Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Туган авылым чишмәләре“ бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Бәйгене "Актаныш авылы җирлегеара үзәк китапханәләр системасы" оешмасы, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре гамәлгә куя. Туган як чишмәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану хисләре тәрбияләү, район үзәгендәге һәм авыллардагы чишмәләрне барлау - бәйгенең максаты. Анда районның 1-8 нче сыйныф укучылары катнаша ала, әти-әниләр...

Бәйгене "Актаныш авылы җирлегеара үзәк китапханәләр системасы" оешмасы, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре гамәлгә куя.
Туган як чишмәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану хисләре тәрбияләү, район үзәгендәге һәм авыллардагы чишмәләрне барлау - бәйгенең максаты.
Анда районның 1-8 нче сыйныф укучылары катнаша ала, әти-әниләр белән дә катнашырга мөмкин.
Бәйге 2017 елның 10 июленнән 10 октябренә кадәр
дәвам итә, ә эшләр 6 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Таләпләр: чишмәләрнең килеп чыгышы турында мәгълүмат, чишмәнең фотосы; эшләр А4 форматында кабул ителә, фотосы да шул биткә сыярлык булсын; авылдагы барлык чишмәләрне дә кертеп эшләүчегә баллар югары була.
Конкурска 10 октябрьдә йомгак ясала, нәтиҗәләре белән "Актаныш таңнары" газетасы битләрендә һәм Актаныш районы сайтында таныша алачаксыз.
Бәйге эшләре h-liliya @list.ru адресына кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 8 927-498-32-42 (Лилия Хәмидуллина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев