Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туганда ук танылу алган шәхесләр була. Тамерлан Әнвәров – шундыйлардан

Туганда ук танылу алган шәхесләр була. Тамерлан Әнвәров - шундыйлардан. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән *Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы* #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика хәйрия акциясе кысаларында оештырылган чараның төп сәбәпчесе булды ул. Актаныш ЗАГС бүлегендә быел теркәлгән 60нчы бала буларак, әнисе Гөлнара һәм әтисе...

Туганда ук танылу алган шәхесләр була. Тамерлан Әнвәров - шундыйлардан. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән *Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы* #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика хәйрия акциясе кысаларында оештырылган чараның төп сәбәпчесе булды ул. Актаныш ЗАГС бүлегендә быел теркәлгән 60нчы бала буларак, әнисе Гөлнара һәм әтисе Шәфкать Әнвәровларга Тамерланның туу турында таныклыгын тантаналы төстә тапшырдылар.
- Беренче улыбыз изге Рамазан аенда аваз салды. Аңа исемне дә Рамазан дип куштык. Бу җәйдә биш яшен тутыра инде. Энекәшен бик көтеп алды. Ничә ай буе: "Апаем, чык инде тизрәк", - дип йөрде. Энекәшен бик ярата, гел янында бөтерелә. Балалар бакчасына киткәндә, "апаем, сау бул", - дип китә дә, кич белән тизрәк ашыга-ашыга туры өйгә кайта, - дип елмая бәхетле ана.
Бәхетле ата - танылган көрәшче Шәфкатьтән, улларын да келәм батыры ясарга теләгегез бармы, дип кызыксынабыз.
- Көрәшче булырлармы, башка спорт төрен үз итәрләрме - вакыт күрсәтер, шулай да спорттан ерак китмәскә иде. Таза, сау-сәламәт ике малай алып кайткан өчен тормыш иптәшемә рәхмәт! Киләчәктә кыз алып кайтырга да ният бар әле, - диде ул.
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева яшь гаиләгә изге теләкләрен юллап, нәниләрен теркәү турында таныклык тапшырды.
Тамерлан - көчле, кыю, куркусыз, тимердәй чыдам мәгънәсенә ия, безнең як өчен әле ят исем. Борынгы төрки-татар исемнәренә кире кайту тенденциясе бара хәзер - матур һәм куанычлы күренеш, чөнки кешенең исеме аның кайсы милләттән булуын күрсәтеп торырга тиеш.
- Соңгы елларда Минтимер, Мирхәйдәр, Йосыф, Әмирхан, Солтан, Нурсолтан, Әминә, Мәдинә, Зөләйха кебек элекке исемнәрне кушучылар арта. Иң еш кушыла торган исемнәрдән исә Тимур, Мансур, Раяз, Нурислам, Самат, Диләрә, Гүзәл, Айсылу, Алинә, Алия исемнәрен атар идем, - ди Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Сирәк кушылучы исемнәр: Мәрьям, Асыльяр, Гомәр, Юныс, Әмир, Милана, Әсәл... Исем кушканда, ят исем, башкаларда булмаган исем кирәк дип, артыгын кылану, яңа исем ясарга тырышу очраклары бар. Матур яңгырашлы, ләкин мәгънәсез исем уйлап табуның файдасы нидә?!
"Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул - синең нәселнең йөзе, байрагы", - дип яза татар исемнәре дөньясын җентекләп өйрәнгән күренекле галим һәм мөгаллим Гомәр ага Саттаров.
- Бәби көтү, исем сайлау - кеше тормышындагы иң әһәмиятле, иң рәхәт мәшәкатьләрнең берсе. Әти-әниләр аңа якыннары, дин әһелләре белән киңәшләшеп, җитди якын килсеннәр иде, - ди Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Шундый очраклар булганы бар: яшь әти-әни исем сайлый, безгә килеп, ашыга-ашыга баланы теркәтәләр. Ә атна-ун көн үтүгә, әти-әниләре, өлкәннәр белән киңәшләшкәч, исем алыштырырга иде, дип кабат киләләр. Закон буенча, балага 14 яшь тулганчы исем алыштырырга туры килгәндә, район башкарма комитеты җитәкчесенең карары чыгарга тиеш. Аннан, 650 сум акча түләп, документлар әзерләп, бар кирәкле рәсми кәгазьләрне үзгәртеп бетергәннән соң гына яңа таныклык бирә алабыз. Бәбигә исем бирү дигән матур күренеш хәтергә артык мәшәкатьле күңелсез вакыйга булып кереп калмасын дисәгез, җиде түгел, җитмеш кат уйлап, бер кисү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев