Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН: Хезмәттәшебез Регина Сәлахова гомер бәйрәмен каршы алды

Актаныш телевидениесе җитәкчесе Регина Сәләхованы гомер бәйрәме-туган көне белән "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев тәбрик итте.

Хөрмәтле Регина Рафаэль кызы! 

Сезне Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Без сезне үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәткәр буларак беләбез. Шул ук вакытта гаиләгездә сөекле хатын, яраткан балаларыгызның таянычы, туганнарыгыз өчен терәк булып яшисез.
Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез.  Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Реклама

Ихлас күңелдән юллыйбыз
Иң-иң изге теләкләр:
Озын булсын гомерләр
Тыныч булсын күңелләр.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән "Актаныш-информ" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев