Актаныш

Тугач та, теркәлү тиеш

Бер танышым быел икенче бәбиен алып кайтты. Авыл Советыннан, бәбине тиз арада пропискага кертергә кирәк, дигәч, әти кеше Актанышка - РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пунктына килә. Шул чакта гына беренче улларының да яшәү урыны буенча теркәлмәгән булуы ачыклана. "Авыл Советында гаилә составы турында белешмәгә балалар кертеп язылгач, без...

Бер танышым быел икенче бәбиен алып кайтты. Авыл Советыннан, бәбине тиз арада пропискага кертергә кирәк, дигәч, әти кеше Актанышка - РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пунктына килә. Шул чакта гына беренче улларының да яшәү урыны буенча теркәлмәгән булуы ачыклана.
"Авыл Советында гаилә составы турында белешмәгә балалар кертеп язылгач, без аны уйламадык та. Паспортның балалар турындагы битен ачып карау да башка килмәде. Шулай итеп, саллы гына штраф түләргә туры килде", - дип сөйләде танышым. Баксаң, бу күренеш һич тә гадәттән тыш хәл түгел икән.
- Кызганычка каршы, мондый очраклар еш булмаса да, кабатланып тора. Ваемсызлык диимме, белмәүдәнме, әмма күпләр аны кәгазь боткасы дип кенә кабул итәләр. Канун нигезендә, гаиләдә бала тууга, 7 көн эчендә яшәү урыны буенча теркәлмәсә, штраф салына. Бүгенгә аның күләме 2-5 мең сум тәшкил итә, - ди Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш территориаль пункты белгече Илфира Сергеева. - Бу елның шушы чорына гына да 16 хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелде.
- Баланы пропискага әтисе яки әнисе генә кертә аламы, әллә бу вәкаләт башка кешеләргә дә бирелгәнме?
- Гадәттә, бу җаваплы вазифа гаиләдә әти кешегә йөкләнә. 7 көн эчендә әни әле тудыру йортыннан да чыкмаган булырга мөмкин бит. Андый вакытта, хастаханәдән бала туу турында белешмә бирәләр, әти кеше шушы кәгазьне, яки баланың туу турындагы таныклыгы күчермәсен, үзенең һәм әни кешенең паспортын һәм авыл җирлегеннән бирелгән 6нчы санлы гариза формасын алып, безгә килә. Мондый вәкаләт, шулай ук, бала яшәячәк йортның хуҗасына, опекунга бирелгән. Бу эш вакытында башкарылмый кала икән, штраф йорт хуҗасына да салынырга мөмкин.
- Йортта теркәлгән кеше саны күбрәк булган саен, коммуналь түләүләр дә арта. Бәлки, шуны сәбәп итеп, кайберәүләр балаларын теркәргә ашыкмыйлардыр?
- Сәбәп итеп аны китергәннәре юк. Гадәттә, авыл Советына барып, яздыргач, шуның белән эш бетте дип уйлыйлар. Әмма авыл Советының, 2006 елдан, яңа туганнарны, читтән кайтканнарны теркәү я исәптән төшерү вәкаләте бетерелде, һәр кеше бу мәсьәләләрне хәл итү өчен үзе йөрергә тиеш. Ә менә гаилә хәлен күрсәтмәү нияте белән, балалары турында мәгълүматны паспортларына яздырмаска тырышып йөрүче әтиләр бар. Зинһар, язмагыз инде, дип сораучы мондый ирләр күңелдә авыр тәэсир калдыра. Алай гына түгел, гаилә хәлен яшерү максаты белән паспортларын югалткан булып кыланучылар бар. Әмма гомумроссия мәгълүмат базасы бар, анда бар нәрсә язылган - без кирәк мәгълүматны иң элек шуннан карыйбыз.
- Даими яшәү урыны буенча вакытында теркәлү кирәк булган кебек, аннан төшүне дә вакытында башкару кирәктер.
- Әлбәттә, һәр эшне үз вакытында башкару зарур. Әле күптән түгел генә 1997 елда ук үлгән бер әбине пропискадан төшереп киттеләр. 20 елга якын бу әби документлар буенча исән саналган дигән сүз! Әлбәттә, авыл Советыннан үлүе турында таныклык алганнар, әмма яшәгән урыныннан пропискадан төшермәгәч, түләнә торган барлык салымнар әби өчен дә бара бит.
Закон буенча, кешенең үлеме хакында таныклык алган көнне үк, безгә килеп, якыннары аның паспортын тапшырырга һәм мәрхүмне исәптән төшерергә тиешләр, бары шуннан соң гына авыл Советында бу кеше шул вакыттан шул елгача яшәде, дигән белешмә бирелә. Кайгылары көчле булу белән, я бу гамәлнең әһәмиятен аңлап бетермичә йөргәннәргә соңыннан икеләтә мәшәкать булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: