Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туган көнең белән!

Безнең өчен кадерле, якын кешебез - Бикчәнтәй авылында туып, хәзерге көндә Иске Кормаш авылында яшәүче әнкәебез РӘҖИБӘ МИҢЛЕМӨХӘМӘТ кызы КАШАПОВАның 13 декабрьдә 80 яшьлек юбилее. Кадерле әнкәебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Әнкәй, сабырлыгың, хезмәт сөючәнлегең белән безгә - 6 балаңа үрнәк син. Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан...

Безнең өчен кадерле, якын кешебез - Бикчәнтәй авылында туып, хәзерге көндә Иске Кормаш авылында яшәүче әнкәебез РӘҖИБӘ МИҢЛЕМӨХӘМӘТ кызы КАШАПОВАның 13 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әнкәебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Әнкәй, сабырлыгың, хезмәт сөючәнлегең белән безгә - 6 балаңа
үрнәк син. Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген
тоеп, аларның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәргә язсын. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз, нурлы булсын, күзләрең белән кояш яктысын
күреп, кул-аякларың белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әнкәй, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев