Актаныш

ТӨШЛӘРЕНӘ КЕРЕП УЯТА

Совет солдатларының Әфганстан җиреннән чыгарылуына быел 25 ел була. Чирек гасыр үтсә дә, әлеге дәһшәтле көннәр элеккеге сугышчылар күңеленнән бер генә минутка да китми. Әлеге афәт Татарстанның өрлектәй 257 егетенең гомерен өзде. Безнең район исә 6 улын югалтты. Тормышның ачысын-төчесен татырга да өлгермәгән, 18 яшьлек егетләр өчен генә түгел, аларның...

Совет солдатларының Әфганстан җиреннән чыгарылуына быел 25 ел була. Чирек гасыр үтсә дә, әлеге дәһшәтле көннәр элеккеге сугышчылар күңеленнән бер генә минутка да китми. Әлеге афәт Татарстанның өрлектәй 257 егетенең гомерен өзде. Безнең район исә 6 улын югалтты.
Тормышның ачысын-төчесен татырга да өлгермәгән, 18 яшьлек егетләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, ил халкы өчен дә зур сынау еллары булды ул. 9 елдан артык барган бәрелеш күпме егетләрнең сабырлыгын сынады, нервларын какшатты. Ничә еллар үтсә дә, ул вакытлар төшләренә кереп тинтерәтә, ятып калган иптәшләре өчен җаннарын сыкрата. Актанышта туып-үскән Фаис Ваһаповның да 16 ай гомере Әфган җирендә үтә.
Актаныш урта мәктәбен тәмамлаган егет 1979 елның 11 ноябрендә армия сафларына алына. Идел буе хәрби округына караган Куйбышев шәһәрендә хезмәт итә башлый. Ярты ел өйрәнүләрдә булганнан соң, отрядларга бүләләр һәм тагын өч айлап укулар үткәрәләр.
- Август аенда Чаллы егете Илья Бахарев белән икебезне штабка чакырып алдылар да, сезне Мәскәүдән тәкъдим иттеләр, икегезне Ташкентка командировкага җибәрәбез, диделәр, - дип искә ала Фаис абый. - Әмма алар алдаган булып чыкты. Безгә өр-яңа киемнәр бирделәр. Куйбышевтагы пунктта 7 көнләп тордык. Башка частьлардан да 150ләп кеше җыйгач, аэропортка алып киттеләр, һәм төнлә Ташкентка очтык.
Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә алар Ташкент җиренә аяк баса. ЗИЛ машинасына төяп, аларны күчмә пунктка китерәләр. Биредә бер атна тоталар. Көн дә күренекле артистлар килеп концерт программасы күрсәтә. Шулай итеп, үзләренчә солдатлар белән хушлашалар. Идел буе хәрби округыннан килгән солдатларны тезеп бастыралар да, машина белән хәрби аэродромга алып китәләр. Аннан ТУ-150 самолеты белән Кабул шәһәренә озаталар.
- Килеп җитүгә безне бишәр кеше итеп рәтләргә тезеп бастырдылар, рәт араларын унар метр итеп калдырдылар. Анысы, мөгаен, шартлатулар булган очракта, югалту әзрәк булсын өчендер инде. Кояш кыздыра, су юк. Эчәсе килә. Бераз торгач, машиналар килә башлады. Бишәр кешене генә алып китә торалар. Чират безнең рәткә җитте. Частькә таба барабыз. Юлда янып яткан БТРлар очрый башлады. Башта башларыбызны күтәреп күзәтеп бара идек, ахырга таба алар әкренләп иелде, йөрәккә шом керде. Частькә килеп җиткәч, палаткаларга урнаштырдылар.
Идәне ком һәм сәкедән башка берние дә булмаган палаталарда башта баш очына үзләре белән алып килгән капчыкларын салып йоклыйлар. Ерак та түгел, тау артында яшенле яңгыр яуган шикелле тавышлар ишетелә. Яшен уты кебек яктылыклар шәйләнә. Башта яшенле яңгыр килә, дип уйлый егетләр. Соңыннан, үзләреннән ерак та булмаган җирдә чын сугыш барганын, яшен түгел, шартлау тавышлары икәнен аңлый алар. Егетләргә автомат тоттыралар. Шул көннән башлап, кайтканчы ул аларның аерылгысыз бер кисәгенә әйләнә.
Фаис абыйны корал склады сакларга куялар. Соңыннан бүлек командиры итеп билгелиләр. Һәм ул корал төялгән машина колонналарын озатып йөри башлый. Ә андый вакытта төрле хәлләргә юлыгып кына торалар.
- Шулай бер вакыт, корал төялгән машиналарны озата барабыз. Иң арттан без - озатучылар утырган машина. Шул вакыт, каяндыр кран машинасы чыгып, машинабызны кысрыклый башлады һәм безгә килеп бәрелде. Алдагы машиналар бездән ераклашты. Ә без алардан калырга тиеш түгел. Пулеметтан без утырган машинага ата башладылар. Шофер егет бик каты яраланды. Без дә каршы якка ут ачтык. Ярый, бәхетебезгә, патруль машинасы килеп чыкты. Яралы егетне шуның белән озатып җибәрдек тә, үзебез колоннаны куып тоттык. Андый хәлләр еш булды. "Секрет"та торган вакытта коелган ташлар тавышы ишетелде. Без һавага аттык. Шуннан соң, ярдәм килеп җитте һәм бер әфганчыны кулга алдык.
Әлеге батырлык өчен Фаис абыйга сайлау мөмкинлеге бирәләр. Я медаль, я ял алып авылга кайту. Ул, әлбәттә, икенчесен сайлый. Чөнки туган ягын, әнисен (әтисе Фаис абыйга 7 яшь вакытта үлгән), туганнарын сагыну хисе медальдән өстен була. Алар янында 10 көн торганнан соң, кабат Әфганстан җиренә аяк баса ул.
- Мылтык саклау склады төзү өчен тауга ташка барырга кирәк иде, тик мин нарядта калдым. Таш төяп кайткан вакытта эшелонда булган 12 сугышчыны да әфганчылар суеп чыкканар иде. Шул вакытта исән калуыма Ходайга рәхмәтләр укыдым.
Иптәшләренең үлемен күрү солдатлар күңелендә авыр хисләр уята. Башта моны бик авыр кичерсәләр дә, тора-бара өйрәнәләр, бүген мин исән калдым бит әле, дип сөенәләр.
Анда булган хәлләрнең меңнән берен дә сөйләмәде миңа Фаис абый. Әлеге тема әфганчылар өчен иң авыртканнардан санала. Еллар үтсә дә, алар кичергәннәрен бүген телләренә алмаска тырышалар. Хезмәт итү вакыты чыккач, калырга кыстамадылармы, дип кызыксынгач:
- Безнең алда гына булган вакыйга зур сабак биргән иде, берәү дә калырга риза булмады. Алдагы чакырылыштан бер егет хезмәт итү вакыты төгәлләнгәч, килешү буенча калырга була. Ленинградта өч ай укып, прапорщик булып әйләнеп килә. Тик өч кенә көн хезмәт итеп кала. Аны суеп үтерделәр. Без тизрәк кайтып китү ягын кардык.
- Улын исән-сау күргәч, әниегез бик сөенгәндер инде?
- Ул минем Әфганстанда хезмәт иткәнемне белмәде, Мәскәүдә хезмәт итәм, - дип яза идем. Апалар да ялга кайткач кына белделәр, тик әнигә әйтмәдек, чөнки инфаркт кичергән иде, йөрәге чыдамас, дидек. Ул, мине Мәскәүдән башка җиргә күчермәсеннәр иде, дип, көн дә догалар укыган.
Тыныч тормышка кайткач, Фаис абый Минзәләдәге совхоз-техникумда укып, агрономлык белгечлеге үзләштерә. Озак еллар ПМК-4 оешмасында эшли. Хәзер исә су кудыру станциясендә хезмәт куя.
Тормыш иптәше Наилә апа белән бер ул үстерәләр. Инде онык сөяләр.
Фаис Ваһапов райондагы әфганчылар советы рәисе дә булып тора. Җирлектәге әфганчыларның борчу-мәшәкатьләрен хәл итүдә булыша. Күп сандагы медальләр иясе Фаис абый бүген тыныч тормышка сөенеп гомер итә.
- Шул вакытлар бик еш төшләремә кереп йөдәтә. Анда бер булдым бит инде, нишләп тагын шунда җибәрделәр икән, дип уйлап кинәт уянам да, Аллага шөкер, төш кенә бит, дип сөенәм. Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең барысы да шулай ди. Ул еллар онытылырга тиеш түгел, киләсе буыннарга сабак булсын, андый сугышлар башка булмасын иде.
Әйе, үз башыннан кичкән сугышчының ихлас сүзләре бу. Куркыныч бер хатирә булып, тарих битләрендә генә калсын ул.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: