Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туган көнең белән, туганым!

Олыимән авылында туып, бүгенге көндә Актанышта гомер кичерүче туганыбыз ЛӘЙСИНӘ ФЛҮН кызы ГАЙНАНОВАга 6 апрельдә 50 яшь тулды. Кадерле туганыбыз! Без сине ихлас күңелебездән күркәм бәйрәмең - 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз....

Олыимән авылында туып, бүгенге көндә Актанышта гомер кичерүче туганыбыз ЛӘЙСИНӘ ФЛҮН кызы ГАЙНАНОВАга 6 апрельдә 50 яшь тулды.
Кадерле туганыбыз! Без сине ихлас күңелебездән күркәм бәйрәмең - 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, Равил җизни белән кадер-хөрмәттә, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, бәхетле булып озак яшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев