Актаныш

Түтәлләрдәге чүп үләненнән ничек котылырга?

Җәй дәвамында чүп утамас өчен нишләргә? Түтәлдәге чүп үләннәреннән котылып буламы? Була. Әмма бу сабырлык һәм тырышлык таләп итә.

 

1. Участокны әйбәтләп күмәргә. Бу җиңел эш түгел, чөнки җирне күмү генә аз - аннан барлык тамырларны да алырга кирәк. Аның каравы, бу күпьеллык чүп үләннәренә - сарымсак, сарут, тузганак белән көрәшүнең бик нәтиҗәле ысулы.

2. Гербицидлар белән эшкәртергә. Бу ысулның дошманнары бик күп, чөнки экология өчен химия файдалы түгел. Әмма сездә күпьеллык чүп үләннәре үскән зур участок булса, өстәвенә, җир бик каты икән, гербицидлар кирәк булачак та инде. Моның өчен «Ураган форте», «Арсенал», «Торнадо», «Раундап», «Грауд био» кулланыла.

3. Җирне толь яисә кара тукыма белән каплау. Бу ысулның асылы гади - чүп үләннәргә, башка үсемлекләр кебек үк, яктылык кирәк. Яктылык юк икән - алар һәлак була. Тольны куллану җайлырак - ул тыгыз, аны җил таратмый. Ләкин бу химия. Экологик чиста кара "нетканка", әмма ул шактый юка - аны туфрак өслегенә беркетеп куярга туры киләчәк, мәсәлән, такта яки кирпеч белән. Хәер, башка кул астындагы материалларны да кулланырга мөмкин - фанер, картон, тимер кисәкләре.

4. Сдерат чәчәргә. Якындагы болынга карагыз - анда бары тик биек булмаган үләннәр генә үсә. Ә ташландык дача участогын күрдегезме? Анда - бөтен буена гигант, кайчак ике метрлы чүп үләннәре. Алар буш җирдә үсәргә җайлашкан, башка үсемлекләр - алар өчен конкурентлар. Сезнең участокка күчмәсен өчен, җирне буш калдырмагыз.

Реклама

5. Түтәлләр арасын буш калдырмагыз. Шәп вариант - мәсәлән, газоннан калган, культуралы үсемлекләр арасына корыган үләнне тарату. Ләкин аны калын катлам итеп, кимендә 5 см салырга кирәк - мондый катламны чүп үләннәре тишеп чыга алмаячак.

6. Ташландык җирне кулланырга. Монда үсентеләр белән шул ук принцип - җир буш булырга тиеш түгел. Мәсәлән, кыярлар арасында редис чәчәргә мөмкин. Ә томат белән янәшә - базилик.

7. Яңа тирес кертмәскә. Анда бик күп чүп орлыгы! Аны бер өемгә өеп куегыз да бер ел булса да көтегез. Таратканда бу ашлама бик нык җылына һәм анда орлыклар һәлак була.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Kiziltan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: