Актаныш

"Туган як" музеенда Миргаяз Замановны искә алдылар (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүгенге очрашу дәһшәтле елларның шаһиты булган, кулына корал алып илебез азатлыгы өчен яуда катнашкан беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Ленин орденнары кавалеры, гомеренең 25 елын Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Мәскәүдә үткән ике хәрби парадта катнашкан хөрмәтле...

Бүгенге очрашу дәһшәтле елларның шаһиты булган, кулына корал алып илебез азатлыгы өчен яуда катнашкан беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Ленин орденнары кавалеры, гомеренең 25 елын Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Мәскәүдә үткән ике хәрби парадта катнашкан хөрмәтле зат- Миргаяз Заман улы Замановка багышланды.
Миргаяз ага, ачлыгы белән яманаты чыккан 1921 елда, алтынчы бала булып дөньяга килә. Хәерчелек тырнагыннан ничек котылырга белмәгән ата-ана, стенадагы зур көзгене сатып, мәҗлесе ясап малайга исем куштыралар.
Төп нигезгә хуҗа булачак дәвамчы буларак атасыЗаман абзый кече малае Миргаязны белемле кеше итеп күрәсе килә, аны ничек тә укытырга тырыша. Миргаяз кечкенәдән үк белемгә омтылып үсә. Үзенең туган авылы Иске Кадермәттә башлангыч белем ала, аннары Иске Сәфәрдә җидееллык мәктәпне тәмамлый.
Авылда белемле кешеләрнең берсе буларак, аны бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Эш башкарылган җир мәйданнарын исәпләү,хезмәт көне язу, табель тутыру кебек язу-сызу эшләре Миргаязга йөкләнә.
Сәләтле егетне хуҗалык өчен кирәкле санап, авыл җитәкчелеге аңа белгечлек бирү хәстәренә керешә һәм хисапчылык һөнәрен үзләштерү өчен, Пучыдагы колхозара авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга җибәрә. Укуны төгәлләгәч аны Иске Кадермәт авылындагы Молотов исемен йөртүче хуҗалыкка баш хисапчы итеп билгелиләр. Бу хезмәтне ул 1940 елның көзенә кадәр дәвам итә...
Миргаяз Замановның тормыш юлы һәркем өчен сокланырлык. Ул узган гасырның 20 нче елларында туган балаларга хас язмышның иң авыр һәм катлаулы юлларын уза, дәһшәтле сугыш өермәләрендә сынала һәм сынмый.
Миргаяз ага чирек гасыр дәвамында районыбызның иң эре һәм катлаулы хуҗалыгы белән идарә итә, һәм бернинди икеләнүсез әйтә алабыз: ул еллар Нур Баян исемендәге колхозның югары күтәрелеш еллары була: хуҗалыкның исеме район кысаларыннан чыгып, республика һәм Союз күләмендә дә яңгырауга ирешә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: