Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туган көнең белән, әни!

Иске Байсар авылында яшәүче кадерле әниебез ИЛИЗА ИЛДУС кызы НӘҖМИЕВАның 30 мартта гомер бәйрәме, туган көне булып узды. Әнием! Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Сиңа киләчәк тормышыңда ныклы сәламәтлек, әтиебез белән тигез тормыш, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен, Аяз көннәр булсын җаныңда. "Бисмиллаһ"...

Иске Байсар авылында яшәүче кадерле әниебез ИЛИЗА ИЛДУС кызы НӘҖМИЕВАның 30 мартта гомер бәйрәме, туган көне булып узды.
Әнием! Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Сиңа киләчәк тормышыңда ныклы сәламәтлек, әтиебез белән тигез тормыш, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
"Бисмиллаһ" дип син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Без сине яратабыз, кадерлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев