт, диләр!
Тезләрендә генә хәрәкәтләнсә дә, үзенә яраклаштырып, Таһир остаханә көйләгән, хуҗалыкта кирәк вак-төякне шунда үзе ясап куя. Игезәк сыңары Гөлчәчәк исә көненә ничә урыйдыр туган нигезен. Өйдә дә булыша, тыштагы эшләрне дә ялт кына бетерә. Шушы көннәрдә 78 яшен тутыручы әнисе дә III төркем инвалид шул, быел көзгә кергәннән бирле авырый әнә. Шулай да, зарлануны белми, һәр бирмеш көненә шөкер итеп яши.
- Балаларны мин бар күңелем, бар йөрәгем биреп үстердем. Кайчакта үзләренә дә шулай димен. Сәламәт баланың гына күпме проблемасы бар, чирле баланың тагын да күбрәк, - ди ана. - Шөкер, Ходаем үзе уш биргәндер, улым төшенкелеккә бирелмәде, тормыштан туйдым, димәде.
- Төшенкелеккә бирелергә сәбәп күп инде ул. Аңа бирелмәү күңелгә бәйле, күңелне исә һәркем үзе көйли.- ди аз сүзле егет. - Җайлашабыз.
Рәхәтләнеп тышка чыгып, күкрәк тутырып саф һава сулый-сулый урамнар урау, үзеңә кирәк чакта теләгән җиреңә бару хыялын гына тормышка ашырасы иде менә. Әллә нинди уңайлы коляскалар да ясыйлар бит хәзер - чиста тигез асфальттан гына түгел, кар ерып та бара ала, сикәлтәле юллардан да җиңел генә теркелди торганнары бар. Иске Кормашта гомер кичерүче Таһир Уразаев коляскага май аенда гариза биргән инде. Әмма элек республика бюджетыннан бирелә торган коляскалар хәзер Россия социаль иминятләштерү фонды аша килә - озак көтәсе булырмы?!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: