Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туган җирдә табылган бәхет

Табигатьнең иң күркәм чагы - җир ак кардан ачылып, язгы кояш җылысын сипкән, гөрләвекләр җыр сузган көннәрдә Тәкмәк авылында туган, Иске Байсар авылында үсеп буй җиткергән, бүген Актанышта гомер итүче кызыбыз, апабыз, туганыбыз Фәндәлия Мөбәрәк кызы Вәкилова 50 яшьлек юбилеен каршылый. 1967 елның 8 апрелендә Рәсимә һәм Мөбәрәк Һашимовлар гаиләсенә...

Табигатьнең иң күркәм чагы - җир ак кардан ачылып, язгы кояш җылысын сипкән, гөрләвекләр җыр сузган көннәрдә Тәкмәк авылында туган, Иске Байсар авылында үсеп буй җиткергән, бүген Актанышта гомер итүче кызыбыз, апабыз, туганыбыз Фәндәлия Мөбәрәк кызы Вәкилова 50 яшьлек юбилеен каршылый.
1967 елның 8 апрелендә Рәсимә һәм Мөбәрәк Һашимовлар гаиләсенә ямь өстәп, беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Сеңлесе Рәмилә, энесе Рәдискә кайгыртучан апа булып, кечкенәдән җаваплылык тоеп үсә. Әти-әни колхозда эшләгәнлектән, кул арасына керә башлауга ихатадагы барлык эш балаларга йөкләнә. Шул эшләрне оештыру, йорт-ихатада чисталык булдыру, әти-әни кайтуга ашарга пешереп кую - һәммәсе Фәндәлия җилкәсендә иде.
Байсар мәктәбен яхшы билгеләргә генә бетереп, Фәндәлиябез 1987 елда Казан электр элемтәсе техникумын уңышлы тәмамлады. 1991 елдан бирле, инде менә 26 ел Актаныш электр элемтәсе үзәгендә өлкән электромеханик булып хезмәт куя. Заман белән бергә электр элемтәсе зур үзгәрешләр кичерә. Яңадан-яңа технологияләр, яңа телефон станцияләре, компьютер-интернет көйләүләр Фәндәлиянең хезмәте аша үтә. Коллектив белән уртак тел табып эшләү, кешеләргә тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне оештыру, төгәллек - шул сыйфатлары белән Фәндәлиябез хезмәттәшләренең ихтирамын казанды. Хезмәте җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнә: күп санлы мактау кәгазьләре, районның Мактау тактасына рәсеме куелу шул хакта сөйли. Төп вазифасыннан тыш, 2010 елдан бирле профсоюз оешмасын җитәкли: хезмәттәшләрне берләштерә торган иң үткен чара - бәйрәмнәргә әзерләнү, барысының күңеленә хуш килерлек итеп уздыру, коллектив белән табигатькә чыгу кебек эшләр һәммәсе аның күңеле аша узып, тырышлыгы белән оештырыла. Әмма шул тынгысыз хезмәтен бик яратып, ихластан башкара.
Эшенә көн дә ашыгып, теләп барып, кич белән ашкынып өенә кайтучы - бәхетле кеше, диләр. Фәндәлиябез, шөкер, гаиләсендә кадерле хатын, газиз әни. Иске Балтач егете Нәвис Идрис улы белән гаилә корды ул. Тату ояда ике улларына гомер биреп, аларны күз карасыдай саклап үстерделәр. Малайлар шук була дисәләр дә, Рөстәм дә, Рәмис тә бик тәртипле булды, әйбәт укыды, спорт белән шөгыльләнеп үстеләр. Икесе дә үзләре теләгән югары уку йортына керде, бюджет урында укыды. Рөстәм Казан энергетика университетын тәмамлап, Чаллыда тормыш корды, киленебез Гөлнара белән кызлары Амелияне үстерәләр. Рәмис Казан төзелеш университетының II курсында белем ала. Балаларының акыллы, инсафлы булып, хезмәт җимешенең каян килгәнен, эш рәтен белеп үсүләре, тормышта үз урыннарын табуына сөенеп, бүгенге көненә шөкер итеп яшәр чоры Фәндәлиябезнең. Шушы гаилә бәхетең һәрчак түгәрәк булсын!
Әти-әни фатихасыннан да олы әйбер юк, диләр. Каенана-каенатаңның бәхиллеген алып, соңгы юлга аларны хөрмәтләп озаттыгыз, безнең юлга тузан кундырмыйсыз, ике якның туганнарын тигез күреп, аралашып, туганлыкның кадерен белеп яшисез. Киләчәктә дә кияү белән тигезлектә, балалар бәхетенә сөенеп, оныклар сөеп, якыннарның кадер-хөрмәтен тоеп, өең-бакчаңны шау чәчәккә күмеп үстергән гөлләрең арасында бәхетле мул тормышта яшәргә язсын. Без сиңа саулык-тазалык, күңел тынычлыгы, имин матур тормыш телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев