Актаныш

Туган җиреңә кайт икән...

Шәһәрләрнең авылны суыруы, эшсезлек, яшьләрнең калага күпләп китүе салаларның картаюына китерде. Көндез дә пәрдәләре тартылган ятим өйләр, буш нигезләр күбәйде. Нәкъ Харрас Әюп язганча: "Күпме өй урыны... Елый торгач, Сукырайган күзләр сыман алар..." Шөкер, соңгы елларда безнең Усы авылында, әкренләп булса да, туып-үскән нигезләрен яңартучылар, буш урыннарга яңа йортлар салучылар...

Шәһәрләрнең авылны суыруы, эшсезлек, яшьләрнең калага күпләп китүе салаларның картаюына китерде. Көндез дә пәрдәләре тартылган ятим өйләр, буш нигезләр күбәйде. Нәкъ Харрас Әюп язганча:
"Күпме өй урыны...
Елый торгач,
Сукырайган күзләр сыман алар..."
Шөкер, соңгы елларда безнең Усы авылында, әкренләп булса да, туып-үскән нигезләрен яңартучылар, буш урыннарга яңа йортлар салучылар күренә башлады. "Адәм баласын җыяр ризыгы йөртә", - ди халык. Бу сүзләр мәкаләмнең герое Нәсим Әхмәтгалиевкә дә бик туры килә.
Юллар һәм еллар... Урау юллар аша төп нигезгә кайтып, ата-ана йортын өр-яңадан яңартканчы, ишек алдын гөлбакча иткәнче байтак еллары читтә үткән аның. Язмыш балачакта иркәләп, назлап тормаса да, Нәсим яшьтән үк тырыш, максатчан, әйткән сүзендә торучан була. Усы башлангыч, Киров җидееллык, Пучы урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлый. Ул чорда урта белем алучылар авылда бармак белән генә санарлык була. Нәсим авыл хуҗалыгы институтының инженерлар хәзерли торган бүлегенә укырга керә. 1965 елда армиягә алына. Хезмәтен тәмамлап кайткач, институт ишеген кабат ачарга уйламый, Казанның ишек-тәрәзәләр ясый торган комбинатына эшкә керә. Арча кызы Нурия белән гаилә коралар, 1972 елда уллары Салават туа. Бөтен җаны-тәне белән авылныкы булган ирнең шәһәр кысанлыгында яшисе килми. Качкын авылына кайтып, йорт салалар. Әмма гаиләне алда тагын юллар көткән икән. Чаллыга күченеп - 18 ел, Балтач районында 5 ел яшәү...
Шигырьдәгечә:
"...Киткәннәрнең җылы аяк эзен
Саклап тора сыман бусага,
Кеше кайта,
Кайта туган өйгә,
Бик күп сулар аккач булса да."
2007 ел. Нәсимнең үзе әйткәнчә, "бүтән кыймылдамаска кайту". Шулай шул, "гөлләр кебек булыйм дисәң, туган җиреңә кайт икән". Усы авылы халкы гөр килә. "Ишеттегезме әле, Нәсим белән Нурия кайткан. Нургали абыйның өен яңартып, үзгәртеп бетергәннәр. Ирнең оста, хатынының уңган куллары курчак өе ясаган", - дигән хәбәр авылның бер башыннан икенчесенә күчеп йөрде. Кызыксынучылар бу сүзләрнең
хаклыгына ышанырга теләп, юк сәбәпне бар итеп, йорт ишеген кактылар. Хуҗабикәнең пешергән тәмле пирогы, тортларын мактап чәй эчтеләр. Шул көннән Нурия иренең авылдашларына уңган, юмарт күрше; килендәше Люциягә терәк булды. Ят ярлыкамас, үзенеке үтермәс, ди халык мәкале. Без, үзебез дә, берәр ярдәм кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итәбез. Һич кире какмас, эшен ташлап, ярдәмгә килер Нәсим. Энесе Рафаэльнең вафатыннан соң Люциянең дә таяныр кешеләренең берсе алар.
Тылы нык булса гына, ирнең эше нык була. Нәсимнең эштән кайтуына Нуриянең ашы пешкән, иртүк каядыр китәсе булса, өстәлгә әзерләп куелган. Кыскасы, бер-берсен кадерләп яши алар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Нургали абый Әхмәтгалиев сыңар кулы белән агачтан ниләр генә ясамый иде, осталыгы улларына да күчкән. Нәсим дә 2008 елда эшмәкәр Фәнис Нурлыев остаханәсендә ишек-тәрәзәләр, өстәлләр ясау эшенә керешә. 70 яшен тутырып килүче авылдашыбыз бүген дә станок артында эштә-хәрәкәттә. "Мин булмаган авыллар Актаныш районында калмагандыр да инде. Берәр нәрсә ясаткан кеше тагын заказ бирә", - ди оста горурланып.
Без дә Усыга барган саен, ул остаханәгә кагылабыз. "Нәрсә ясатасыз? "- ди ул безгә. "Юк, берни кирәк түгел, монда бит нарат урманы исе, яңа эшкәртелгән агач исе килә", - дибез. Әзер ишекләр, тәрәзәләр сөяп куелган. Күпме көч, күпме күңел җылысы салынган аларга. Нәсим куйган тәрәзәләрдән авыл өйләре кояшка карый. Ә аннан яктылык, нур бөркелә. Оста гаиләсенең дә килер көннәре якты, нурлы, парлы булсын; балалар игелен күреп, туганнар җылысын тоеп озак яшәргә язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: